Саба таңнары

Ике басу Арташ авылы тыкрыклары сагындыра

Мин балачакта авылда туп-туры бер генә урам иде. Авылның буеннан-буена (көнбатыш ягында) барлыгы дүрт тыкрык. Алар "Фәридә", "Шәрәфи, "Каравыл", "Сафый" тыкрыгы дип атап йөртелә иде. Шулардан мин бүген Шәрәфи тыкрыгына аерым тукталып үтәсем килә. Һәр тыкрыкта зур капка була торган иде. Ул басу капкасы дип атала һәм ябык тора. Әгәр...

Мин балачакта авылда туп-туры бер генә урам иде. Авылның буеннан-буена (көнбатыш ягында) барлыгы дүрт тыкрык. Алар "Фәридә", "Шәрәфи, "Каравыл", "Сафый" тыкрыгы дип атап йөртелә иде. Шулардан мин бүген Шәрәфи тыкрыгына аерым тукталып үтәсем килә. Һәр тыкрыкта зур капка була торган иде. Ул басу капкасы дип атала һәм ябык тора. Әгәр аңа якынлашкан атлы кеше күренсә, шул тирәдә уйнап йөргәндә, тиз генә капканы ачып-ябып озатып кала идек. Бу үзенә күрә зур изгелек саналды. Басу капкасы маллар басуга чыкмасын өчен дә хезмәт иткәндер.

Ул заманнарда кешеләр җәяү һәм ат белән генә йөргәнлектән, Шәрәфи тыкрыгы авылны башка зур дөнья белән бәйләп торган, район үзәге - Саба белән дә тоташтырган. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, авылымның күпме кешесе, һәр йорттан чыгып киткән таза ир-егетләр шушы тыкрыктан сугыш кырына юл алган. Бу тыкрык сугышка китүчеләрнең соңгы саубуллашу урыны булып, анда күпме ачы күз яшьләре түгелеп калган, бик күп бәхетсезләрне аерган, кайгы-хәсрәтләрнең шәһите булган. Ач, ялангач калган ятим сабыйларның, әтиләре киткән әлеге тыкрыкка килеп, өзгәләнеп, зур өмет белән: "Әти кайт!", - дип кычкырган авазларны да хәтерли булыр әле ул.

Ачлык елларда һәм сугыштан соң да бәхет эзләп, чит җирләргә китүчеләрне дә озатып калган ул. Минем үземне дә алтмышынчы елларда педагогия училищесында укыганда әлеге тыкрык озатып калып, каршы ала иде. Әйтергә кирәк, бу тыкрык сугыш кырыннан исән-сау кайтучыларны да каршы алган, басу капкасы төбендә сөенечле кавышу мизгелләре дә аз булмаган. Ул күп вакыйгаларның шәһите булып, шатлыклы күз яшьләрен дә күп күргән һәм үзендә бик күп төрле серләрне дә саклыйдар, мөгаен. Шәрәфи тыкрыгыннан җәен-кышын, кечкенә арба-чана белән утын, печән ташу, җиләк, чикләвектән кайту ул чор авылдашларымның күңелләренә тирән уелып калгандыр.

Безнең йорт әлеге тыкрык янында урнашканлыктан (минем әти исеме белән аталган), бу тыкрык мина аеруча якын. Ерак авыллар безнең урманнан ат белән агач ташыганда, юлаучылар җәй көннәрендә су эчәргә керәләр иде. Авылга килгән мөсафирлар да юл сорарга, яки башка гозер белән иң элек безгә сугылалар. Киң күңелле әни аларның һәркайсына ачык чырай күрсәтеп, озатып кала.

Туган авылым - Ике басу Арташтан чыгып киткәнемә дә чирек гасырдан артык вакыт үткән. Хәзер инде яңа юллар салынгач бу тыкрыктан йөртмиләр, аларның атамаларын да белүчеләр бетеп барадыр. Шуңа карамастан, яшь буынга авылның үткәне, аның истәлекле урыннары турында сөйлисем килде.

Тәнзилә Шәрәфиева.

Ике басу Арташ - Максабаш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: