«Я күзле буласың, я күзсез каласың», диделәр
«Күзгә каты әйбер кереп, сукыр кала яздым...»
Адәм баласы якты дөньяга килгән сәгатьтән башлап Аллаһы Тәгалә тарафыннан язмышына язылганны күрә башлый. Без, мин дөньяга килгәннән соң, дүртәү яшәдек: әбием Латыйфа, әнием Мәшүдә һәм без. Алар икесе дә 86 яшькә җитеп, бер мәртәбә дә табибка бармыйча дөньядан китеп бардылар. Абыем Мидхәт армиядән 3нче төркем инвалид булып кайтты. Группадагы кешегә кызлар карамас дип, моны раслаучы документын үз кулы белән тапшырып, өйләнеп, балалар, оныклар үстереп, 72 яшькә кадәр яшәде. Мин туганчы өч ай алдан әтинең сугышта хәбәрсез югалуы турында язу килгән. Әни мине алып кайтасы көнгә кадәр колхоз эшендә була. Бәбиләгән көнне дә бригадир кереп эшкә әйтә. Әби мәрхүмә бригадирга:
“Бүген бара алмый, без малай алып кайттык”,– дип җавап бирә.
Мин дөньяга күп кешеләрдә була торган “зайчая губа – волчья пасть” дигән зәгыйфлек белән килдем. Безнең авылда гына андый кешеләр җидәү иде, бер гаиләдә икәү булган очрагы да бар. Унөч яшемдә Казанның Бутлеров урамындагы кечкенә генә хастаханәдә миңа ике сәгать дәвамында күргәзмә операция ясадылар. Егермеләп кеше карап, өйрәнеп торды. Совет заманында андый катлаулы операцияләргә бер тиен акча да сорамадылар. Хәзер күпме түлиседер, белмим. Үсеп җитеп эшли башлагач, аягымны сындырдым. Анда да махсус самолет чакыртып, Казандагы 6нчы сырхауханәдә дәвалап кайтардылар. 2015 елда республика клиник хастаханәсендә ике аягыма да эндопротез куйдылар. Шуның өчен мин хөкүмәтебезгә дә, минем сәламәтлегем өчен күп көч куйган табибларга рәхмәтлемен.
Инде сүз ахырында мәкаләмә исем итеп куелган төп язмага күчим. Яшьлекнең иң матур чагында Саба АТПсында шофер булып эшләдем. Безне урак өстендә хуҗалыкларга ашлык ташу өчен җибәрәләр иде. Өч шофер Галимҗан Сабирҗанов, Айрат Галимов һәм мин Саба районының Ленин исемендәге колхозына билгеләндек. Олы Саурыштан Шәмәрдәнгә алтышар рейс ясаган көннәр булды. Яшьлек бит инде ул. Ярыймы-ярамыймы, тәрәзәне ачып башны тыгып йөрибез. Шулай чаптырып кайтып килгәндә күзгә бик каты әйбер керде. Авылда тел очы белән күздән чүп ала белә торган өч хатын-кыз: Фәйрүзә, Сания, Әминә апалар бар иде. Алар бар да мәрхүмнәр инде, урыннары җәннәттә булсын. Мин аларның барысына да бардым, күзне карадылар да безнең кулдан килми, каты әйбер эчкә баткан дип, миңа ярдәм итә алмадылар. Күзнең авыртуына чыдар хәл юк. Менеп киттем Сабага. Мине бер хатын-кыз карады, табиб булгандырмы, шәфкать туташымы – авыртуым белән исеме дә, йөзе дә хәтердә калмаган. Рәхмәт яугыры, ул минем күзне тикшерде дә:
“Тәвәкәлләп карыйм, бәхетле икәнсең, күзле буласың, йә күзсез каласың, шуның өчен ризалыгыңны биреп язу яз”,– диде.
Мин җәфаланып язу яздым. Шул арада ул әйбер тегә торган нечкә генә инәгә җеп урады да спиртка манчып, күзгә кадап таш кисәген алды.
“Егет бәхетең бар икән, тагын бер ярты сәгать йөрсәң, күзсез калыр идең”, – диде.
Күп гомерләр узса да яхшылык онытылмый. Ул вакытта яшьлек белән рәхмәт әйттем дә, чыгып киттем. Хәзер хастаханәгә барган саен күземнән таш кыйпылчыгын алган кешенең кем икәнен беләсе килеп сорашам, ләкин белүче юк. Бәлки исәндер, бу язмам аны күрергә ярдәм итсә иде.
Габделәхәт Шакиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев