Татарстанда томан төшүе ихтимал
Һава торышы

Татарстанда томан төшүе ихтимал

Республика синопиклары һава шартлары бозылуы турында кисәтә.

26 августта төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә томан төшүе көтелә. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.

Иртәгә алмашынучан болытлы һава. Явым-төшем көтелми. Төньяк, төньяк-көнчыгыштан салмак җил. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, көндез - +18..+23 градус булыр дип фаразлана.

27 августта алмашынучан болытлы һава. Явым-төшем көтелми. Төньяк, төньяк-көнчыгыштан салмак җил. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус, көндез - +19..+24 градус, диелгән синоптиклар хәбәрендә.

 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев