Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанга киләсе атнада яңгырлар һәм салкыннар киләчәк

Республика территориясендә һава торышы тотрыксыз булачак.

Киләсе атнада көнбатыш антициклонга алмашка Татарстанга төньяк циклоны киләчәк, ул һава шартларының чираттагы үзгәрүенә китерәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге башлангыч фаразлары раслый.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, дүшәмбе, 26 августта, республика территориясендә салкынча һәм коры һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +15тән +20 градуска кадәр булачак.

«Алдагы ике көндә һава торышы тотрыксыз булыр дип фаразлана. <...> төньяк циклон республикага яңгырлар, көчле җил һәм алга таба суыту китерәчәк», - дип кисәтә Татарстан синоптиклары.

Сишәмбе, 27сендә, төнлә яңгырлар урыны белән генә явачак, әмма көндез алар төбәк территориясенең зур өлешенә таралачак. Кайбер урыннарда яшен була. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчә торган җилнең тизлеге кайвакыт секундына 18 метрга җитәргә мөмкин.

Чәршәмбе көнне, 28 августта, янә Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр явачак, төнлә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Төньяк-көнбатыштан җил тизлеге секундына 20 метрга җитәчәк, көндез һава температурасы +10, +15 градустан артмаячак.

Фото: архив/Рамиль Гали

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев