Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Татарстанда төнлә 2 градус җылы булачак

    Синоптиклар яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә.

    Татарстанда киләсе төндә һава температурасы +2.. +7 градуска кадәр төшәчәк. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

    Иртәгә, 18 майда көндез +10.. +15 градуска кадәр җылытачак. Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.

    «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, иртәгә республикада көчле җил көтелә. Шул сәбәпле, Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында куркынычсызлык чараларытурында искә төшерде.

    Фото: архив

    https://tatar-inform.tatar

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: