Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Диңгезче Гәрәевлар [+фото]

Флотта хезмәт итү элек-электән егетләр өчен зур дәрәҗә булган. Ватан сакчылары бәйрәменең дә 1993 елга кадәр Совет армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне дип йөртелүе күпне сөйли.

Ә балалары турында сүз чыкканда: "Минем улым моряк булып хезмәт итте",- дип әйткән аналарның ничек горурланып куюларын бөтен күңелең белән тоясың. Әтиләре һәм уллары диңгезче булган гаиләләр дә байтак районыбызда. Шундыйларның берсе - Урта Нырты авылында яшәүче Гәрәевлар нәселе.

Аларның диңгезчеләр династиясенә 1902 елда туган Гыйльметдин абый нигез сала. Ул илебезгә фашистлар басып кергәч, сугышка алына һәм Ленинград фронтының диңгез пехотасында пулеметчы була. Ул хезмәт иткән 4нче бригада шәһәр өчен гаять әһәмиятле Ладога күле (биредән шәһәрне азык-төлек белән тәэмин иткән "Тормыш юлы" үтә) буенда оборонада тора. Кызылфлотчы Г.Гәрәев 1942 елның февралендә каты яралана һәм тылга озатыла. Аны "Ленинград оборонасы өчен" медале белән бүләклиләр. 1996 елда вафат була.

Гыйльметдин абыйның диңгезче эстафетасын 1938 елда туган улы Миңневәгыйз дәвам итә. Егерме яше тулгач, ул да флотка алына һәм хәрби бурычын үтәргә әтисе дошманнарга каршы сугышкан Балтыйк буена җибәрелә. Россиянең данлы флотында "моторист" белгечлеге үзләштергәч, аны Кара диңгездәге миналар белән атака ясаучы "Блестящий" корабленә күчерәләр. Миңневәгыйз Гәрәев сөйләгәннәрдән: "Мин Кара диңгезгә килгәндә "Блестящий"ның ПЛО-56 проекты буенча яңартылган вакыты иде 1960 елда аны Тын океан флоты составына кертү турында карар кабул иттеләр. Без Урта һәм Кызыл диңгезләр Һинд океаны аша үтеп, озакка сузылган походтан соң октябрь аенда Камчаткага барып җиттек..."

М.Гәрәевның флоти­лия­­дә алган белгечлеге туган авылына кайткач, тракторчы, автомобиль паркы мөдире булып эшләгәндә дә бик ярап куя. 1973 елда "Хезмәт уңышлары өчен" медале белән бүләкләнә. Гөлчирә апа (хәзер икесе дә вафат инде) белән гаилә корып, өч ул үстерәләр һәм алар барысы да Ватан алдындагы хәрби бурычларын флотта үтиләр.

Олысы Илгиз Североморск шәһәрендә хезмәт итә, автомобильдә Төньяк боз океанына чыгучы корабльләрне кирәк-яраклар белән тәэмин итә. Хәзерге вакытта Казанда яши.

Гәрәевларның уртанчы уллары Илнур диңгезче династиясен Тын океанда дәвам итә. Хәрби бурычын зенит-ракета батареясында үти. 1987 елда И.Гәрәевны Вьетнамга - Көньяк Кытай диңгезе буенда урнашкан Камрань базасына командировкага җибәрәләр. Матрос Илнур Гәрәев 355нче рота составында биредәге хәрби объектларны сак­лый. Хәзерге вакытта туган авылында яши һәм эшли.

Гәрәевларның кече уллары Илдар исә флотта нәкъ менә әтисе һәм бабасының диңгезчеләр булганлыктан хезмәт итә. Моның династия белән бәйле кызыклы тарихы бар. Илдар армиягә чакыруны Кама политехника институтын тәмамлагач ала. Казан хәрби комиссариатында егетне Псков дивизиясенә десантчылар сафын тулыландыру өчен җибәрелергә тиешле командага кертәләр. Шулчак Илдар җыелу пунктында Кара диңгез флотыннан килгән офицерны очрата һәм аңа бабасының, әтисенең, тагын ике абыйсының барысы да диңгезчеләр булуы турында сөйли. Офицер моны кичекмәстән комиссариатның 2нче бүлеге начальнигына җиткерә. Мәсьәлә тиз хәл ителә: Илдар Гәрәев Псковка барасы урынга, Кара диңгез флотына китә. Якташым Севастопольдә генерал Октябрьский исемендәге хәрби водолазлар мәктәбен тәмамлый. Биредә ул вакытта су астында эретеп ябыштыру, шартлату операцияләре үткәрү, коткару эшләре алып бару буенча белгечләрне СССРның барлык флотлары өчен әзерлиләр.

- Су астына әле төшә генә башлаган водолазларга "трехболтовка" дип аталган кием бирәләр иде. Авырлыгы 80 килограммнан арта. Су астында эшләү өчен көчле, психологик яктан әзер кешеләр кирәк. Водолаз хезмәте кагыйдәләре буенча су астына төшәргә теләмәгән матросны моңа мәҗбүр итәргә ярамый. Әмма мин хезмәт иткәндә мондый хәл булмады,- дип сөйли Илдар Гәрәев.

Мәктәп тәмамлагач, аны Севастопольдәге 167нче авария-коткару отрядына җибәрәләр һәм диңгезчеләр эстафетасын дәвам итүче водолаз югары класслы коткаручы булып таныла. И.Гәрәевка 80 метрга кадәр тирәнлеккә төшәргә дә рөхсәт бирәләр. Якташым Хәрби-Диңгез Флоты көне уңаеннан Севастопольдә үткәрел­гән парадта да катнаша. Тантана вакытында диңгездән "Утыз өч баһадир" төркеме чыга һәм горур рәвештә мәйдан буйлап үтә. Утыз өч баһадирның берсе I статьялы старшина Илдар Гәрәев була.

Хәзер запастагы диңгезче туган ягында яши, авыл хуҗалыгы тармагында баш инженер булып эшли. Диңгезче Гәрәевлар Ватан алдындагы хәрби бурычларның намус белән, күпләргә үрнәк булырлык итеп үтәде­ләр, дияр идем.

Илсур Мусин,

Завод-Нырты урта мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев