Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Фронтка Муса Җәлил белән киткән

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә көннән-көн азрак вакыт калып бара. Шушы тарихи дата уңаеннан сугыш каһарманнары турында кулга төшерелгән һәр документ алтын фондка кертерлек. Моңарчы кемнәрнеңдер архивында яткан уникаль язмалар, фотосурәтләр табылуы берни белән бәяләп булмаслык зур әһәмияткә ия.

Саба районы  ветераннар  советы,   киң  җәмәгатьчелек, биг­рәк тә мәктәп  коллективлары белән берлектә Бө­тенроссиянең  Бөтен Ватан сугышы  чорындагы  гаилә фотохроникасы акциясенә кушылып, 1500гә  якын фото,  язма материаллар туплады. Конкурста Россия  буенча III  урынга  чыкты һәм III дәрәҗә Дипломга ия булды. Агымдагы елда тагын 442 материал эшкәртелеп, интернет-сайтка  кую  өчен комиссиягә тапшырылды.  Документларны өйрәнгәндә бик игътибарга  лаеклы фактлар ачыклана. Әйтик, районыбызда кимендә ике кешенең Бөек Ватан сугышында  Советлар  Союзы герое Муса Җәлил белән очрашуы билгеле. Шуларның берсе – легендар шәхес Нәби Ибраһим (Сибгатулла)  улы Сибгатуллин.   Сибгатуллин гаиләсе Югары Утар авылында   яшәгән. Дүрт  улы да  Бөек Ватан сугышында  катнаша.  1904 елда туган Сөнгат Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. 1934-1941 елларда ТАССР финанс  комиссариатында бүлек  мөдире булып эшли.  Сугышта хәбәрсез югала. 1906 елгы Әһли сугышка кадәр һәм  фронттан кайткач районыбызда колхоз рәисе булып эшли.  1961 елда  вафат булган. 1918 елда туган Сәйфи Казан дәүләт  университетының юридик  факультетын һәм икътисад институтын тәмам­лый. Сугышта очучы булып катнашырга тели. Ләкин сәламәтлеге буенча яраксыз дип табыла. Артиллерия училищесына  җибәрелә. Сугышны капитан дәрәҗәсендә тәмамлый. Озак еллар КГБ, эчке эшләр министр­лыгы системасында эшли.  Пенсиягә чыкканчы Казан вертолет заводында иминлек бүлеген  җитәкли. 1991 елда Казан шәһәрендә вафат була. Иң  олы  уллары Нәби  1902 елда дөньяга  килгән.  Революциягә кадәр Югары  Утарда рус-чиркәү башлангыч мәктәбе була. Анда татар балалары да укыган. Нәби шул мәктәпне тәмамлый. 2014-1917  елларда Казан  мех әйберләре  фабрикасында  эшли. Революциядән соң медицина институтына  укырга керә.  Ләкин мәетләрдән  курку  сәбәпле, авыл хуҗалыгы институтына   күчәргә мәҗбүр була.  Узган гасырның 20нче елларында  Казанга бөек шагыйрь, футурист  В.Маяковский  килә. Ә Нәби Сибгатуллин институтта футуристлар (20нче елларда сәнгатьтә барлыкка килгән авангардлык хәрәкәте) клубына җитәкчелек итә. Шагыйрь белән Нәби Сибгатуллин очрашалар һәм озак  кына   сөйләшеп  утыралар. 1924 елда  аны студентлар исеменнән XI чакырылыш Казан шәһәр советы әгъзасы итеп  сайлыйлар.  Нәби Сибгатуллин институтның урман хуҗалыгы  факультетында беренче  чыгарылыш студенты була, практиканы Мишәбаш урманчылыгында уза (Лесхоз оешканга кадәр хәзерге Лесхоз урнашкан бистә Мишәбаш дип  йөртелгән). Диплом  алгач,  яшь белгечне эшкә Лубян урман хуҗалыгына  җибәрәләр. Баш лесничий итеп билгеләнә һәм техникумда  “урманчылык” дәресләрен  алып бара.  Сугыш башланыр  алдыннан аны Мамадыш  леспромхозына техник җитәкче итеп җибәрәләр. 1942 елда герой-шагыйрь Муса Җәлил белән берничә ай Минзәлә политруклар мәктәбендә укый һәм Волхов  фронтына  да бергә  китәләр. Лейтенант Нәби Сибгатуллин 311 укчы дивизиядә, 1071нче  укчы полк­та  транспорт взводы  командиры булып I Балтыйк флотында, Волхов, Ленинград, I һәм III Балтыйк буе фронтларында    фашистларга  каршы   көрәшә.  1944  елның азакларында  аны  якташы, полк ко­мандиры,  соңрак Со­ветлар  Союзы  герое Зәки  Хәбибуллин  (ул да Югары Утар авылында туган) эзләп таба һәм  берничә   көнгә  үзләренә чакыра.  Җиңүдән соң хәрби хезмәтен  Германиянең Виттенберг шәһәрендә дәвам итә. Кызыл  Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы  орденнары кавалеры.

1946 елда  хәрби  хезмәттән җибәрелгәннән соң Мамадыш леспромхозында баш инженер булып эшли. 1950 елда шул  ук  вазифага шәмәрдән урман хуҗалыгына күчерелә (ул вакытта Шәмәрдән  леспромхозы Лесхоз бистәсендә урнашкан  була). 1962 елда лаеклы  ялга  китә. 1963 елда балаларына мәктәпкә  йөрергә  уңайлы булсын өчен гаиләсе белән  Иштуганга күченә. Нәби Сибгатуллин  1964-1965 елларда Иштуган  сигезьеллык мәктәбе директоры  вазифаларын башкара. Һәръяктан укымышлы, район икътисадын үстерүгә зур  көч  куйган  шәхес булган  ул. 1986 елда вафат була. Фронтовик  якташыбыз турындагы күп  кенә материалларны,  фотоларны безгә аның  Иштуганда  яшәүче улы Марат Сибгатуллин тапшырды.

Расих Сабиров,

район ветераннар  советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев