Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда юеш кар явачак

4 ноябрьдә көндез һава температурасы +7 градуска кадәр күтәреләчәк, ә кич белән нульгә төшәчәк.

4 ноябрьдә Татарстанда юеш кар яварга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил – көньяк-көнбатыштан, әмма вакыты белән төньяк-көнбатыштан секундына 17 метр тизлектә дә исәчәк. Көндез һава температурасы +7 градуска кадәр күтәреләчәк, ә кич белән нульгә төшәчәк.

5 ноябрьдә алмашынучан болытлы һава, төнлә һәм иртән күпчелек районнарда томан, көндез урыны белән яңгыр көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан урыны белән секундына 15 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +5 градус булачак, көндез +8 градуска кадәр күтәреләчәк.

6 ноябрьдә урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы фаразлана. Төнлә һава температурасы -2..+3, көндез +2..+7 градус булачак. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булу куркынычы бар.

Фото: tatar-inform.ru архивы

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев