Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Төньяк циклон Татарстанда аномаль җылы һава торышын саклый

Көндез һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр була.

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 21 һәм 22 гыйнварда, Татарстан территориясендә һава торышын тирән төньяк циклон билгеләячәк, республика аның җылы секторында булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген юеш кар булырга мөмкин. «Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, төбәктә шулай ук буран, көньяк-көнбатыштан көчле җил һәм бозлавык көтелә.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән 5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр булачак. Республиканың көньяк-көнбатышында җылырак, иң салкыны - төньяк-көнчыгышта булачак.

Чәршәмбе көнне Татарстан территориясендә һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк. Синоптиклар фаразына караганда, көндез дә, төнлә дә һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр булуы көтелә.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X