Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Батырлар безнең арада яшәгән

Районыбыздан Бөек Ватан сугышында 8427 кеше катнашкан. Шуларның яртысыннан күбрәге фронтта үлеп калган. Сүз дә юк, һәр солдат, офицер бөтен көчләрен биреп сугышмаса, кан түкмәсә, ил азатлыгы сорау астында калган булыр иде. Райондашларыбыз да үлемнән курыкмаган, кайда гына булсалар да, үзләрен чын батырлар итеп күрсәткәннәр.

Алар арасында легендар  якташларыбыз – 4 Советлар  Союзы  герое, 2 Дан орденнарының  тулы  кавалерлары  бар. Бу  язмада югары  хөкүмәт бүләкләренә лаек булучыларның  тагын берничәсен искә  алып  китәсем   килә. Сатыштан артиллерия  дивизионы  командиры, майор, югары  состав офицерларына  бирелгән Александр Невский,  Кызыл  Йолдыз, I һәм II  дәрәҗә Ватан сугышы орденнары  кавалеры  Нәҗип Галиев,  Тенекидән данлыклы “Катюша” дивизионы командиры, Александр Невский ордены, тагын 6 орден һәм 15 медаль белән  бүләкләнгән, өч мәртәбә Советлар  Союзы  Герое  исеменә тәкъдим ителгән, 1962 елда артиллерия  подполковнигы дәрәҗәсендә отставкага  чыккан Ислам Баһавиев,  Сабадан 1942 елда  капитан дәрәҗәсе  алган, Александр Невский, Кызыл  Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары  кавалеры, артиллерия  дивизионы  комиссары һәм  батарея командиры Мансур Гаффаров,  Завод-Ныртыдан  2 Кызыл  Байрак, 4 Кызыл  Йолдыз, I, II дәрәҗә Ватан сугышы  орденлы артиллерия  дивизионы комиссары, 1957 елда полк командиры буларак  отставкага   чыккан Николай Ведерников  һәм тагын орденнар-медальләр белән бүләкләнгән 4989 данлык­лы  якташыбыз белән ничек горурланмыйсың!

Сугыш  бездән ераклашкан  саен, зур  батырлык   күрсәткән якташларыбыз турында  язмалар, истәлекләр   көннән-көн  азая, булганнары   да  онытыла. Шуны да искә  алырга   кирәк, чал геройлар сугышта   күргән афәтләре турында сөйләргә яратмаганнар, бик тыйнак  тормыш  алып барганнар. Алар турында нинди булса  да яңа  мәгълүмат  кулга  төшерү хәзер могҗизага тиң. Шуларның  берсе  –  Иштуганнан сугыш  ветераны Нәби Сибгатуллинның  өч  Кызыл  Йолдыз ордены  кавалеры, сержант Фәтхри Хәбибулла   улы Хәбибуллин (фотода) турында  истәлекләре. Ф. Хәбибуллин  1922 елның 13 июнендә  Мичәнбаш авылында   туган. Сугышка   кадәр колхозда  эшли.  Хәрби антны 1941 елның 4 сентябрендә кабул итә.  Унтугыз  яшьлек  егет Ленинград шәһәрен  фашистлардан  саклый. Ленинград  фронтының 132нче  укчы  полкы разведкасында берничә тапкыр  “тел”  алып кайту өчен бирелгән  сугышчан заданиене һәрвакыт  үти.  1942 елда  аны бик тәвәккәл  солдатны  танкларга  каршы ата торган орудие  командиры итеп  билгелиләр.  Полк Ленинград камалышы   чорында   йөзләгән дошман танкын  яндыра, шуның  8ен Хәбибуллин орудиесе юк итә.  Моны раслап пушка  көпшәсендә 8 кызыл   йолдыз эмблемасы  балкый. Командир  үзе дә каты  яралана һәм  бер тапкыр  контузия  ала.  Госпитальдә озак  ятарга  яратмый,  кабат  фронтка әйләнеп  кайта. Лениград  камалышы  өзелгәннән соң  сугышчан  юлын I украина   фронтының 654нче  миномет полкында дәвам итә.  Аны тәҗрибәле разведчик буларак, дошман тылына рейдларга  да  җибәрәләр.  Польшаны  фашистлардан  азат итүдә катнаша,  1945 елның 9 маенда  да  каты  бәрелешләр барган Чехословакиядә  сугыша. Күрсәткән батырлыклары  өчен   өч тапкыр  Кызыл  Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. 1946 елда туган  авылына  кайта, Шәмәрдән леспромхозының  Иштуган төзелеш  участогында балта остасы булып  эшли.  Бистәдә уннарча  торак  йорт, сәнәгать  һәм  социаль   көнкүреш объектлары аның оста  кулы белән  төзелә.  Алар сугыш  вакытында чабата  киеп тракторда  эшләгән, җиңүгә зур өлеш керткән хатыны Фазилә апа белән  үзләре  шикелле тырыш, тыйнак менә дигән ул-кызлар  үстерәләр. Ф.Хәбибуллин 1997  елда  вафат була. Менә шундый  каһарманнар илебезне дошманнан саклап  калганнар һәм аның куәтен  арттырганнар. Безнең батыр  якташларыбыз турында  онытырга  хакыбыз юк.

Расих Сабиров, район ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев