Самолетка карап һаман да уфтана
Зәңгәр күкне иңләп, самолет очып бара. Ә ул, уйларына чумып, самолетны офыкларга кереп югалганчы карап калды. Уйлар, уйлар... Аны балачагына, үсмер чорларына алып кайтты...
1939 елда авылыбызның уңган, булган егете Сабирҗан абый күрше Мәртен авылы кызы Бибитайбә апаны Сатышка килен итеп төшерә. Туйлар үткәч, яшьләр, әниләренең хәер фатихасын алып, Донбасс якларына юл тоталар. Икесе дә шахтада эшлиләр, күмер чабалар. Тормышларын түгәрәкләп, 1941 елның 1 май иртәсендә мәхәббәт җимешләре Сәлимә дөньяга аваз сала. Ләкин шатлыклы тыныч тормыш озак дәвам итми, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Бибитайбә апа Ходайдан иренең үз янында калуын күпме генә сораса да, гаилә башлыгына да сугышка китәргә хәбәр килә. Ә бу көннәрдә аларның икенче балалары – малайлары туган була. Изге яуга киткәндә Сабирҗаны: "Кадерлем, икесен дә саклый алмассың, ничек булса да, Сәлимәмне югалтмаска тырыш. Дөнья хәлен белеп булмый, мин әйләнеп кайта алмасам, сиңа васыятем шул: авылга, минем әни янына кайт. Әнием – киң күңелле, олы йөрәкле кеше. Сезне кире какмас ",– ди. Көн артыннан айлар, ай артыннан еллар үтә. Сугыш кырыннан баштагы мәлдә хатлар килгәли, тик соңыннан бер генә хәбәр дә ала алмый Бибитайбә апа. Кече улы каты авырый башлый, иренең дә хәбәре юк. Каты авырудан вафат булган улын җир куенына үзенә генә салырга туры килә анага. Көндезләрен эш белән онытылып торса да, төннәре бик озын шул. Кызы Сәлимәсен кочаклап, Сабирҗанының исән-имин кайтуын көтә ана. Тик ул күренми. Сугыш бетеп, елдан артык вакыт көтә дә, биш яшьлек Сәлимәсен алып Татарстанга юл тота. Ниһаять, озын-озак, газаплы юллардан соң, ул килен булып төшкән каенанасы йортында...
Әнкәсе белән Бибитайбә апа бик тату матур гомер итәләр, кечкенә Сәлимәне үстерәләр. Авылга бик тиз ияләшә ул, урамдаш малай-кызлар – барысы да аның яшьтәшләре. Тик бала-чаганың төрле чагы бар шул. Күрше балаларының "әтигә әйтәм мин сезне", дип йөгереп өйләренә кереп киткән вакытларында бер генә тапкыр да “әти” сүзен әйтә алмаган баланың йөрәге сулкылдап елый. Әтиле балалар очып баручы самолет артыннан "Самолет, утырт әле мине" дип йөгерсәләр, ә ул "Минем дә әтиемне алып кайт әле, самолет",– дип кычкырып кала. Гомер уза тора, кечкенә Сәлимә бик яшьтән әнисенең олы ярдәмчесенә әйләнә, Әнисе янында фермада эшли. Эштән кайткач, әбисе пешереп куйган тәмле аштан соң, барлык аруларын онытып, әнисенә йорт эшләрендә дә булыша . Чөнки ул – әнисенең уң кулы.
Ел артыннан еллар узып тора, 23 яшен тутырган Сәлимә апа күрше урам егете Габдерәүф абый Исмәгыйлов белән гаилә коралар. Яңа йорт салып, башка чыгалар. Габдерәүф абый колхозның электр белгече булып эшли, Сәлимә апа фермада сыерлар сава. Тормышларын түгәрәкләп, бер-бер артлы ике малай, бер кыз дөньяга килә. Сәлимә апа белән Габдерәүф абый бик матур гомер итәләр. Сәлимә апаның әбисен, аннан әнисен үз яннарына алып, тәрбияләп, соңгы юлга озаталар. Балалары да бик тәртипле булып үсә. Өчесе дә югары белем алып, гаилә корып, матур гына яшиләр. Тик Сәлимә апага тигез картлык насыйп булмый шул, 68 яшендә Габдерәүф абый бакыйлыкка күчә. Ходай тәгаләнең рәхмәтен, балаларының хөрмәтен тоеп, Сәлимә апа алга таба да яшәвен дәвам итә. Ул бүген үз йортында олы улы Рашат гаиләсе белән гомер кичерә. Биш вакыт намазын укып, әрвахларына догачы булып, яшьләргә хәер-дога кылып, кулыннан тәсбихын төшерми ул. Өенә килгән һәркемнең аның чигеп эшләгән, бәйләгән кул эшләренә сокланмый калганы юктыр. Дини бәйрәмнәрдә, җомга көннәрендә аның бусагасыннан кеше өзелми. Һәркемгә үзенең кулыннан килгән ярдәмне суза ул.
Авылыбызның ак әбисе Сәлимә апа, Ходай тәгаләгә рәхмәт укып, шушы көннәрдә үзенең сигезенче дистәсен тутыра. Тик шулай да, һавада самолет очып барганда: "Их, самолет, син минем әтиемне алып кайта алмадың шул",– дип уфтанып ала ул. Аңа бары тик саулык, тыныч, озын гомер телим.
Флера Шәйхуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев