Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 76 ел

“Туган яктан икмәгең өзелмәсен”

"Әни, безнең әти кайткан! Әти кайткан! Әни, әни кара әле, ул бит безнең әти!" – дип, ике малай бакча сукмагыннан атлап килүче солдат каршына йөгерделәр.

Кечкенә  Диләфрүз дә "Әнием, ул минем дә әтием бит име? "- дип, вак бәрәңгеләр тутырылган кечкенә чиләген ташлап, абыйлары артыннан әтисе каршына ыргылды... Бик еракта калса да, ул көннәрне һич кенә дә күңелдән сызып атып булмый.

1941 елның 22 июнь таңы...Тирә-якка сугыш башланды дигән җан өшеткеч хәбәр таралды. Яше тулган барлык ир-егетләр  сугышка алынды. Аккүл Бигәнәй авылында яшәүче Гыйләҗиев Ибраһим абыйга да фронтка китәргә дигән хәбәр килә. 5 һәм 3 яшьлек ике улын, 3 айлык кызы Диләфрүзне куенына кысып, әнисе һәм хатыны Минниса белән саубуллашканда: "Без дошманны җиңеп кайтырбыз, әнкәй, Миннисаны ташлама, аңа ярдәм ит. Сыерны асрарга тырышыгыз, ач булмассыз. Балаларны саклагыз!"-ди. Әнисе Хөсниямал карчык: «Исән-сау бул, балам, туган йорттан икмәгең өзелмәсен», -дип, улына түгәрәк икмәген суза...

Ибраһим сугыш кырыннан гаиләсенә хатлар юллый, ә хатыны Минниса иренең исән - сау булуына сөенеп, тылда тырыш хезмәт куя. Каенанасы  Хөсниямал да аңа балаларны карашуда, йорт эшләрендә зур ярдәмче була. Авыр хезмәтле, сагышлы күз яшьле 4 ел үтеп китә.  Совет халкы Бөек Җиңүне каршылый. Сугышта исән калган солдатлар да берәм -берәм туган якларына юл ала.

Көз. Октябрьнең 7 се. Халык мәш килеп бәрәңге ала. Көн бик матур, кояшлы. Әниләре казыган бәрәңгене малайлар чүпләп, болдырга ташый. Нәкъ шул көнне  кечкенә  Диләфрүз беренче тапкыр "әти" сүзен әйтеп, сугыштан кайткан иң кадерле кешесенең кочагына сарыла. Казыйсы бәрәңге онытыла, бакчада  башланып киткән күрешү шатлыгы өйгә күчә. Күрше-тирә, туган- тумача җыела… Шулай итеп, нигездә әтиле тормыш башлана. Бер -бер артлы  тагын 4 малай  һәм бер кыз бала дөньяга килә. Абыйлары өйләнеп башлы - күзле булгач, Диләфрүзгә дә чират җитә. Ул 19 яше тулганда, күрше Сатыш авылына,  тирә якта дан тоткан Билал бабай нигезенә килен булып төшә. Алар ире Рафаэль белән бер-берсен яратып  гомер итәләр. Рафаэль абый колхозда җитәкче урыннарда эшләсә, Диләфрүз  фермада сыер сауган. Бер-бер артлы дүрт балалары туган. Яңа йорт салганнар. Тик бу йортта  бергә яшәү генә насыйп булмаган. Рафаэль  42 яшендә кинәт йөрәк өянәгеннән вафат булган. Ир үлде дип, артыннан үлеп булмый. Йорттагы  мал туар, 4 бала, олы яшьтәге  каенана- каенатасы да  кечкенә генә буйлы  Диләфрүз өстендә бит.  Иренең вафатыннан соң 4 ел үткәч, киленнәре тәрбиясендә булган каенанасы,  тагын 6 елдан соң каенатасы  Билал бабай да мәңгелеккә күчәләр.  Олыларның хәер-догасы беләндер, Диләфрүзнең алдагы тормышы үз агымына, матур гына дәвам итә, балалары да бик тәртипле булып үсеп, тормышта үз урыннарын табалар.  Сугыш чоры баласы  "кечкенә Диләфрүз" - минем әниемнең әбисе, без - оныкчыкларының дәү әбисе ул. Аның бүген 10 оныгы, әлегә 8 оныкчыгы  бар. Илебез халкы Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алган көннәрдә, балаларына хөрмәтле  Әни, онык - оныкчыкларга кадерле Дәү әби булып үз нигезендә  олы кызы Венера тәрбиясендә  80нче язына аяк атлый безнең Дәү әбиебез. Без аңа  балаларының, онык-онык­чык­ларының уңышларына сөенеп, сау- сәламәт булып яшәвен телибез.

Ильвина Шәйхуллина,

Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбенең VIII сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев