Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда ял көннәрендә буран һәм кар явуы көтелә

Температура төнлә -11...-16 градус һәм көндез -8...-13 градус булачак.

Киләсе ял көннәрендә Татарстанда бураннар булачак һәм кар явачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренгәнчә.

Шимбә көнне, 15 гыйнварда, республика территориясендә кар явачак. Буран булачак. Төнлә 18 метрга кадәр көчле җил исәчәк.

Синоптиклар билгеләп үткәнчә, якшәмбе, 16 гыйнварда, төбәк циклонның тыл өлешендә булачак. Кар явуы ихтимал, аерым районнарда буран булырга мөмкин. Температура элеккечә калачак: төнлә -11...-16 градус һәм көндез -8...-13 градус.

Фото: Рамиль Гали/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев