Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 76 ел

“Без күргәнне сез күрмәгез...”

90 яшен тутырган тыл ветераны Флера апа Усманова белән үксез балачагы, сугыш ачысы һәм хәзерге тормышы турында сөйләштек.

Байлар Сабасының нәкъ үзәген­дә яши Флера апа. Бүгенге тормышына мең шөкер кыла торган. Кызы Нәсимә апа белән кияве Мөхәммәтнур абый тәрбиясендә җылы өендә тыныч кына яшәп торган көне. Бездән алда гына Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов килеп, юбилее уңаеннан ил башлыгы Путинның котлавын җиткергән. Матур чәчәк бәйләменә сокланып утыра иде Флера апа. Үткәннәре турында сүз башлагач кына, инде еллар узып матур төсен җуя барган күзләренә сагыш йөгерде, уйга калды. Һәм... “Ул елларны искә дә аласым килми” дип авыр сулап куйды. Флера апаның язмыш китабын актарырга кызы Нәсимә апа ярдәмгә килде.

“Әни кул белән түгел, тел белән кыйный иде”

 Тумышы белән Башкортостанның Кармаскалы районы Котлыгуҗа авылыннан Флера апа. Әтисенең ачы язмышы, әйтерсең, аның тәкъдир китабына да газаплы тамгасын салган. Гаилә башлыгы Кәрамның өч баласын калдырып беренче хатыны вафат була. Әти кеше балалары янына яшь әнине алып кайта. Уртак балалары – кызлары Флера туа. Әм­ма икенчесенә бәбиләгәндә туасы сабые белән Хафаза да вафат була. 3 яше дә тулмаган Флераның ятимлек нужасы шуннан башлана. Олы балалар әкренләп үз көннәрен үзләре күрә башлый, апасы тормышка чыга, абыйсы армиягә китә. Әтисе кабаттан өйләнергә карар кыла. Бу юлы гаиләгә 3 балалы хатынны алып кайта. “Үги әни кыйнавын кыйнамады, әмма бик җәберләде инде, кара елан дип кенә йөртте. Әтинең үз хәсрәтләре дә җитәрлек булгандыр инде, сөйләргә дә, җәлләргә дә кешем юк иде, кыйналып, бәргәләнеп йөрдем”, – дип искә ала ул елларны Флера апа.

Әҗәл белән очрашу

Әле балигълык яшенә дә җитмә­гән Флера, иптәшләре белән хез­мәткә ялланып, Әбҗән (Абзяново) якларына агач кисәргә чыгып китә. Үземнең өсне үзем карармын, ичмасам, дип уйлый кыз. Карагай агачлары кисәләр. “Юан-юан агачлар, алар арасында бер-береңне күрмисең, баштанаяк сумалага буялып, кигән киемне чак сала идек. Агачларны кул пычкысы белән кисеп, шулардан сал ясап, суга төшерәбез. Бер тапкыр батып үлә яздым, чак өстерәп чыгардылар. Әҗәлем шушында икән дип уйлаганым хәтердә. Сугыш вакытында траншеялар казыдык. 2 метрлы чокыр, өскә балчыкны атып булмый. Өстә сәләмә кием, әле эш белән ныгымаган беләкләр, җитмәсә ач...Ничек түзелгән? Ии, сөйләсәң исең китәрлек”, – ди ветеран.

“Бәрәңгегә һәйкәл куярсың”

 Сугыш вакытында юньле-рәтле ризык күрмәдек дип сөйли Флера апа. “Бөтен ашаган ризык – үлән, бәрәңге кабыгы. Черек бәрәңгене җыеп, аны әрчеп, тазартып “лепешка” ясап ашый идек. Бәрәңге булса, син сыйлы кеше инде. Безнең авыл башында ике багана бар иде. Бервакыт шуңа бер чаясы чыбык сузып бик зур бәрәңгене асып, язу элеп куйган: “Башымны да кыралар, артымны да кыралар, сугыш чыкканнан бирле минем белән торалар” дип. Авыр чаклар булса да, халык шулай уен-көлкене дә онытып бетермәде, үз күңелен үзе күрә белде. Ачлыктан шул бәрәңге алып калды инде безне. Аңа һәйкәл куярлык”.

“Сугыштан соң да җиңел булмады”

“Минем әниемнең бик якын дусты булган. Язмышым белән кызыксынып торгандыр инде. Бервакыт әти өйдә юк вакытта безгә килеп, үги әниемнән мине үзенә тәрбиягә алырга сорады.Юк инде, әни ризалыгын бирмәде. Ул хатын киткәч, “Оятсыз, ир кирәк булды мәллә сиңа, ир кирәк булса, әнә әтиеңә бар!” диде. Мин аптырап калдым, сабый күңелем белән “Иргә әтигә дә барып була микәнни ул” дип уйлаганым хәтеремдә. Бик еладым, гарьләндем. Бу хакта әтигә еллар үткәч, инде үзем тормышка чыккач кына сөйли алдым. “Ии, кызым, ник шул вакытта әйтмәдең?” диде ул. “Әнине куып җибәрерсең дә, тагын хатынсыз калырсың дип курыктым”, – дидем. Мин бу авыр тойгыны гомерем буе күңелемдә сакладым. Сугыштан соң да җиңел булмады. Яшьлек белән ничектер үтелгән инде...”

1954 елда Флера апа әтисенең беренче никахтан туган кызы янына Баулыга барып урнаша. Шунда апасы аны Таһир исемле егеткә димләп, кияүгә бирә. Ике кызлары Нәсимә белән Рәсимә дөньяга килә. Тиздән тормыш иптәшен Башкортостанның Красноусольский пыяла заводына мастер итеп эшкә җибәрәләр. Анда өченче кызлары Тәслимә туа. Әмма 52нче яшендә тормыш иптәше дөнья куя.

Флера апаның әтисе гаиләсе бе­лән Казахстан якларына барып урнаша. Тормышлары гына бик көйләнеп китә алмый. Хатыны олы улы белән ирен калдырып, ватанына кайтып китә. Кәрам бабай чит җирләрдә яшәп кала, озак та үтми ашказаны чире белән дөнья куя. “Кабере караучысыз түгел,Мансур исемле туганыбыз чистартып тора, үзем генә барып зыярат кыла алмадым”, –ди Флера апа.

Баулы-Ташкент-Саба

Флера апаның олы кызы Нәси­мә һөнәре буенча Сабага эшкә билгеләнә, шунда тормышка чыга. 1978 елда тормыш иптәше Мөхәммәтнур белән Флера апаны үзләренә торырга алып киләләр. Флера апа җәмәгать туклануы оешмасына эшкә урнаша. Әмма эчәр сулары монда гына булмый икән әле. Алар Үзбәкстан якларына чыгып китәләр, 10 еллап яшәгәннән соң, болганчык 90 еллар башында 3 бүлмәле фатирларын калдырып, кире район үзәгенә кайтып яши башлыйлар. “Безнең әни бик егәрле булды, артыннан куып җитеп булмый иде”, – дип сөйли Нәсимә апа, – 5 ел элек инсульт булып кына сәламәтлеге какшады. Болай зиһене әйбәт, Аллаһка шөкер, телевизор карый, оныклары белән аралаша, көннәр җылынып киткәч, урамга кояшка да чыгып утырырбыз әле”, – ди ул Флера апаның башындагы ак яулыгын рәтләп. Нәсимә апаның үзенең дә саулыгы чикле, аяклары авыргач, авырданрак хәрәкәтләнә. “Әнине йөртүе хәзер җиңел түгел. Менә инвалид коляскасы булсын иде. Аны I төркем инвалидларга гына бирәләр икән шул ”, – ди ул.

“Миннән сезгә – хәер дога”

Флера апаның хәзер 10 оныгы, 13 оныкчыгы бар. ”Барысына да хәер- дога кылам, оланнарга без күргәнне күрмәсеннәр, әти-әнидән калмасыннар, минем кебек елап йөрмәсеннәр иде дип телим. Бигрәк тә кызым Нәсимәгә рәхмәт, сабый баланы караган кебек тәрбияли, мең риза аңардан”,–ди. Ятимлекне, сугыш ачысын, ачлык-ялангачлыкны татыган бу апаның сабырлыгына карап сокланам да, бераз гына куркуга да калам. Безнең буын мондый газапларны күтәрә алыр иде микән? Аллаһым сакласын. Юк кына сәбәпләргә дә күңел төшеп, зарланып йөргән чак­лар күп бит. Тәүбә, тәүбә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев