Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Юлларда сак булыгыз!

Алдагы берничә көндә Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә.

 Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга өнди.

Синоптикларның мәгълүматлары буенча, алдагы берничә көндә Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә.

Алдагы өч көндә республикада җилнең тизлеге урыны белән секундына 22 метрга кадәр җитәчәк. Буран юлларда күз күремен 1000 метрга кадәр киметәчәк, бозлавык хасил булырга мөмкин.

ЮХИДИ идарәсендә искәртүләренчә, машина йөртүчеләрнең һава шартлары белән исәпләшмәве юл-транспорт һәлакәтләренә китерә.

Әйтик, 20 ноябрьдә Чистайда «Дэу» автомобилен идарә итүче хатын-кыз һава шартларын исәпкә алмаган, идарәсен югалтып каршы як полосага чыккан һәм «Шевроле» белән бәрелешкән. Төрле тән җәрәхәтләре алган хатын-кызны Чистай Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлларда аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Фото: архив/Салават Камалетдинов/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев