ДҮРТӘҮ КАЛДЫ АЛАР, ДҮРТ БӨРТЕК
Бүген илебез халкы зур бәйрәм – Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтә. Ә миллионнарның гомерен өзгән, ләгънәт суккан сугыш башланганга быел 80 ел тула. 1941 елның 22 июненнән башлап районыбыз көн саен дистәләгән ир-егетен изге яуга озата. Аларның юлына күпме күз яшьләре түгелеп кала. 1945 ел башына фронтка алынучылар саны 8 меңнән артып китә. Күбесе өчен саубуллашулары гомерлеккә хушлашу булып кала. Әгәр сугыш барган елларга бүлсәң, районыбызга кемнеңдер батырларча һәлак булуы яки хәбәрсез югалуы турында көн саен өч өчпочмаклы хат килеп торган.
Инде 1941 елдан ук кемдер аяксыз яисә кулсыз, күзсез-телсез калып өйләренә кайта башлаган. Ай, күп иде әле 50нче елларда авылларда агач аяклы фронтовиклар. Демобилизация игълан ителгәч, районыбыз авыллары 3 меңгә якын җиңүчесен каршы ала. Хәрби хезмәтләрен 50нче елларга кадәр дәвам итүчеләр дә күп була әле. Кайтмый калганнарның исемнәре һәйкәлләргә чокыла. Гомумән, сугыштан соңгы елларда ирләрнең күбесе фронтовик иде әле. Алар үзләренә, русча әйткәндә, бернинди привилегияләр таләп итмәделәр, хокук даулап йөрмәделәр. Горур иделәр, Җиңүчеләр иделәр. Хәер, илнең моңа мөмкинлеге дә юк иде әле. Ветераннарга игътибар, илне төзекләндерүдән соң, сугыш яралары төзәлә башлагач арта барды. Ул арада яшь бару дигәнең үзенекен итте. 2010 елда Бөек Җиңү көнен 88 сугыш ветераны каршыласа, хәзер дүртесе генә исән-сау. Тагын бик күп дистәләгән еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган каһарманнарның якты истәлеге халык хәтерендә мәңге яшәр! Бүгенге бәйрәм көнен дә сөекле Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән батырларның якты истәлеген яңартуга, каберләренә зыярәт кылуга багышлыйк.
Муллагаян Мулләхмәт улы Мулләхмәтов
1926 елның 30 маенда Сабабаш авылында туган. Гаиләдә 5нче бала була. 1945 елның гыйнварында армиягә алына. Сугышта катнашырга өлгерми кала. Саратовта Эчке эшләр халык комиссариатында хезмәт итә. Аннары Ростовта һәм Петрозаводск, Пятигорск шәһәрләрендә хәрби бурычын үти. Немец әсирләрен саклый. Сугышта соңгы елларда СССРда тоткынлык темасын артык яктыртырга тырышмадылар. Муллагаян абый да элегрәк бу яктан бик ачылып китми иде. “Без – яшь малайлар. Ә алар — зур гәүдәле, көчле ир-атлар. Ике-өч солдат иллегә якын немецны эшкә алып бара идек. Безнең бурыч шул: әсирләр качмасыннар. Кулда – корал. Курку хисе булмады. Без саклаган әсирләр арасында качучылар да, буйсынмаучылар да юк иде. Качып кая барсыннар, сугыш беткән иде бит инде. Немецлар белән бергә лагерьда власовчылар да тотылды. Алар аерым казармада яшәделәр. Лагерь санаторий түгел инде барыбер дә. Әмма ашау яклары аларныкы да, безнеке дә бер чама иде. Немецлар эшкә төгәл иде. Бер әсирнең биек машанага менәргә ярдәм иткәнен дә хәтерлим”,– дип искә ала ветеран армиядә хезмәт иткән елларын.
Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Әлмиев
Төбәк авылында яшәүче 101 яшьлек Сталинград сугышы каһарманы Хаҗиәхмәт аганың солдат тормышы 1940 елда Байкал аръягына башлана. Ул 160нчы укчы полкның 1нче танк частендә хезмәт итә. Сугыш башлангач, аларның полкын Ерак Көнбатышка алып китәләр. Артиллеристлар, пушкаларын ныклап яшереп, Амур елгасының теге як ярында су коенган япон солдатларын 2-3 ай күзәтәләр. Япониянең СССРга һөҗүм итәргә җыенмавы төгәл ачыклангач, 1942 елның көзендә Х.Әлмиев хезмәт иткән полк Сталинград фронтына озатыла. Хаҗиәхмәт абый шәһәр өчен барган сугышларда артиллерия расчетларына машинасында снарядлар ташый. Ул Җиңү көнен Краснодар краенда каршылый. Аннары хезмәт юлы Төркмәнстанның Челекен ярымутравында дәвам итә. Шунда авылдашы Миннисаны очрата һәм 1952 елда алар бер гаилә булып Төбәккә кайталар. “Икшермә” совхозында иң яхшы шоферларның берсе була Хаҗиәхмәт абый.Пенсиягә чыккач та, авыр хезмәттән тайчанмый: урман кисә, йортлар бурый. Минниса апа белән тәрбияләп үстергән җиде улның хәзерге көндә бишесе исән-сау. Гомер иткән хәләл җефете 1997 елда дөнья куя. Хәзер Хаҗиәхмәт абый килене Наилә белән яши.
Нурислам Фәрхулла улы Фәрхуллин
Нурислам Фәрхулла улы Фәрхуллин 1943 елның декабрендә 18 яшендә сугышка алына. II Балтыйк буе фронтының 98 дивизиясе составында илнең азатлыгы өчен көрәшә. Великие Луки, Ржев шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1944 елның февраль иртәсендә Витебск өчен барган бәрелештә каты яралана. Ике ай госпитальдә дәваланганнан соң махсус комиссия бәяләмәсе белән май аенда тылга озатыла. Бер җирдә дә рәхәт тормыш көтеп тормый ул чорда. Кайтуга, кырчылык бригадиры булып эшли башлый. 1950 елда алар авылдашы - Бигәнәй кызы Гөлбикә белән гаилә коралар. Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары - Рәис, Илдар, Кадрия өчесе дә ветеринария институтын тәмамлап, төрле төбәкләрдә намуслы хезмәт куялар. Нурислам абыйны Иске Икшермәгә участок инспекторы итеп билгеләгәч, биредә төпләнеп калалар. 1959 елдан лаеклы ялга киткәнче Иске Икшермә ветеринария аптекасы мөдире булып эшли. “Гомерем буе җәяү йөрдем, 10 чакрым арага җәяү йөреп печән чаба идем, озын гомерле булуымның сере шундадыр. Аннан гел чишмә суы гына эчтек. Көчемдә вакытта ат белән гел үзем чишмәгә барып алып кайта идем», -- дип сөйли Нурислам абый. Бүген мөхтәрәм ветеран Мамадыш районында улы Рәис гаиләсе тәрбиясендә яши.
Камил Юныс улы Якупов
Сугышка 1943 елның ноябрендә алына. Алты ай Суслонгерда хәрби әзерлекләр узалар. 2нче Белоруссия фронтының 307 нче Новозыбковская дивизиясе составында, беларус авылларын фашистлардан азат итү өчен көрәшәләр. Бер беларус авылын немецлардан азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен «Бөек Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнә. 1944 ел азагында ул Польшаның Данциг, Лонжа шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Аяусыз бәрелешләрдә элемтә линияләрен ялгауда ул аеруча зур батырлык үрнәге күрсәтә. Әлеге фидакарьлеге өчен Камил Якупов «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнә. 1945 елның март ахырында Одер, Днепр елгаларын лодкалар белән кичеп, Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнашалар.
Камил Якупов Җиңү көнен Рокоссовский командалыгындагы II Белоруссия фронтында каршылый. Сугыш тәмамлангач, Германиядә хезмәт итә, аннан Белоруссия- Польша чикләрен саклый. Туган ягына 1950 елның октябрендә генә әйләнеп кайта. Тыныч тормышта Иске Икшермә сельпосында, көнкүреш комбинатында эшли. Лаеклы ялга киткәнче терлекчелектә хезмәт куя. Бүгенге көндә Иске Икшермә авылында тормыш иптәше Флюра белән балалары ярдәменә таянып гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев