Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Авылым капкасы" проекты

Чәбки-Сабага сәяхәт

"Авылым капкасы" сәхи­фәсен дәвам итеп, кышның аклыкка чумган бер көнендә Чәбки-Саба авылы капкасын ачып кердек. Табигатьнең матур почмагына – җиләкле тау итәгенә урнашкан авыл салмак кына агучы тын елганы хәтерләтә кебек. Чәбки-Сабаны икегә бүлеп узучы төп юлдан узган саен авылның үзгәрмичә, тотрыклы тормышын саклап яшәвен күреп килдек. Соңгы елларда авылда яңа йортлар калыкты, икенче сулыш өрелгәндәй булды. Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин белән Чәбки-Сабаның бүгенге яшәеше белән танышып кайттык.

Авылның аксакалы

Галимулла Насыйбуллин – Чәбки-Сабаның иң өлкән кешеләренең берсе. Февраль аенда аңа 93 яшь тула. Хатыны Сәкинә апа белән 68 ел гомер кичереп, биш бала тәрбияләп үстерәләр. 1968 елда райком кушуы буенча Галимулла абый Янил СПТУының Теләчедәге филиалын оештыруга алына һәм 12 ел укытучы булып эшли. 1980 елдан лаеклы ялга киткәнче Саба һөнәр училищесында өлкән мастер була. Хезмәт елларында алган Мактау кәгазьләре, Рәхмәт сүзләре бүген дә авыл аксакалының иң кадерле мирасларыннан санала. Аң-зиһене, хәтеренә күзләр тимәсен, әле дә сөбханалла.

– Мин белгәндә авылда 67 хуҗалык бар иде. Өстәге урамда 8 хуҗалык яшәде. «Беренче Май»га кушылганчы «Кызыл батыр» колхозы булды. Хәзерге мәчет урынындагы иске мәчетнең бер ягында клуб, икенчесендә мәктәп, аскы катында контора иде. Мәктәптә күренекле артист Шәүкәт Биктимеровның әтисе Хәсән ага укытты. Мин башлангычны Шәүкәт белән бергә укыдым. 1941 елда V сыйныфка Сатышка күчтек. Бабамны манарага менеп азан әйткән өчен төнлә алып чыгып Мамадышта атып үтергәннәр. Өч бала ятим калган. Озын гомер кичердем, тырышлык, хезмәт белән яшәдем, – дип сөйли Галимулла абый.

– 1953 елда Галимулла белән Ижевск шәһәрендә танышып, өйләнешеп авылга кайттык. Ул вакытта авылда 38 хуҗалык иде. Кибеткә эшкә кергәч, пай җыясы булды, шуннан яхшы хәтерлим. 29 ел кибетче булдым. Авыл халкы мине бик тиз үз итте, үзем дә бик яраттым. Галимуллам бик тырыш кеше булды», – дип сөйли Сәкинә апа.

«Әти-әниебезнең исән-сау, тигезлектә яшәүләренә бер сөенсәк, авылга яшьләр кайтып урнашып, яңа, матур йортлар барлыкка килүен күреп тагын шатланабыз. Авылыбызның яңаруга, яшәрүгә таба баруы куандыра»,– дип сүзгә кушыла кызлары Миннегөл ханым.

Ике зират тарихы

Чәбки-Сабада элек-электән ике зират булып, берсен “Керәшен зираты” дип атауларын ишетеп белә идем. Әлбәттә, моның тарихы да кызыксындырмый калмады. Кайбер чыганакларда бу авылга керәшен гаиләсе килеп төпләнүе, әлеге нәсел кешеләрен мөселман зиратына җирләргә рөхсәт бирмичә, аерым зират барлыкка килүе турында әйтелә. Бу гадәт бүгенгәчә дәвам итә икән. Без әлеге нәселнең дәвамчысы, 1960 елда бирегә килен булып төшкән Нурия апа Габдрахманова белән дә аралаштык.

– Мин сезгә иң элек ирем Сөләйманның нәсел тарихын сөйлим, - дип башлады ул сүзне. – Иремнең әтисе Габдрахман, бабасы Мөхәммәтсафа, карт бабасы Туктар исемле булган. Туктар бабай чукындырулар башлангач, динен саклап Туктамыш авылыннан монда килеп урнашкан. Халык аларны керәшеннәр дип белеп, зиратка кертмәгән. Шуннан соң алар тау башында аерым урын ясап, Туктар бабайның үзеннән башлап, бөтен нәсел-нәсәбәләрен аерым зиратка җирлиләр. Күп кенә басмаларга да керәшеннәр дип яздылар. “Ник миннән сорашып язмыйлар икән?” – дип бабаем бик үртәлә иде. Туктар бабай да, Мөхәммәтсафа да монда мулла булып йөргәннәр. Безне дә Сөйләйманның әтисе никахландырды. Алар керәшеннәр түгел, чукынмас өчен килеп урнашкан мөселман нәселе булган”, – дип сөйли 80 яшен тутырган Нурия апа. Бу урында бернинди аңлатма бирү мөмкин булмаса да, Нурия апа бәйнә-бәйнә сөйләде. Ире Сөләйман абыйның вафатына 2 ел булган. Алар 59 ел яшәп, өч бала үстергәннәр. Бүген улы Радик гаиләсе белән яши. “Мин килгәндә мәктәп эшли, клубта театр-концертлар була торган иде. 40 ел элемтә бүлеге начальнигы булып, шуның 25 елын Шытсуда, 15 елын Сатыш почтасында эшләдем. Ул заманда хат ташучылар газета-журналларны икешәр сумка күтәреп, асылмалы басмадан күтәреп алып кайталар иде. Күпер юк, язгы ташуда басма аша чыгуы бер җәфага әйләнә. Көнгә 30ар посылка җыела иде. Мин - 1941 ел баласы. Бала чагымда күргәннәрне искә алып сөйлисем дә килми. Бүгенге тормышыма шөкерана кылам. Бик рәхәт, тыныч, оҗмахта яшибез”, – ди Нурия апа.

«Бабайлар нигезенә йорт салу күптәнге хыялым иде»

Рәис абый Хәсәнов 1 ел элек әлеге хыялын чынга ашырган. Күп еллардан буш торган әтисе нигезенә мәһабәт, ерактан авылга ямь биреп торган йорт җиткергән. Йортлары янәшәсендә генә урнашкан Аллаһ йорты-мәчеттән яңгыраган азан тавышлары күңелгә тагын да нур, тормышка бәрәкәт өсти кебек.

“Үзем Бигәнәйдә туып-үстем, 1978 елда Карагандага китеп урнаштык. Без торган җирдә бәләкәй генә Чәбки-Сабадан килеп урнашучылардан бер урам ясарга була иде. Аннан кайткач, Сабада яшәдек. Яшь барган саен тынычлыкка тартыласың. Хәзер тормыш иптәшем Резеда белән сөенеп бетә алмыйбыз. Җәй буе җиләкчеләр өзелми, өстәге посадкада нинди генә гөмбә юк. Табигатен карагыз, гаҗәп бит”,– ди ул.

Рәис абый Хәсәнов туганы белән берлектә Җиңүнең 75 еллыгына авылдашларына бүләк ясап, обелиск булдырган иде. Киләчәктә тагын да саваплы эшкә алынырга – сугышта булган бөтен авылдашларын барлап, зуррак итеп ясарга ниятли. Рәис абый Хәсәнов кебек туган җир дип җан атучылар булганда авылның тагын да яшәрәсе, матураясына шик юк. Чөнки Чәбки-Сабада әби-бабай нигезен зурлап яшәүчеләр, бу якка тартылучылар күп икән әле...

Бүген авылда 17 хуҗалыкта 37 кеше яши. Ике КФХ үз эшчәнлеген җәелдергән. 2016 елда авылда Аллаһ йорты ачылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев