Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • БАР ЯХШЫЛЫК АЛАРДА

    Дөньяда барлык кешенең дә күңел түрендә зур урын алып торучы бер зат була. Ул безне бу җиргә китерүче - Ана!

    Бу сүзне ишетү белән күңелгә җылы кергәндәй була, йөрәк ешрак тибә башлый. Без - әниләребез өчен яшәү чыганагы, алга таба яшәү көче биреп торучылар. Шуңа да аларга авырлык китерү - зур гөнаһ. Тугыз ай буе карыныңда йөрткән баладан битарафлылык күрүдән дә авыр хәсрәт була да алмыйдыр. Әниеңне кулыннан тоткач та сөенеп куясың, күзләренә карагач көләсең, яратуыңны йөрәк түреннән алып аңа җиткерәсең.

    Кем генә булмыйк без, нинди генә эш-гамәлләр кылмыйк, югары дәрәҗәләргә ирешмик, иң беренче чиратта һәммәбез дә бу дөньяга безне бүләк иткән Әниебезгә бурычлы.

    Минем әнием Гүзәл Хәсәнша кызы Фазылова 1970 елның ноябрь аенда дөньяга килә. Аның туган көне минем өчен иң матур көн. Әнием безне тормыш итү серләренә төшендерә. Мине, ике сеңлемне һәм абыемны тигез тәрбияләп, кеше итәргә тырыша. Башкаларга да ярдәм кулы сузарга гел әзер. Мин аны бу сыйфатлары өчен дә яратам. Үзем дә шундый булырга тырышам. Мин аның елмайган вакытын үлеп яратам. Минем өчен инде иң мөһиме - әтием белән әниемне уңышларым белән сөендереп яшәү. Әтием белән әнием ай-яй пар килгәннәр дә инде! Берсен берсе яратып, хөрмәт итеп яшиләр. Мин әнием шикелле булырга телим. Аның күңеле ак кар аклыгыннан да аграк, йөрәк җылысы галәмне кочарлык кайнар...

    Әниләр күңеле искиткеч нечкә. Аларның күзләрен яшь­ләндерергә бер сүз җитә. Әйдәгез! Барыбыз да әниләрне кадерлик. Аларга бәхетле көннәрне күбрәк бүләк итик.

    Таңсылу Фазылова,

    Тимершык урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: