Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Якшәмбе көнне Татарстанда яңгырлы салкын һава торышы көтелә

23 һәм 24 апрельдә аязучан болытлы һава торышы булачак, урыны белән яңгыр явачак.

Якшәмбе көнне республика аша яңгырлы салкын атмосфера фронты узачак. Җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Төнлә температура +2дән +7 градуска кадәр, көндез +9дан +14 градуска кадәр була. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

23 һәм 24 апрельдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр була. Җомга һәм шимбә көннәрендә һава температурасы + 2дән +7 градуска, 23 апрельдә көндез +13..+18 градуска кадәр күтәреләчәк. 24 апрельдә +15 градуска кадәр җылы була.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, дүшәмбе көнне бераз яңгыр явачак. 27 апрельдә явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә термометр баганасы -1дән +4 градуска кадәр күзәтелә, көндез +8.. +14 градустан артмаячак. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X