Якшәмбе көнне һава температурасы көндез 21°, төнлә 14  градуска төшәчәк.

Бу атнада кайбер мәктәп, балалар бакчасы һәм хөкүмәт оешмалары җылытылачак. Фатирларда җылыны 5 көн дәвамында уртача тәүлек температурасы +8  градус булганчы бирмиячәкләр.

Үзегезне саклагыз!

 

Халык сынамышы:

Миләш иртә кызарса, көз суык  иртә кызарса — яңгырлы булыр. (Казан арты)

Әгәр яңа ай саргылт булса, бөтен ай юеш булыр. (Саба)

Болыт кыйбылага таба барса, көн аязырга. (Хәлиди)

Яңгыр суы җиргә тиз сеңсә, көннәр яңгырлы булыр. (Арча)

Көз озын килсә, яз соң килер. (Малаяз)

Сентябрь аяз булса, кыш салкын булыр. (Казан)

 

Фото: архив/Михаил Захаров

http://idel-tat.ru