Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Ялларда Татарстанда коры һәм җылы һава торышы булачак

Алдагы көннәрдә тәүлеклек уртача температуралар күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градуска югары булачак.

Киләсе ялларда республика Казахстан антициклонының көнбатыш перифериясендә булачак. Шул сәбәпле, Татарстанда җылы һава торышы булачак, явым-төшем ихтималы аз. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр мәгълүматына караганда, төнлә һава температурасы 2-8 градус, ә көндез 14-19 градус җылы булачак.

Киләсе атна башында һава торышында сизелерлек үзгәрешләр булмаячак. Беренчел мәгълүматлар буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә җылы һәм коры һава торышы дәвам итәчәк.

«Төнлә 1-7 градус, көндез 13-19 градус җылы булуы көтелә», — диелгән хәбәрдә.

Белгечләр әйтүенчә, алдагы көннәрдә тәүлеклек уртача температуралар күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градус җылы булачак. 

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев