Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 77 ел

"Фронт сызыгын үткән гармун": Шекшедә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары өчен күчмә концерт оештырылды [+фото]

Шекше авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре "Фронт сызыгын үткән гармун" дигән акция оештырдылар, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары янына барып, алар игътибарына музыкаль программа тәкъдим иттеләр.

Бүген күп кенә музейларда сугыш чоры кораллары үрнәкләре белән янәшә Бөек Җиңүнең Бөек ядкарьләре буларак музыкаль инструментлар саклана. Алар арасында яшәргә көч биргән, сугышчыларның җаннарын дәвалаган, дошманны тетрәндергән, полкны һөҗүмгә алып барган гармун да бар. Солдат җаны якты дөньяга тартыла, гармун һәм җыр аны туган якларына, гаиләсенә күчерә. Ә өйдә аларны хатыны, балалары көтә. Мөхәррәм Рәкыйпов-тыл ветераны, Алан-Елга авылында туган, үскән һәм яши. Ул әле дә малай чагын, өлкәннәр белән бергә эшләгән авыр сугыш елларын, хезмәттән арып бераз ял итәргә туктаган вакытта әниләр, хатын-кызлар, кызлар башкарган моңсулык һәм өмет белән тулган җырларны еш искә ала. Тыл хезмәтчәне Асия апа Гайнанова да күз яшьләре аша яшь артистларга, оештыручыларга үз янына килеп хәл белгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Сугыш чоры балалары Ренат Ханнанов, Нәсимә Хисмәтова, Миннегөл Зәйнетдинова Кадыйр Таҗиев аккомпанементы астында үзләренең яшьлек җырларын башкардылар һәм аларга күрсәткән игътибар һәм хөрмәт өчен рәхмәт укыдылар. Балалар ветераннарга үз куллары белән ясаган чәчәкләр тапшырды, яттан өйрәнгән шигырьләрен сөйләде, озын гомер һәм сәламәтлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев