Саба таңнары

Их, сугыш булмаган булса...

Бик тә яраткан җырчыбыз В.Толкунова башкаруындагы "Если б не было войны" дигән җырны тыңласам, хәзер дә күңелем әллә нишли, дулкынланмыйча кала алганым юк.

"Их, әгәр сугыш булмаган булса" дигән сүзләрне әле дә миллионнар кабатлый, яшьли тол калган әбиләрнең иреннәре кыймылдаганда да шул сүзләр әйтеләдер кебек тоела. В.Толкунова җырында өлешчә булса да минем дә кичерешләрем бар. Сугыш башланып әтием фронтка киткәндә барысын да аңлап елый торган сигез яшьлек малай идем. Әниемнең энесе Кашшаф абыйны да озаттык. Сугышлар булмас, берсен-берсе яратып яшәгән кешеләр беркайчан да аерылмаслар, сагыну сагышлары кичермәсләр дип уйлап ялгышканмын икән. Сугышның әле бик зәһәре, үтә фаҗигалесе калган булган...

Әти-абыйларны фронтка озатырга мин дә бардым. Кашшаф абый 14 телле, җиздән ясалган гармунында хәйран сыздыргач: "Мә, энем, мин сугыштан фашистларны җиңеп кайтканчы яхшы итеп уйнарга өйрән, җырлап каршы алырсың",- дип гармунын миңа сузды. Әзрәк төймәләренә баскалый белә идем. Яхшы ук уйнамасам да, юлның бер өлешендә гармун тавышын мин чыгардым.

Әмма гел гармун уйнап утырыр чак түгел иде шул. Бик тә авыр заманнар җитте, ачлык үзен нык сиздерә башлады. Төп ризык бәрәнге иде, кыш уртасында ул да бетте. Өйдәге затлырак әйберләрне бәрәңгегә алыштырырга туры килде. Укулар авырлашты. Дәресләр тәмамлангач, укытучы Галимә апабыз хәллерәк малайларны урманга алып китә. Кечкенә чаналарга салып утын тартып кайтабыз. Сугышның беренче кышын шулай ач һәм хәлсез чыктык. Яз исә безне күп эшләр көтә иде. Дәү апалар белән басу сөрергә, ашлык чәчәргә чыгабыз. Чәчкечләргә җигелгән атларны бик оста йөртә белергә кирәк иде. Муенга тубал асып та күп җирләр чәчтек. Ә көзен алынган уңышның бер өлеше сугыш булган өлкәләргә китеп бара.

Авылда яраланып кайтучы солдатлар күренә башлады. 1943 елда бер кулын югалтып әтиебез кайтты. Апам үсеп җитеп, тракторчы булып эшли башлады. Тормышыбыз бераз җиңеләйде. Мин Кашшаф абыйның сүзен тотып хәйран оста гармунчы булып үстем. Бер кышның салкын кичендә пәлтә-бүрекләрен салмыйча залда утырган авылдашларыбыз алдында концерт куйганчы әле дә яхшы хәтерлим. Укытучы апам миңа гармунда үзем уйнап җырларга кушкач, сәхнәдән урындыклар янына төшеп бастым да, оялуымнан күзләремне чытырдатып йомып җырлап җибәрдем. Күзләремне җырлап бетергәч кенә ачтым. Шаулатып кул чаптылар, һай, бу егет чын артист икән дип, мактау сүзләре әйттеләр. Соңыннан бер апа килеп, аркамнан да сөйде әле.

Әйе, өйрәндем мин гармунга. 1945 елның 9 маенда, сугыш бетте, без җиңдек дип авыл буйлап йөгерә-йөгерә шатлык өләшеп йөрдек. Инде абыйның кайтканын көтәбез. Сугыш беткәч тә, көтүдән туктамадык. Үле гәүдәсен күрмәгәч, без аны исәндер дип уйлый идек. Менә-менә кайтып керер кебек тоелды. Абыйның үзе сугышка киткәч туган кызы да чибәр булып үсеп җитте. Ул да әтисен көтә. Безнең Кашшаф абыйны ике гармун белән каршылау теләге туды. Энем Наил белән урман кисеп эшләгән акчага үзебез дә хромка сатып алдык. Абый кайтканчы дип, ашыга-ашыга анысында да уйнарга өйрәндек. Кайтышына бүләкләрне бер урынга - шкафка урнаштырдык. Кашшаф абый, һичшиксез, кайтачак. Аны кызы һәм оныклары көтә. Мин үзем дә абыйга охшаганмын икән. Башкалар шулай ди. Безнең абый белән очрашу, һичшиксез, булачак.

Абый - яшереп куелган табыш. Без аны көтеп алачакбыз әле һәм дүрт төрле гармунда берьюлы уйнап күрсәтәчәкбез. Гармун моңнары аңа ошаячак. Һичшиксез. Ә хәзергә күңелдә В.Толкунова башкаруындагы җырның сүзләре генә кабатлана. Их, сугыш булмаган булса...

Ф.Җәләев.

Иске Икшермә авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: