Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • «Их, язасы иде бер китап»

    Укытучы, шагыйрә, хәбәрче, җәмәгать эшлеклесе - мђћгелеккђ арабыздан киткән Мәрьям (икенче исеме Мәрфуга) Шәяхмәт кызы Мөхәммәтситдикова турында әнә шулай әйтергә мөмкин.

    Исән булса, шушы көннәрдә аңа 90 яшь тулар иде. Миңа, район газетасын 30 елга якын җитәкләгән кешегә Мәрьям Ситдикова белән гомер буе диярлек аралашырга һәм мәрхүмәне соңгы юлга озату мәрәсимендә катнашырга насыйп булды. Ул гомере буе рус теле һәм әдәбиятын укытты. Лаеклы ялга чыккач, үзенең күптәнге хыялын - туган як музеен төзүне тормышка ашыра. Аның инициативасы белән "Беренче Май" колхозы музей бинасы салдыра һәм 1977 елдан башлап, 20 елга якын, музейның алыштыргысыз җитәкчесе була.

    Инде М.Ситдикованың мәкаләләренә тукталсак, ул тарихи, милли, мәдәни, дини, икътисадый, сәяси, мәгариф темаларын үз итте. Авылдашларын хезмәт кешеләре, бигрәк тә асыл затлар турындагы очерклары белән куандырды. Мәсәлән, «Беренче Май» колхозының Мамалай фермасында сыер савып, Ленин һәм Хезмәт Кызыл байрагы орденнарына лаек булган Мәрьямниса Мәүлиевага багышланган «Алмагачлы тау чибәре» дигән язмасы әле дә күңел түрендә саклана. Даими авторыбызның «Агачы нинди - җимеше шундый», «Истәлекле булды», «Сугыш еллары хатирәләре» дип исемләнгән язмалары үз хуҗалыкларына багышланган «Туган туфрак кадере» дигән китапка (авторлары Т.Нәҗмиев, И.Әхмәтҗанов, 2003 ел) кертелде.

    Район матбугаты белән тыгыз элемтәдә торып иҗат иткәне өчен Мәрьям Шәяхмәт кызына авыл хәбәрчесе Закир Йосыпов исемендәге бүләген бирдек. «Җиңү байрагы»ны иҗади дустын җәмәгать хәбәрчеләренең 1988 елда узган VI республика съездына делегат итеп сайладык һәм аның эшендә бергәләп катнаштык.

    Мәрьям апаның гомере буе, үз сүзе, фикере, үз кыйбласы булды. Тетрәндерә, уйландыра, бимазалый торган проблемаларны еш күтәрде ул, гыйбрәтле темаларны да читләтеп узмады. Мәсәлән, «перспективасыз» тамгасы сугылып юкка чыккан Сатлыган-Ключ авылы (халык телендә - Көек) турында «Буш нигезләр ни сөйли?» дигән язмасы күпләрне терәндергәне хәтердә калган. Хәбәрчебез күңелендәге тынгысызлык, яну, эзләнү, район, татарстан белән генә чикләнеп калмады, билгеле. Ул, олы улы Хәмит янына Әзербайҗандагы Красноводск шәһәренә баргач, Бакуның тарихи урыннарында була һәм, исән-сау әйләнеп кайткач, 1918 елның 20 сентябрендә Англия интервентлары һәм эсерлар тарафыннан атып үтерелгән 26 Баку комиссары турында тарихи очерк язды. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

    Тәлгат Нәҗмиев,

    Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

    Татарстаннның атказанган мәдәният хезмәткәре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: