Саба таңнары

Дорфа, түземсез, үзенә ошамаган эшләр өчен ачуланып торучы кеше таза психикалы бала үстерә алмаячак

Психология фәннәре га­лиме Элизабет Херлок 1925 елда тәҗрибә үткәрә. Дүртенчедән алып алтынчы сыйныф укучыларына биш көн рәттән төрле мәсьәләләр чишәргә кушалар.

Аларны төркемнәргә бүлеп, беренчеләрен исемнәрен атап, мактап торалар. Икенче төркемне мактаудан тыш начар эшләре өчен шелтәлиләр. Өчен­челәренә башка­ларның казанышларын күрсәтәләр, тик үзләрен мактамыйлар да, шелтәләмиләр дә. Ә дүртенче төркемне игътибарсыз калдыралар.

Беренче ике төркем икен­че көнне дә яхшы билгеләр ала, тик аннары бу күрсәткеч үз­гәрә. Кимчелекләре өчен шелтә алучылар игътибарсыз калган төркем­дәгеләр кебек билгеләр ала башлый. Гел макталган укучыларның күрсәткечләре тәҗри­бәнең бишенче көненә тикле үсә бара. Яхшы да, начар да бәяләнмәгән ике төркемнең билгеләре тәҗрибәнең башыннан ахырына тикле түбән була.

Нәтиҗә шул: әгәр көчле, талантлы, киләчәккә курку аша түгел, ә кызыксыну белән карый торган ил батырлары үстерергә теләсәк, аларның тискәре якларын күрмәскә өйрәнергә кирәк. Психолог Юнг үзенең бер китабында Шәүлә терминын ачып бирә. Аның әйтүенчә, һәр кешедә үзе күрергә теләми торган сыйфатлар бар. Алар без кечкенә вакытта барлыкка килә һәм Шәүлә дип аталалар. Әйтик, кемне дә булса, син дорфа, дип ачуланган булсалар, ул шул сыйфатын кимчелек итеп күреп үсә. Инде тормышта дорфалык кулланырга туры килсә, үзен-үзе аклап, ялгышын курми. Димәк, кимчелекне шәүләгә әйләндерү аны бетерми. Киресенчә, кеше үз ялгышын күреп, аннан нәтиҗә ясый алмаска әйләнә - "сукырая". Психолог әйтүенчә, шәүлә булу тормышыбызны авы­райта, шул сәбәпле организм аны, үзебезгә күрсәтү өчен, кешегә проекцияли икән. Ягъни башка берәүдә кимчелек күрү - бу аның ул кешедә түгел, үзеңдә булуын аңлата.

Сабыйларны тәрбиялә­гәндә сабырлык юлыннан баручылар гына ота. Дорфа, түземсез, үзенә ошамаган эшләр өчен ачуланып торучы, әлбәттә, киң күңелле, таза психикалы бала үстерә алмаячак. Сабыйга бит бар нәрсәне дә эшләп, тотып карарга кирәк. Аның баш мие минут саен диярлек ачышлар ясап тора. Без үзебез дөньяны аклы-каралы гына итеп күреп, балаларның тормышына зур зыян китерүебез бар. Аларга сугу да кызык, кычкыру да, вату да, су белән уйнау, урамда комда әвәләнү. Сабый "кием пычрана" дигән сүзләрне аңламый. Аның өчен дөнья искиткеч матур, кызык һәм аның бер генә теләге - шул гүзәллекне өйрәнү.

Энштейн әйткән: "Без барыбыз да гений. Тик балыкны агачка менү сәләтенә карап гаепләсәгез, ул гомер буе үзен наданга санап яшәячәк". Балаларда киләчәктә кем буласын аңларга тырышып, талантлар эзләсәк, без аларга бәхет юлларын ачабыз. Инде бар эшләрендә явызлык, ялкаулык, наданлык күрсәк, әлбәттә, талантларын юкка чыгарабыз. Кеше бер үк вакытта математик та, спортчы да, язучы да, галим дә, лидер да була алмый.

Юнг әйтүенчә, «шәүлә»дә күп очракта кешенең талантлары яшерелгән була. Бала берничек тә безнең кебек үк уйлый да, яши дә алмый. Ул уникаль һәм шуны аңлап дөрес тәрбия методларын кулланмаган очракта без аның бөтен талантларын шәүләгә кертүебез бар. Әлбәттә, бу сабыйның бар эшенә дә "яшел төс" дигән сүз түгел. Тик без кимчелек дип күргән эшләрен туктатмаска, ә дөрес якка юнәтергә кирәк. Инде көчле икән, ярышларга йөрсен, турникларга менсен, урамда йөрергә яратмаса, китаплар укып, рәсемнәр ясасын, йомшак күңелле булса - шагыйрь, рәссам чыгар.

Бер танышым кара тәнле булып үскән. Сабый чактан яшьтәшләре аны җәберләгән. "Кыз булуыма карамастан, урамда тотып кыйныйлар иде" - ди ул. Бала чагым да, яшьлегем дә бик авыр үтте дип сөйли. «Казанга килеп мулатка булуымны, бу кимчелек түгел, ә, киресенчә, үзенчәлек икәнлеген аңладым», - диде танышым. Бүгенге көндә берничә компания аңа "комания йөзе" итеп алырга контракт төзергә тәкъдим итә. "Шәһәргә чыгып китмәгән булсам, бүген дә шул хәлдә яшәр идем әле", - диде авыр сулап.

Бу бер кеше тормышы. Ә күпме соң андый тормышлар? Бик күп. Андый балачакны кичерү өчен күпме түземлек кирәк бит. Шуңа күрә сабыйларның талантларын гына күрү түгел, башкаларның алардан аермалы, һәр кеше уникаль булуын да аңлатырга кирәк. Барыбызда төрле яктан җитешсәк, без бер беребезгә кирәк тә булмас идек. Һөнәрләрнең дә кирәге калмас иде. Шул "кимчелекләр" булу сәбәпле без барыбыз да бердәм булып яшибез дә инде. Чөнки үзебездән булдыра алган эштән килгән акчаны түләп, үзебездә булмаганның артыннан барабыз, түлибез һәм алабыз.

Азат Гайнуллин,

Шәмәрдән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 17 май 2018 - 16:45
    “Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"
  • 17 май 2018 - 10:59
    Девочка молится и плачет
Ночной режим