Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Искә төшерсәң дә тәннәр чымырдый

    Сугыштан соңгы еллар. Әни күрше Шәһидә апалардан аштан чыкты да, исе китеп әтигә Шәһидә апаның ак оннан токмач басуы турында сөйли. Казанда яшәүче Мәймүнә апасы ашка он табып алып кайткан икән. (Шунысы да мәгълүм булсын – Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев Мәймүнә апаның кияве). Ул чорның авырлыгын, юклыкны искә төшерсәң дә, тәннәр чымырдый.

    Басудагы игенне урак белән генә урып бетерә торганмы? Лобогрейка, аннан соң самоброска дигән ургычлар чыкты. Ургычларны пар атка җигеп тарталар, атлар-мескеннәр егыла-тора бар көчләренә тырышалар. Игенне урып-җыю озакка сузыла, кара көзгә кала. Үзебезнең бәрәңгене алырга октябрь ае ахырларында гына вакыт бирәләр. Суык, җиргә кырпак төшкән, куллар туңа. Колхозның бәрәңге басуында халык алган сымак кыланып, бәрәңге төбенә көрәк батыра да, сабагын алып ата. Бәрәңге аста кала. Чөнки халыкның көче беткән, нык арганлыктан бәрәңге чүпләргә теләге дә, егәре дә  калмаган. Яз җитеп, җир кардан ачыла башлау белән балалар, олылар бәрәңге басуына ашыгабыз.  Көздән калып өшегән бәрәңгеләрне казып алып әнигә алып кайтып бирәбез.   Әнигә биреп бетермичә, кайнар учак көле астында пешереп  алганнар да хәтердә. Аякка кияргә юк, җир чыккан урынга бассаң, аяк бата, бозлы җиргә бассаң, аяк туңа, түзәбез, ашарга кирәк.

    Көне-төне эшләгәндә колхоз бер көнгә бер хезмәт көне яза иде. Ул хезмәт көненә  икмәкләр җыелып, амбарга кергәч, җитәкчелек колхозчылар алдында отчет бирә. Бу вакыт февраль аеның урталары, катлаулы молотилкалар белән көлтәләрне суктырып бетергән вакытлар була иде. Хезмәт көненә ашлык биргән көн иң бәхетле көн иде. Әти-әни, абыйның еллар буе эшләгән хезмәтенә 5 капчык арыш-бодай тиде. Бер хезмәт көненә 300 грамм дигән сүз бу. Бу заманнарны онытмаган өлкәннәребез бар әле. Әнинең: «Улым, бар болыннан атлык сабагы сыдырып алып мен инде, ашка салырга берни юк бит», – дигәне  әле дә колакта яңгырап тора сыман. Мин киреләнәм, алып менмим, эчне катыра ул, дип карышам.  Шулай итеп еллар үтә торды, тормышлар арулана башлады. Мин Саба МТСына эшкә кердем. 1963-64 елларның кышында Сабаның ясле-бакчасына урманнан утын ташыйбыз. Кар көрәп керәбез, үзебез төйибез, кайткач  бушатабыз. Эш төгәлләнгәч, ясле мөдире Камәрия апа 1 сум 80 тиен хезмәт хакы бирде. «Шушы кадәр хезмәткә шул гына мени?», – дигән идем. Камәрия  апаның: «Энем, бу акчага ничә ипи тигәнен беләсең бит», – дип әйтүе мине үткән чорга кайтарды да куйды. Ипи 16 тиен тора иде. Бу акчага 11 ипи тия икән бит. Бу вакытта колхоз 1 эш көненә 1 килограмм ашлык бирә ала башлаган иде. Мин шушы хәлләрне хәтердән  үткәрдем дә, Камәрия апага рәхмәтләремне әйтеп кайтып киттем. Мин бит бер көндә 11 көнлек эш башкарганмын, тамагымны ач итмәгәнмен. Черек бәрәңге ашадык, дип язалар.  Череген ашап булмый инде аның, өшегәнен ашадык ич. Крахмал кебек тыгыз, сынып тора иде. Сугыштан кайткан олпат агайларга 1 көн эш көненә 1 көн хезмәт хакы язалар иде. Миңа 6 сыйныфны тәмамлагач, көндезге ат көтүен тәкъдим иттеләр. Сиңа  1,5 хезмәт көне, 1 ат йөге арыш саламы булачак, диделәр. Уйласаң, яшүсмергә зур мәртәбә инде бу. Әти-әнигә бераз ярдәм булыр, гаиләдә 7 бала бит дип, ризалаштым.  7 сыйныфтан соң 2 ел сарык көтүенә куйдылар. Аякка өр-яңа чабата, өскә иске кожан киеп, көненә 2 хезмәт хакы була дип, 450 баш сарыкны санап, күршем-туганым, сыйныфташым Нәкыйп белән икебезне болынга куып чыгарып җибәрделәр.  Сарык көтүе рәхәт эш түгел. Көчле яңгыр-ташу вакытында көтүебез әздән генә суга акмый калды. Елганы чак чыгып кала алдык.  Аннан соңгы елларны авыл тимерчелегендә Моталлап абый Гарипов кул астында тимер-томырларның серләрен өйрәнә башладым. Моталлап абыйның осталыгына бүген дә гаҗәпләнәм мин. Горна утында шин кыршауларын  төгәллек белән эретеп ябыштыруларын хәзерге яшьләргә сөйләсәң, ышанмыйлар.  Бик тә башлы, мәрхәмәтле, иманлы кеше иде. Баш киеме дә 64 размерлы иде аның  Урыны җәннәттә булыр аның.

    Мәгъдәнур Гатауллин,

    Байлар Сабасы.

    Фото: sspu.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: