«Сугыштан исән-сау кайтсам, барысына да риза булыр идем»
Иске Икшермә авылында яшәүче Камил абый Якупов – районыбызда исән-сау булган 4 Бөек Ватан сугышы ветеранының берсе. Утны-суны кичкән ветеран март аенда үзенең 95 яшен каршылады.
«Бик тиз зур кешеләргә әйләндек»
Камил абый Түбән Өчнарат авылында биш балалы гаиләдә икенче бала булып үсә. Ул 7 cыйныфны тәмамлаган елны илгә афәт килә -- сугыш башлана. Беләкләре көчкә туенмаган егет колхозда бозаулар көтәргә алына. «Балачак минем өчен 1941 елдан бетте, без шушы көннән бик тиз зур кешеләргә әйләндек», - дип искә ала Камил абый. Әтиләре Байлар Сабасы хастаханәсендә хуҗалык эшләре мөдире булып эшкә билгеләнгәч, аларның гаиләсе дә бирегә күчеп килә. 14 яшьлек егет ат җигеп хастаханәдәге авыруларга икмәк, азык-төлек ташый.
«Елга өсләре кеше каныннан кызыл төскә кергән иде»
1943 елның ноябрендә Совет Армиясе сафларына алына. Алты ай Суслонгерда хәрби әзерлекләр узалар. Сугышта катнашканнарның йөрәгенә уелып калган Суслонгер михнәтләре Камил абый йөрәгендә әле дә коры сөяккә калган көннәр булып яши. 1944 елның маенда аларны Смоленск өлкәсенә җибәрәләр.
10 көн буе бер вагонда ярым ач 50 шәр кеше баруларын бүген дә тетрәнеп искә ала. Алар 2 Белоруссия фронтының 307 нче Новозыбковская дивизиясе составында, 27 июльгә кадәр беларусь авылларын фашистлардан азат итү өчен көрәшәләр. Көн саен 40-50 км юл үтәләр. Кискен бәрелешләрнең берсендә аның гәүдәсен немец ядрәсе үтәли тишеп чыгып, 1ай госпитальдә дәвалана. Яңадан сафка басып, явыз фашистларга каршы көрәшкә ыргыла. Бер беларусь авылын немецлардан азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен «Бөек Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнә. «Сугышта үлем турында уйламыйсың, дошманга каршы үч белән һөҗүмгә ташланасың, үлем белән күзгә-күз очрашкан чаклар аз булмады, минут саен сагалады», - ди Камил абый. «Белоруссиянең Могилев шәһәреннән Польша чигенә кадәр 1000 кмга якын җәяү барганбыз. Командирлар төнлә урманнарга, зиратларга алып кереп бераз ял иттерәләр, аякларның сызлавына түзмичә, бүкәннәргә куеп тора идек. ял итү дигәнебез дә шул чокырларда - су эчендә булды», - дип искә ала ветеран. 1944 ел азагында ул Польшаның Данциг, Ломжа шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Элемтәче һөнәрен үзләштереп, көне-төне линияләр ялгыйлар. Данциг шәһәре өчен барган аяусыз бәрелешләрдә элемтә линияләрен ялгауда ул аеруча зур батырлык үрнәге күрсәтә. Әлеге фидакарьлеге өчен Камил Якупов «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнә. Командирлар һәрвакыт аның турында: «Якупов озак йөрсә йөрер, тик бервакыт та да тапшырылган заданиены үтәмичә кайтмас», - диләр. 1945 елның март ахырында Одер, Днепр елгаларын көймәләр белән кичеп, Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнашалар. «Елга өсләре кеше каныннан кызыл төскә кергән иде, мондагы мәхшәр бүген дә онытылмый», -дип искә ала Камил абый.
Сугыш күңелдә генә түгел, таушалган кызылармияче блокнотында да яши
Камил Якупов Җиңү көнен Рокоссовский командалыгындагы II Белоруссия фронтында каршылый. Сугыш тәмамланып, пуля-снаряд тавышлары тынса да, Камил абый өчен сугыш уты тиз генә сүнми әле. Башта Германиядә хезмәт итә, аннан Белоруссия--Польша чикләрен саклый. Туган ягына 1950 елның октябрендә генә әйләнеп кайта. Дошманга каршы һөҗүмнәрнең берсендә ул якташы - инде исеме тарихта гына калган Көек авылы кешесе 1904 елгы Сәетҗанны очрата. «Икебез дә шушында үләрбез, кире кайтулар насыйп булмас», -дип сөйләшә якташлар. Аллаһ аларның икесенә дә туган илгә исән-сау кайтуны язган булып чыга. Сугыштан соң шактый еллар узгач, Камил абый Шытсуга барышлый Сәетҗан абыйны очратып, ике фронтовик-ветеран «әйдә, Днепр суында коенып чыгабыз», -дип шаярышып, «ирләрчә» үткәннәрне искә төшереп утыралар. Сугыш калдырган яралар аның күңелендә генә түгел, саргайган Рәхмәт хатлары, таушалган кызылармияче китапчыгы, орден-медальләр булып яши. Шулай ук сугышчан бүләкләр арасында озак еллар узгач Белоруссия Президенты Александр Лукошенко исеменнән килеп ирешкән «Белоруссияне немец илбасарларыннан азат иткән өчен» медальләре дә дәһшәтле елларның кайтавазы булып яши.
«Сорамыйча алган өч кыярым гомерлеккә сабак булды»
1957 елда алар Көек авылы кызы Флюра белән кавышып, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары Хәлим, Халидә, Сәвия әти-әнисенең якты тормыш юлын яшәү өлгесе итеп алып, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә яшиләр. Флюра һәм Камил Якуповларның бер-беренә терәк-таяныч булып яши башлаурына 64 ел булган. Гомер юлын олы ихтирам, аңлау-санлау белән үткәннәре, эш-гамәлләре белән һәрвакыт башкаларга үрнәк булып яшәгәннәренә төшенү авыр түгел. «Әтием Түбән Өчнаратның яшелчә бакчасында каравылчы булып эшли иде. Малай чакта кызыгып, сорамыйча 2-3 кыяр алып кайтканым бүген дә онытылмый. Әти кыярларны күреп, рөхсәтсез кеше әйберенә тияргә ярамый дип, кире бакчага илттерде. Шушы гамәле миңа гомерлек ачы сабак булды. Мин моны, бүген 95 яшемдә дә оныта алмыйм. Балаларны да шулай тәрбияләргә тырыштык», - дип сөйли ветеран. «Камил бик итагатьле, намуслы, тыныч кеше. Күпме гомер яшәп, миңа тавыш күтәреп дәшкәне булмады. Сугыштан исән-сау кайтсам, барына да риза булыр идем», - дигән сүзенә гомере буе тугры булды ул. Юк-барга чәпчемәде, ачу тотмады, барына шөкер итте. Кайда гына булсак та, гел бергә булдык, бөтен эшне бергә башкардык», - ди гомер иткән карчыгы. «Тавыш күпвакыт булганына риза булмаудан килеп чыга. Яшьләргә дә шуны әйтер идем: дөнья малына кызыкмасыннар, мал түгел, татулык кадерле, бервакытта да сабырлыкларын җуймасыннар», - дип өсти Камил абый.
Камил абый Якупов тыныч тормышта Иске Икшермә сельпосында, көнкүреш комбинатында эшли. Лаеклы ялга киткәнче терлекчелектә хезмәт куя. Кайда гына эшләсә дә, башкаларга карата ихтирамлы, күндәм, тәртипле, кыскасы, мәгънәле тормыш алып баруы аңлашыла.
Тыл ветераны Бөек Җиңүнең 76 еллыгын каршыларга әзерләнә. Әле күп еллар бәйрәм тантаналарын күрү насыйп булсын аңа!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев