Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Бәхетле картлык

    Бу язмамны “Бәхетле картлык” дип атар идем. Чөнки яшьлек елларыбызны искә алсак, аны бер дә сагына торган түгел. Мин 1942 елда туганмын. Без – сугыш чоры балалары, бар эш кул көче белән башкарылган авыр чорда үстек. Ул заманны хәзерге тормыш белән чагыштырып карыйм да, хәйран калам.

    Илбашларына камил  акыл һәм сабырлык бирсен дә, шушы рәхәтлектән  аермасын Раббым, дим. Өлкәннәрне  кайгыртып, тормышыбызга тагын бер куаныч  өстәлде: хастаханәгә тикшерүләр үтәргә барыр өчен машина бирелгән. Оет авылы фельдшерыбыз Энҗе башта бар кирәкле  язуларны тутырып, күзләрне тикшереп, икенче  көнне иртәнге сәгать 9га   килеп җитәргә тиешлегебезне  аңлатты. Машина  килгәч, хәерле юл теләп озатып калды.  Йөртүче Илназ да бик ипле кеше булып чыкты.  Хастаханәдә безне көтелгән кунаклар кебек терапия бүлеге шәфкать туташы Зөһрә Мәкъсут кызы  каршы  алып, тиешле кабинетларга  йөртте. Һәр табиб якты   йөз, тәмле тел белән тикшерде.  Аннары шофер Илназ безне авылга кайтарып куйды, медпункт ишек  алдында кабат Энҗе каршы  алды.  Хастаханәдә үзебез генә  йөрсәк,  аңгыраеп бетә идек.  Илгә олыларны зурлауларыннан  чыгып бәя бир, диләр.   Язылганнардан чыгып,  республика  җитәкчеләренә,  район башлыгы Рәис Нургалиевичка,  баш табибыбыз Марат Рафаэловичка  олы рәхмәтләребезне җиткерәсем  килә. Барыбыз да сау-сәламәт, бәхетле булсак  иде.

    Фирая Гыйльметдинова,

    Оет авылы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: