Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Авылым капкасы" проекты

Елыш авылына сәяхәт

«Авылым тарихы кызыклы да, кызганыч та.."

Елыш авылы безне үзенең челтер-челтер чишмәләре, кәккүк тавышы, сандугачлар җыры, ап-ак чәчкәдә булган җиләкле болыннары, горур таулары белән каршы алды. Бүген  авылдагы 50 хуҗалыкта 69 кеше яши.  Җирлек башлыгы Булат Мәүлетов әйтүенчә, узган ел авылның чикләре зурайтылып, кешеләргә йорт салырга  мөмкинлек арткан. Яңа биләмәдән  инде өч кеше йорт салырга җир алган.  Авыл белән танышуны иң беренче йорттан - Елышта сакланып калган  борынгы өйләрнең  берсеннән башладык.  Биредә  җәйләрен ата-баба нигезен саклап, туган төбәге тарихын өйрәнүдә  үзеннән зур өлеш кертүче  журналист  Гөлсинә апа  Хәмидуллина  яши. 

                                                    

 

«Бу өй аслы йорт дип атала, аста таш подвалы бар. Подвал, ягъни кладовая 1887 елда, өй 1910елда  салынган. Өсте нык искергән булса да, сүтәргә кул бармый. Әти-әнием дә тарих белән кызыксыналар иде, бездә иске әйберләр бервакытта да ташланмады. Алардан миңа да сакчыл мөнәсәбәт сеңгәндер инде», дип сөйли Гөлсинә ханым.

                                                   

Әлеге нигездә тарихи үткәнебезгә, ядкарьләргә үзгә бер  кадер-хөрмәт, сак караш саклануын  ХIХ гасыр ахырында салынган таш келәт, борынгы кораллар, савыт-сабалар һәм башка тарихи экспонатлар да дәлилли. Гөлсинә ханым әйтүенчә, Елышның тарихы  хәзер авыл урнашкан җирдән түгел, Баландыш белән ике арадагы Юкәлек дигән урыннан башлана. Тарихи чыганаклардан 1716 елдан Кече Мишә дип аталганлыгы билгеле. Мантыйкый яктан караганда да Олы  Мишә, Урта Мишә авыллары бер тирәдә урнашуы шуны раслый. Истәлекләрдә  авылның элекке урынында Иван Петров дигән байның күн заводы булуы әйтелә. Анда  бер елга 400 сыер тиресе эшкәрткәннәр. Елышның тарихы керәшен чоры белән дә билгеле. Авылның кайчан чукындырылуы турында төгәл мәгълүмат юк. Пугачев восстаниясеннән соң  дигән  фараз яши. Елышның хәзерге урынындагы тарихы  шул чордан башлана да инде. Бирегә башка төбәкләрдән чукындырылган кешеләр килеп урнашканнар.  Авыл бик зур булган, 1897елда  800гә якын кеше яшәгән. Халыкның күбесе яшерен рәвештә  Ислам динен тота.1866 елда авылда Исламга кайту буенча бик нык күтәрелеш була. Халыкны православие диненә беркетеп кую максатыннан 1869 елда 300 кешене сыйдырышлы чиркәү төзелә. Беренче рус революциясеннән соң Исламга рәсми рәвештә яңадан кайталар, 1907 елда авылда мәчет төзелә.

"Авылыбызның тарихы бик кызыклы да, кызганыч та. Тарих һаман да өйрәнелә, чөнки ул гел өстәлеп тора. Шунысы куанычлы, хәзер бу эшкә авылдашым Айдар Рамазанов  та кушылды. Киләчәктә тарихның  яңа сәхифәләре дә ачылыр", ди Гөлсинә Хәмидуллина.

      

Сабировларның әкият илендә

Гөлфия һәм Раиф Сабировларның ишегалдына аяк басуга хуҗаларның матурлык яратучы, оста куллы кешеләр икәнлегенә инанасың. Үз куллары белән төрле соклангыч эшләнмәләр ясап,  әкияти бакча  булдырганнар. Ниләр генә юк биредә: агачтан ясалган җигүле атлар да, сиртмәле кое, акрын гына әйләнүче җил тегермәне,  йөк тулы уфалла арбасы да,  әкияттәге убырлы карчык өе дә бирегә үзгә бер ямь биреп утыра.Чәчкәләрнең матурлыгыннан күзләр камаша.Кулланылган савыт-сабалар, иске машина тәгәрмәчләре һәрберсе бакча бизәгенә әйләнгән.

"Иң беренче идея шулай туды: үзебезнең арткы якта бер  сынган талны  кистем дә, төбен ташламадым, гөмбә ясарга яхшы ",  дип уйладым.  Бу урында иске йортыбыз бар иде. Аны сүткәч, буш  урынны шулай матурларга булдык. Әле  алга таба   беседка ясап,  балалар үскән иске бишекләрне, борынгы әйберләрне шунда музей кебек урнаштырырга уйлыйм. Иске әйберләрне җыйнап хәстәрләп  барам. Сука таккан ат ясау да хыялда бар әле", дип сөйли Раиф абый.

                                                        

Иң мөһиме – хыялда булу, Раиф абый  үзе күзаллаган  һәр матурлыкны озакламый бакчасына күчерәчәк. Иренең һәр эшен хуплап, илһамландырып торучы Гөлфия апа иртә яздан чәчәкләр үстерү белән мәшгуль.  Раиф абый ясаган  эшләнмәләрне буяп, матурлап бетерү аның өстендә. Сабировлар ике ул, бер кыз тәрбияләп  үстереп, балалар инде үз гаиләләрен булдырганнар.

"Матурлык үзебез өчен бит. Иртән йокыдан уянуга шушында чыгып хозурланабыз. Кибеткә барсак мин  гөл белән чәчәкләр янында, Раиф балыкчы әйберләре янында кайнаша.  1987 елда гаилә корып, дус-тату яшибез. Икебез дә фермада эшлибез, бүгенге тормышыбыз Аллага шөкер. Оныклар килеп, шушында мәш киләләр. Алар куанганга үзебез шатланабыз. Кыш көне дә өйне  утлар белән бизибез", ди Гөлфия апа. 

 

Раиф абыйның   кулыннан  килмәгән эше юк: мотоблокларга арбалар ясый, тимерчелектә кайнаша, авылы өчен җан атып яши.  «Бик оста куллы,  уңган нәсел дәвамчылары алар», диләр авылдашлары алар хакында.

 

Авыл җанлы Миннебаевлар

Соңгы елларда Елышта  яңа йортлар  сафка баса, шәһәрдән гаиләләр күченеп кайтып,  сала яңаруга таба бара. Саҗидә һәм Фәрит Миннебаевлар  да 35 ел Чаллы шәһәрендә яшәгәннән соң  гаилә башлыгының туган нигезенә кайтып төпләнгәннәр. Саҗидә апаның бирегә кайтып яши башлаганына 13 ел булган, Фәрит абый  5 ел элек  лаеклы ялга чыкканнан соң кайтып урнашкан. Чын авыл кешеләре булып, сыер, бозау  асрап, ишек алды  тутырып  чеби, үрдәк үстерәләр. Фәрит абый Әфган сугышларын узып, утны-суны кичкән кеше.    Инде хәрби хез­мәттән кайтканына 40 ел узса да, ул көннәрне бүген дә оныта алмый. 

«Сабадан  Әфганда  җиде егет хезмәт иттек. Мин Герат дигән шәһәрдә булдым. Хәзер дә аралашып,  очрашып торабыз. Яши белгән кешегә авылда бик рәхәт, тыныч. Сәламәтлек кирәк тә , илләребез тыныч булсын», ди Фәрит абый.  

                                                         

Мөслимдә туып-үскән Саҗидә апа үзе килен булып килгән бу якларның гүзәллегенә сокланып, алдагы тормышын авыл белән бәйләвенә сөенеп туя алмый.

«Шәһәр тормышыннан тәмам туеп кайттым, авылга күптәннән кызыгып йөри идем.Табигатен генә карагыз сез аның – исең китмәле бит!  Мишәсе генә ни тора. Бакча артында ук гөмбә, җиләге, башка табигать хәзинәләре дисеңме... Фәритнең әти-әнисе вафат булганнан соң нигез сигез ел буш торды. Балалар үсеп, башлы-күзле булганнан соң ниятләдек тә, күчендек. Ник алданрак, егәрлерәк чакта  кайтмаганбыз дип үкенәм. Таркала башлаган хуҗалыкны торгызып яши башладык: өйне, каралты-кураны яңарттык. Яшәр өчен бөтен уңайлылыгы бар: юлы кергән, клубы, кибете, пункты, мәчете бар,  табигате бай,  халкы бик әйбәт, бердәм. Аягыбыз җиңел булды, бездән соң авылга шактый гаиләләр күченеп кайттылар. Мин бу якларның матурлыгына гашыйк», ди Саҗидә апа. 

Миннебаевлар кебек авыл җанлы, туган нигез хакын олылап яшәүчеләр булганда авылларыбыз яшәрәсенә шик юк.  Ә Елышта андыйлар байтак әле.

                                                              

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев