Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда явым-төшемсез салкын һава торышы көтелә

Көндез республика буенча һава температурасы +5тән +10 градуска кадәр булачак.

Иртәгә, 29 сентябрьдә, Татарстан территориясендә салкын һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Явым-төшемнең булу ихтималы аз. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка талгын җил була.

Караңгы төшкәч, 3 градуска кадәр салкынаю ихтималы бар. Көндез республика буенча +5...+10 градуска кадәр җылы булачак. Барыннан да бигрәк төбәкнең көньягында һәм көньяк-көнбатышында җылырак, төньяк – көнчыгышына салкынрак булачак.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, октябрь башында Татарстан территориясендә +19 градуска кадәр җылы булачагы көтелә.

Фото: архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев