Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Конвертта – офицер абыем фотосы

2021 ел ахырында Бөек Ватан сугышы елларында Польшаның Познань шәһәрендә эшләгән 1727нче эвакуация госпитале тарихын өйрәнгән Наталья Константиновнадан хат алдым. Ул абыем Шакир Әхмәтов сугышкан 416нчы укчы дивизиянең 1368нче укчы полкы үткән юл турында язган һәм аның фотосын да җибәргән. Яраланып госпитальдә яткан солдатларның үзләре белән йөрткән фотоларын шәфкать туташларына бүләк итүе гадәти күренеш була.

Яраланып госпитальдә яткан солдатларның үзләре белән йөрткән фотоларын шәфкать туташларына бүләк итүе гадәти күренеш була. “Мин госпиталь хезмәткәрләренең нәселен дәвам итүчеләрне табып,  аларда  сакланган солдат фотоларын җибәрүләрен сорадым. Гозеремә уңай  җавап бирүчеләр байтак   иде. Кызганыч, күп  фотоларга сугышчыларның  ни исем-фамилияләре, ни адреслары язылмаган. Әмма бер яшь офицер фотосы  артындагы   язу аның Казандагы туганнары табылачагына  өмет   уятты. Берничә Татарстанда хәрби  комиссариатка   мөрәҗәгать иттем һәм нәтиҗә озак  көттермәде. Абыегызның  фотосы  сезнең  гаиләгә әйләнеп  кайтуына  мин бик шат”, – дип язган  иде хәзер  Мәскәүдә  яшәүче Наталья Полонина.

 Әлбәттә,  без дә хатны зур  дулкынлану белән  кабул иттек, андагы  документларны  кызыксынып  өйрәндек. Абыем 1924  елда Олы Шыңар  авылында туган. Хәрби  хезмәткә 1942 елның җәендә  алына. Кече лейтенантлар  әзерләү  курсын тәмамлый. Өченче  Украина  фронтында  взвод  командиры була, зур  батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәтә.  Аны  солдатлар да ярата һәм бик ихтирам итә. Ике тапкыр яралана. Молдавиянең Вайново хуторы янындагы Днест­ровск плацдармын саклаганда подразделениенең рядовой  һәм сержантлар составы өчен сугышчан һәм  политәзерлек буенча укуларны зур осталык белән оештыра. Оборона  корылмалары  системасын сугыш  сәнгате таләпләренә туры  китереп җиһазланышы дошманның контратакаларын уңышлы кире кайтарырга мөмкинлек бирә. Шакир Әхмәтов күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз” ордены белән  бүләкләнә.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында  укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев