Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанга 33 градуслы эсселек киләчәк

Май азагында антициклон республика территориясенә бик җылы һава торышы китерәчәк.

Бу атнада Татарстанда һава торышы үзгәрүе дәвам итәчәк: пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә җылылык 33 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе, 29 май төнендә җылы фронт үзе белән бераз яңгыр алып килә,әмма көндез явым-төшемнәр күренми. Көндез һава +24, +29 градуска кадәр җылына.

Пәнҗешәмбе, 30 майда, җомга көнне - 31 майда Татарстанда һава температурасы көндезләрен 27-33 градуска җитәргә мөмкин.

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, республика территориясендә эсселек 1 һәм 2 июнь көннәрендә дә сакланачак.

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев элек төбәккә җылы һава торышы кайтуын хәбәр иткән иде.
 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев