Саба таңнары

Алан Елга авылында кунакта [фоторепортаж]

 Алан-Елгага 18 нче гасырда Шекше авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Шекше янындагы таулар, тау аслары урманнар белән капланган була. Кешеләр урманнарны кисеп, төпләрен алып яндыралар. Шушы көлле җирдә чәчүлекләр ясап, елга буена килеп яши башлыйлар. Шулай кеше кулы белән аланнар, болыннар барлыкка килә. Исеме дә шуңа Алан-Елга дип атала башлый. 1931 елларда Алан-Елга “Тельман” колхозы дип йөртелә,1956 елда күмәк хуҗалыкларны эреләндерү чоры башлангач, Сәрдә, Шекше, Алан Елганы кушып, “Ирек” колхозы барлыкка килә. Бүгенге көндә Алан Елга Шекше авыл җирлегенә керә. Ике авылны бер-берсеннән исемнәре күрсәтелгән элмә такта гына аерып тора. Алан Елгада хәзер 102 хуҗалык исәпләнә, 289 кеше яши.

Кәсеп өчен түгел, бүләк өчен...               

Бу авыл да безне ямьле табигате белән генә түгел, тырыш, хезмәт сөючән һәм ачык күңелле кешеләре белән каршылады. Халык бу көннәрдә печән әзерли, миллек җыя, дару үләннәре киптерә. Кайсы йортка гына барып кермә, беренче итеп халкыбызга хас кунакчыллык белән чәй өстәле янына дәшәләр хуҗалар. Табында яңа оеткан салкын катык, күпереп пешкән ипи, сөт өсте. Инде тәрәз артында беренче бакча җимешләре дә өлгереп килә. Беренче тукталышыбыз – Шәрифуллиннар хуҗалыгында да йорт хуҗасы Миннәхмәт абый мунча себеркесе өчен яшь каен ботаклары әзерләп куйган әнә. Җәмәгате Сәвия апа авылда кул эшләре остасы буларак дан казанган. Үзе әйтүе буенча, бәйләү- чигүгә хирыслыгы балачактан ук килә.

“Йон җегерләргә дә, бәйләргә дә әбием өйрәтте. 4 класста чагымда үземә бияләй бәйләп кигәнемне хәтерлим. Бу һөнәр миңа һәрвакыт кирәк булды, башта үземә бәйләп кидем, аннары балаларыма, туганнарыма, хәзер оныкларымны сөендерәм”, – ди Сәвия апа.

Ул бәйләгән, чиккән кул эшләрен кәсеп итәр өчен түгел, бүләккә өләшергә ярата икән. Үзе шөгыльләнгән “Зиләйлүк” фольклор ансамбленә йөрүчеләр белән дә сәхнә киемнәрен бергәләп чигеп кигәннәр. Хәзер алар үрнәген башка коллективлар да куллана башлаган. Кул эше остасының тагын бер изге эшен әйтми китми булмый – авылдашларына дини йолаларны үтәүдә ярдәм итә Сәвия апа, ягъни мәрхүмнәрне юып кәфенләү кебек һәркемнең хәленнән килми торган, үтә дә җаваплы вазыйфаны башкара.

“Бу эшкә бер дә авырсынмыйм, моны Аллаһы Тәгаләнең кушуы һәм бер рәхмәте итеп кабул итәм”, – ди ул.

                           

Нәзировлар

Авылның үткәне һәм бүгенгесе турында Алан Елгада яшәүче Рәсим абый Нәзиров сәгатьләр буе сөйли ала. Безне озатып йөрүче Шекше мәдәният йорты мөдире Ләйсән ханым Хисмәтова да яңа танышыбызның авыл тарихы турында бай мәгълүматлы булуын искәртте.

“Соңгы елларда авылда хуҗалыклар саны арта бара, 50-60 елларда халык саны бик нык кимегән иде. Монда бит 1930 елларда 167 хуҗалык исәпләнгән. Соңгы вакытта яңа йортлар салынуы куандыра, хөкүмәт тә булыша. Яшәтәсе иде инде авылны. Искиткеч матур табигатьле безнең төбәк. Тормыш иптәшем белән яз көне чыгып китәбез сәхрәгә, башта үләннәр җыябыз, аннары җиләк өлгерә, гөмбә беткәч, көзгә генә туктыйбыз”, – ди ул.

Рәсим абый күмәк хуҗалыкта гомере буе механизатор, хатыны Фирдәүсә апа терлекчелектә хезмәт куйганнар. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Фирдәүсә апа “Саба чишмәләре” иҗат берләшмәсенең һәм «Зиләйлүк» фольк­лор коллективының, башлап җырлаучысы да әле. Гармунчылары Рәкыйп Шәриповның да йорты күршедә генә икән.

“Ике як күршеләр белән дә туганнардай кебек дус-тату булып, ярдәмләшеп яшибез. Авылыбыз белән шулай. Күмәк эш булса да, борчу яки шатлык килсә дә, бар нәрсә дә уртак бездә, Аллаһка шөкер”, – ди Фирдәүсә апа.

                    

 Йортлары – авыл күрке

Авылның тагын бер күркәм гаиләсе Ландыш һәм Рөстәм Таҗиевлар яшәгән йорт та әллә каян балкып, үзенә җәлеп итеп тора. Рөстәм турында “кулыннан килмәгән эш юк” дип таныштырдылар авылдашлары. Йорт хуҗасы умарталар тота, атлар асрый. Күпләп тавык- чебеш, бытбылдыклар да үстерәләр икән. Хуҗалык эшеннән бушаган арада тимер эше белән мавыга, тәрәзә йөзлекләре ясый.

“Яңа урында үзем казык кагып башкарып чыктым бу йортны. Кул эшемә хирыслыгым Җиһангир бабамнан күчкәндер инде, ул да авылда мичләр чыгарган, төрле җиһазлар ясаган”, – ди Рөстәм.

Ишек алларын да аерым зәвык белән матурлаганнар Таҗиевлар. Бәрәңге бакчасын чыбыктан үрелгән читән аерып тора, аерым ял итү өйчеген дә булдырганнар. Аллы-гөлле чәчәклекне Ландыш белән кызлары Мәрьям карап үстерә. Уллары Язнур да әтисенә зур булышчы булып үсеп килә.

 

Көнгә – 800 кило кыяр

 Алан Елгада авыл хуҗалыгы программаларыннан кулланып, үз эшләрен башлаучы яшьләр булуы да саланың перспективалы үсеше турында сөйли. Шул яшьләрнең берсе Рәмис Фазыловның кыяр теплицалары соңгы елларда 6 лап авылдашын яңа эш урынлы иткән.

“Үз эшемне 2015 елда агач теплицалар төзеп башлаган идем, аннан соң узган ел район җитәкчеләре булышлыгы белән эшмәкәрләргә бизнесны үстерү өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бирелә торган грант отуда катнаштым. 1,5 миллион сум акчага 1 мең ярым кв. метр мәйданлы яңа теплицалар төзеп куйдык. Хәзер 4 теплицадан көнгә 800ләп килограмм кыяр җыеп алына”,– ди Рәмис, эш башлаган елларын искә алып.

Продукцияне эшмәкәр Теләче, Саба, Балтач, Кукмара районнарына илтеп тапшыра. Быел Голландиянең бьерн сортына өстенлек биргәннәр. Киләчәктә теплицаларга газ кертеп, кыярдан ел әйләнә уңыш алырга һәм помидор да үстереп карарга хыяллана эшмәкәр.

* * *

  Авылны менә шундый тырыш, булдыклы яшьләр, инде тормыш тәҗрибәсе булган һәм шул яшьләргә үгет-нәсихәт биреп, туры юлны күрсәтеп торучы күркәм гаиләләр яшәтә. Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов та: “Бу авыл халкы бик тырыш, күп­ләп мал асрыйлар, бакча үстерәләр, йорт тирәләрен, урамнарны пөхтә итеп тоталар, алар һөнәрче дә, җырчы да, спортчы да. Алар­га рәхмәттән башка сүз юк”, – дип фикере белән уртаклашты.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: