Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Батыр йөрәкле әни" бәйгесе

Иң күңеллесе – кунак каршылау

«Батыр йөрәкле әни» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. 25 ноябрь – Әниләр көне алдыннан «Батыр йөрәкле әни» бәйгесе җиңүчеләрен редакциябезгә чакырып, спонсорыбыз – «ФРГ-Сервис» кибетенең бүләкләрен тапшырдык. Чара тарихи яктан да бик истәлекле көнгә туры килде – газетабыз чыга башлаганга 92 ел тулды. Шуңа да без икеләтә бәйрәм хисләре кичердек.

   «Батыр йөрәкле әни» бәйгесенә барлыгы 14 язма кабул ителеп, алар мәктәп укучылары һәм зурлар арасында билгеләнде. Һәрбер язма эш үзенчәлекле булып, әниләргә карата тирән мәхәббәт, наз, аларның олы йөрәгенә соклану хисе  белән сугарылган иде. Хатлар  шулай ук  әниләрнең  гаилә учагының җылысын саклаучы  иң кадерле, изге зат  икәнлекләре генә  түгел, тормыш куйган сынауларга  сыгылмыйча, җил-давылларга каршы баручы курку белмәс, батыр йөрәкле булулары сурәтләнгән булуы белән үзенчәлекле иде. Хатлардагы кайбер юллар белән газетабызның алдагы санында укучыларыбызны да таныштырдык. Укучылар арасында I урынны Юлбат төп мәктәбе укучысы Радмир Гомәров, II урынны Саба урта мәктәбе укучысы Лиана Тимергалиева, III урынны Шәмәрдән «Үсеш» лицее укучысы Идел Зәкиев  яулады. Шулай ук бәйгедә актив катнашкан Шәмәрдән «Үсеш» лицее укучылары Инсаф Нигъмәтҗанов, Милана Димитриева, Раяна Вәлиеваларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Өлкәннәр арасында I урынны Курсабаш авылыннан Венера Әкбәрова, II урынны Олыяздан Энҗе Галиуллина, III урынны Завод-Ныртыдан Дания Латыйпова алды. Үзенчәлекле язмалары өчен Югары Симеттән Нәзирә Мотыйгуллина һәм Байлар Сабасыннан  Муса Абдуллин махсус бүләкләргә лаек булдылар.

   Әлбәттә, иң күңелле көн – редакциябезгә кунаклар, ягъни абунәчеләребез килгән көн. Газетабызның тугры дуслары белән аралашу, алардан фикер-тәкъдимнәр ишетү, гомумән, җылы очрашу  безгә көч-дәрт, илһам өсти. Шуңа да без бәйгеләрне бик еш игълан итеп, үзебезгә абунәчеләребез белән очрашу мөмкинлеге булдырабыз. Бу юлы да очрашу нәкъ менә дусларча, матур бәйрәм чарасына әверелде.  

«Саба таңнары» газетасы белән күп еллар ныклы элемтәдә яшим. Редакция бүләк иткән  «Штаттан тыш хәбәрчебез» дигән грамотаны бик кадерләп саклыйм. Һәр бәйгедә катнашырга тырышам.  Яңа бәйге игълан ителүгә  дә дәү әниләрем турында язып хат юлладым.  Лицеебызда  «Серле каләм» түгәрәге эшли. Каләм тибрәтергә яратучы укучылар барлыгы да бик куандыра»,  –ди  Шәмәрдән «Үсеш» лицееның башлангыч сыйныфлар  укытучысы  Энҗе Галиуллина. 

   Югары Симеттә яшәүче Нәзирә апа Мотыйгуллина  моңарчы шигырьләре аша гына таныш булса, бу юлы үзе белән дә күрештек. Нәзирә ханым  газетабыз белән бик якын кеше, 44 ел хат ташучы булып эшли икән. «Саба  таңнары» газетасының укучыларга вакытында барып җитә алуында аның да өлеше  зур. «Лаеклы ялда булсам да  әле һаман да яраткан эшемнән аерыла алмыйм. Бер тапкыр, өйдә генә торам, булды дип, эштән чыгып та караган идем, үзем  почта китергән машинаны елап карап калдым. Почта белән ниндидер шатлык, бәхет китергән шикелле тоела. Иптәшем дә булыша, ул бер урамнан, мин икенчесеннән таратабыз. Элегрәк газета-журналларны күпләп яздыралар иде. Газета-журналлар шыплап тутырылган сумканы таудан чак өстерәп менә идем», – дип искә ала Нәзирә апа.

   Җиңүчеләргә «ФРГ-Сервис» кибете вәкилләре һәм газетабызның баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов сертификатларны тапшырып, иҗади элемтәнең ныклы булуын теләделәр. «Бәйгебезнең максаты – әниләрне тагын да зурлау, олылау, нинди изге, хөрмәтле кешеләр икәнлеген раслау иде.  һәркемнең язмышы үзенчә, бер кешенеке  икенчесен кабатламый.  Сезнең язмалар да шундый, һәрберсенең үз тарихы.  Алар барысы да беренче урын дәрәҗәсендә. Әмма бәйге игълан иткәч, урыннар билгеләмичә булмый. Катнашкан һәрбер кешегә олы рәхмәтебезне белдерәбез, иҗади дуслыкта яшик»,– диде Рөстәм Исмәгыйлов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев