Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 77 ел

Тыл ветераны Салих Габдрахманов сугыш чорында күргән авырлыкларны һаман да оныта алмый

Бөек Ватан сугышы башланганда 9 яшьтә булган тыл ветераны Салих Габдрахманов бүген тугызынчы дистәсен түгәрәкләсә дә, ул чорда күргән авырлыкларны һаман да оныта алмый.

Бөек Ватан сугышы башланганда 9 яшьтә булган тыл ветераны Салих Габдрахманов бүген тугызынчы дистәсен түгәрәкләсә дә, ул чорда күргән авырлыкларны һаман да оныта алмый.

1932 елның 23 июлендә әнисе Түбән Шытсудан биш чакрым ераклыктагы басуда урак урганда дөньяга килгән Салих абыйга  бөтен гомерен үзенең кендек каны тамган басу-кырларында хезмәттә узарга язган булып чыга. Гаиләдәге җиденче төпчек малайга иркәләнеп яшәү насыйп булмый, тормыш нужаларын күп кичә. Ул үсмер чорга кергәндә илгә афәт килә: сугыш башлана. Әтисе Габдрахман абзый шахтадан имгәнеп кайту сәбәпле, аны сугышка алмыйлар. Өч абыйсы фронтка китә, өйдә өч кыз бала кала. Салих абый 4 сыйныфны тәмамлауга, авыл агайлары белән басуда  "кул астында" йөри башлый. Бабайлар тубал киеп орлыкны чәчә, нәни Салих буш җир калмасын өчен кайда кадәр чәчелгән   икәнлеген күрсәтеп бара. Иртәнге дүрттән басуда йөгерә-йөгерә  эшләгән малай караңгы төшкәч кенә кайтып егыла. Салих абый сөйләгәннәр куркыныч картина булып күз алдыннан уза тора, шомлы елларның  шаһите булган тыл ветераны хәтер сандыгын ипләп кенә актара. Үзендә балалык куркуы да бетмәгән килеш  төнлә  атлар көтүен, ачлы-туклы килеш икешәр ат, үгез  җигеп сука сукалавын да тетрәнеп искә ала ул. «Атларны чебен-черки җәфалый, камытларын киертә алмыйча азапланам. Үгезне авызлыклап сукалыйм. Аның өчен бер кило ипи бирәләр иде. Малкайлар  да арып ава, мин дә яннарына ятып бераз  хәл алам.  Нужаларны бик күп күргәнгәдер, берсе дә онытылмый", дип искә ала Салих абый. Тыл ветеранының зиһене яхшы, кәефе көр булса да,  үткәннәрен искә алганда тавышы калтыранып, күзеннән яшьләр дә тәгәри.  "Әзерәк беләккә көч кергәч, атлар белән  Явлаштаудан Иштуганга бүрәнә ташырга җибәрделәр. Колхоз кушуы буенча  биш ел шунда эшләдек. Әни бер йомарлам май, 1 чиләк бәрәңге биреп җибәрә. Авыл кешеләре безне бик теләп үзләренә яшәргә кертә. Чөнки хуҗаларга утын, печән алып кайтабыз", ди ул. Салих  Габдрахманов 1951 елда армиягә алынып, өч ел Украинаның Житомир өлкәсендә хезмәт итә. 1954 елда "Үрнәк"тә комбайнчылар әзерләү курсларында укып кайтып, гомере буе техника иярли. Яшьтән карусыз, тырыш егет колхозның  алдынгы комбайнчысы булып танылып, күп бүләкләргә, Мактау кәгазьләренә лаек була.   «Беренче Май"га кушылганчы  авылыбыз "Ил шат" колхозы дип атала иде. Бер елны урып-җыюда 1 урынны алган өчен "Иж-Юпитер" мотоциклы бирделәр. Борчак чаптырганда 1 урынны алган өчен  басуга килеп Зөһрә Латыйпова дигән кеше зур сәгать бүләк итте. Гомерем буе техникада булдым, иртә яздан чәчүдә, ул беткәч комбайн ремонты, аннан урак башлана.  Без эшләгән заманда комбайннарның кабиналары да хәзерге кебек түгел иде шул. Өсте ачык, шуннан мотовило йөзгә тузанны бәреп кенә бара. Үпкәгә тузан тула. Бик авыр чорларда эшләдек. Бик тырышып, булсынга дип эшләдем. Йоклап яшәмәдем. Эшләмәсәм, болар булыр идеме соң?" ди Салих абый күкрәк тулы медальләре белән горурланып. Тәртип, төпле акыл белән яшәгәнлеге һәр сүзеннән аңлашыла, начар гадәтләрне якын китертмәвен үзе дә яшерми. Яшьли  кавышкан җәмәгате Нәсимә апа белән 51 ел үрнәк гомер кичереп, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Олы улы Гарафиян, Нәсимә апа  бүген фани дөньяда юк инде. Салих абый яшьли сәламәтлеге какшаган кызы Рузия белән  бер-беренә терәк, таяныч булып гомер кичерә.  "Кызым тормышымны алып бармаса, тәрбияләмәсә, болай озак яши алмаган булыр идем. Даруын да эчерә, уколын да кадый. Кечкенәдән авыр хезмәттә булуның да тәэсире булмый калмагандыр: җиде операция кичердем. Аллаһ гомеремне биргәч, барысыннан да савыгып, яшәп торам. Авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетовка рәхмәтем зур, бик ярдәмчел, игелекле егет. Социаль хезмәткәребез  Альбинаның  зур  булышлыгында яшибез. Бүгенге көнебез Аллага шөкер», ди тыл ветераны.

Салих абый кебек  һәркемгә рәхмәтле,  йөзеннән нур бөркелүче  ихлас  кешеләр - тырыш ил агалары  белән аралашу күңелгә рәхәтлек өсти, тыныч тормышның кадерен белергә, булганына  шөкрана итәргә өйрәтә.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев