Саба таңнары

Бәрәкәтле гомер...

Адәм баласына фани дөнья гомере бер генә бирелә. Шул гомерне кем ничек үткәрә бит, шунысы әһәмиятле. Тегеләй дә уза гомер, болай да үтә. Иң мөһиме: гомер көзен бәрәкәтле, тыныч гаиләдә каршы алу кирәк. Яңа Мичән авылында туып, Байлар Сабасында яшәүче Гафур абый Галиев бала вакытыннан ук тормыш арбасына җигелгән, ә...

Башкортстан якларына итек басарга чыгучыларга ияреп, йон тетүдән башлый ул хезмәт юлын. "Ул вакытта машиналар юк иде бит, малайлыкта өч ел йон тетеп йөрдем. Әтием тегүче дә, итекче дә, балта остасы да булган. Тик миңа тугыз яшь вакытта үлеп китә, уртанчы малай булсам да, шул көннән тормышның авыр йөге минем җилкәгә төште", - ди ул балачагын искә алып. Узганнарны хәтерләгәндә күңеле нечкәреп, күзләре дә яшьләнә Гафур абыйның. Кырык ике яшендә тол калган әнисе ялгызы гына алты баланы аякка бастыра. Балаларының тамагын тук итәр өчен көнлекче булып та эшли. Әнисенә булышасы килү теләге белән армиягә киткәнче сыерлар көтәргә алына, аннан соң Ереван шәһәрендә өч ел солдат хезмәтен үти. Хезмәт срогы беткәч, акча эшләп тормышын җайлау нияте белән Киселевск шәһәрендәге туганы янына китә. Заводта эшләп йөргән чагында, шәһәргә татар кызлары килгән дигән хәбәр ишетеп, күңеле кузгалып ала егетнең. Чит җирләрдә татар кызлары килгән, дигән хәбәр күктән ишелеп төшкән бәхет яңгыры кебек. Туган яктан еракта татар кызына тартылу көче тагын да нык булган күрәсең, бәлки насыйбына күрә эзләп таба егет бер дә таныш түгел кызны. Эзләве дә бушка китми. Арча кызы, гомерлек яры - Сания апа белән заводның тулай торагында табышалар, танышалар, кавышалар. Тормыш итү, балалар үстерү, киләчәккә булган, якты хыялларын чынга ашыру өчен акчалы һәм төпле эш урыны кирәк. Шундый уйлар белән Можгага кадәр барып җитә. Эшкә кытлык чорында анда да колач җәеп каршы алмыйлар. "Минем бурыч иң беренче әнине йортлы итү иде. Шушы максатымны алга куеп, Сабага килеп кабат эш эзләп карарга булдым", - ди Гафур абый. Саба урта мәктәбенең кычытканлыгында ташландык хәлдә яткан машинаны аякка бастырып, 12 ел шунда эшли. Аннан соң да күп кенә иске техникага яңа сулыш өреп хезмәт куя. Искегә тимә, исең китәр дисәләр дә, чоры шундый - башка чара юк. Булганны саклап, төзәткәләп, әрҗәсен агачтан булса да ясап йөрисе. Әле шул иске машина белән күпме хезмәт башкарасы. Юлларда да бүгенге кебек асфальт ялтырамый. Мәктәпләрне утын, күмер ташып җылыту, укытучыларга утын әзерләү һәм башка эшләр кул көче белән башкарылган вакыт.

Хезмәт юлын 1965 елда Саба урта мәктәбендә башлаган Гафур абыйга әллә ничә директор белән эшләргә туры килә. Һәркайсысы белән уртак тел табып эш итә ул. Үзенең хезмәтен яратып башкаруы, тырышлыгы ярдәм иткән дә инде аңа. Гаиләсендә дә бик ипле, булдыклы ир, ата булып гомер иткән Гафур абый. Гомер юлдашы Сания апа белән биш кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Алар да оныклар, оныкчыклар белән куандырган үзләрен.

Хезмәтендә, гаиләсендә генә түгел, үзе яши торган урамда да бик хөрмәткә лаек икән ил агасы. "Безнең урамның бакчачысы ул. Алма төшеннән үстергән алмагачлары да урамга ямь биреп үсеп килә. Урамыбыз матур булсынга, алмагачлыкка әйләнсенгә утыртты. Киңәш сорасаң, төпле фикерен әйтә", - дип күршеләре мактап туя алмый. Ә Гафур абый үзе күршеләрен мактый. Менә бит, гадилек, ихласлык кайда ул?!

"Яшь булып калыр өчен хәрәкәт кирәк. Кышын чаңгыда йөрергә чыгам, берничә ел тимераякка да басып карадым. Быел, Аллаһ Тәгаләгә, шөкер, Рамазан аенда тәравих намазларына да йөрдем", - ди соңгы вакытта җомгаларны калдырмаучы яшь күңелле Гафур абый. Үткәннәргә күз салып, еллар юкка яшәлмәгән, дип әйтә алсаң, күңелгә рәхәт. Әлеге гаилә барысына да хезмәт аша ирешкән, тормышлары да шуңа бәрәкәтле.

З.Сәмигуллина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 19 ноября 2017 в 14:43
    Рәшидә Җиһаншинаның тууына – 100 ел Татар театрын үстерүгә зур өлеш керткән зыялылар Габдулла Кариев, Галиәсгар Камал, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Гөлсем Болгарская, Касыйм Шамил, Вәли Мортазин, Зәйни Солтанов, Фатыйма Ильская, Мохтар Мутин, Нәгыймә Таҗдарова һәм башка бик күп сәнгать әһелләре янәшәсендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншинаның лаеклы урыны бар.
    26
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 13:22
    Сабада үзара салым буенча референдум бара (фото) Бүген иртәнге сәгать җидедән Саба районының барлык авыл җирлекләрендә участок сайлау комиссияләре эшли башлады.
    63
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 12:51
    МАЙДА ПЕШКӘН ЭРЕМЧЕК БӨККӘНЕ Майда чыжылдап пешкән эремчек бөккәне рецептын тәкъдим итәм.
    29
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 12:47
    Халык нинди кино карый? Халыкның күбесе кинотеатрларга елына берничә генә тапкыр бара һәм күбрәк мелодрамаларга өстенлек бирә икән. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы үткәргән сораштыру буенча, халыкның 22 проценты берничә елга бер генә тапкыр кинотеатрга бара. Респондентларның 33 проценты аена – берничә мәртәбә, 3 проценты атнасына берничә тапкыр кинотеатрда кино карый.
    31
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 12:42
    В Госдуме рассказали, почему плацкарт стал дороже самолёта Сергей Тен объяснил НСН, что к высоким ценам на билеты привела громоздкая структура РЖД.
    43
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 11:13
    Татарстанда үзсалым референдумы уза Татарстанның төрле авылларында үзсалым референдумнары уза. 50 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән очракта референдум гамәли санала.
    53
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 11:07
    ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ ЯРМИНКӘЛӘР: БӘЯЛӘР ТҮБӘН, СЫЙФАТ ЮГАРЫ Килде ярминкә даулап, Килде ярминкә шаулап, Бәхет, муллыклар яулап. Сентябрьдән декабрь ахырларынача шәһәр халкы көзге сый-хөрмәткә кинәнә. Быел көзге ярминкәләр 23 нче декабрьгә кадәр оештырылачак дип вәгъдә ителә.
    54
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 09:54
    19 НОЯБРЯ ДЕНЬ РАКЕТНЫХ ВОЙСК И АРТИЛЛЕРИИ Ежегодно 19 ноября в нашей стране отмечается памятный день Вооруженных Сил России — День ракетных войск и артиллерии, согласно Указу Президента РФ № 549 от 31 мая 2006 года «Об установлении профессиональных праздников и памятных дней в Вооруженных силах РФ».
    34
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 09:47
    Татарстанда томан төшә һәм җепшек кар явуы көтелә Төнге һава температурсы -5 градуска кадәр төшә.
    43
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 09:42
    Филүс Каһиров социаль челтәрләр белән нигә кулланмавын әйтте [видео] Замана бер дә туктамый алга бара. Элек, мәсәлән, җырчыларны бары радиолардан ишетеп белгәннәр. Ә хәзер тамашачы яраткан җырчысы белән гел янәшә була ала. Социаль челтәрләр сәхнә арты, шәхси тормышны да чагылдыра. Туры эфирда аралашу мөмкинлеген дә бирә. Тик менә Филүс Каһиров социаль челтәрләр белән актив кулланучылар рәтенә керми. Ләкин сез аны 28 ноябрьдә узачак «1000 рәхмәт» хәйрия фестивалендә күрә алачаксыз.
    46
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 09:38
    Тоттырмый торган акча Безнең халык тотып карамыйча ышанмый инде ул, һәрбер яңа әйбергә шикләнебрәк карый. Ун-унбиш еллар элек кәрәзле телефоннарга да шулайрак караучылар күп иде, янәсе, ул эшмәкәрләргә генә кирәк. Баксаң, ул һәркем өчен уңайлы җайланма икән. 50 ел элек, эш өчен компьютер кирәк, дисәләр, кешеләр моны бөтенләй аңламыйча, шулай диючегә сәерсенеп тә карарлар иде. Бүген моңа берәүнең дә исе китми, әйтерсең лә ул күптән булган һәм элек аңардан башка ничек яшәлгән дип аптыраучылар бар. Инновация өлкәсе яңарып тора, ул безнең кулларга әллә нинди яңа әйберләр тоттырып бетерер әле, акчаң гына җитсен.
    78
    0
    0
  • 18 ноября 2017 в 22:52
    Кукмара районында юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән Кукмара – Шәмәрдән юлының 20 чакрымында чит ил автомобиле юл читенә төшеп капланган.
    242
    0
    0
  • 18 ноября 2017 в 22:48
    Лесхоз авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Охшаш булмаганнар бердәмлеге” тәрбияви сәгать үткәрде (Мәдәният бүлеге) Бүгенге җәмгыятьтә толерантлы булуның әһәмияте чиксез зур. Төрле милләт һәм дин вәкилләреннән торучы Җир шары халкы бүген бер-берсе белән бик тыгыз элемтәдә тора.
    69
    0
    1
  • 6 ноября 2017 в 20:29
    Соревнования по корэш среди мужчин на призы газеты «Саба таннары»
  • 23 октября 2017 в 15:42
    День призывника в Сабинском районе
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 16:56
    Игътибар! Эшкә чакырабыз! "Саба таңнары" редакциясенә компьютерны яхшы белүче web редактор чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-58