Саба таңнары

Мәңге картаймас Әлфинур

Ике ат-сыерлы нык хуҗалык алып бара. Ире вафат булгач, Гайшәбикә дүрт бала белән кала.

Дәһшәтле 1941 елның 1 октябрендә Олы Кибәче авылында искитәрлек вакыйга була: өч хатын дүрт бәби алып кайта. Аларга Әлфинур, Рауза, Әминә һәм Мәдинә (соңгы икесе игезәкләр) дип исем кушалар. Ул елларның авырлыгын алар барысы да үз йөрәге аша кичерә. Кызларның берсенең дә әтисе сугыштан әйләнеп кайтмый. Хәзерге көндә инде шулардан берсе - Әлфинур Гатиятуллина гына авылда исән-сау гомер итеп ята.

1941 елда кызлар туган көнне Әлфинур апаның әбисе Гайшәбикә бәбиләрен исән-сау тапкан өч хатын - килене Шәмсенурны, минем әбием Шәмсурыйны, күршесе Бибинур апаны мунча ягып кертә. Гайшәбикә - 1930 елда авылда репрессиягә эләккән бердәнбер хатын-кыз. Аның ире Гайнан бик тырыш, уңган кеше була. Умарта, тегермән тота. Ике ат-сыерлы нык хуҗалык алып бара. Ире вафат булгач, Гайшәбикә дүрт бала белән кала. Әмма хатынны НКВД органнары аяп тормый. Авыл куштаннары аның бар мал-мөлкәтен алып чыгып китә, ә бер усал айгырны тота алмыйлар. Икенче кергәндә Гайшәбикәнең үзенә атка йөгән киертергә, тырантаска җигәргә кушалар. Ул айгырны тотып, җигеп бирә дә, атны алып чыгып киткәндә ишегалдында егылып кала.

Менә шундый батыр, көчле рухлы әбинең оныгы, ягъни Әлфинур 1965 елда шулай ук репрессия тегермәнендә иләнгән Мөбарәкша Гатиятуллин гаиләсенә килен булып төшә. Ире Габдерәүф белән биш бала үстерәләр, кызганыч, Гөлгенәсе яшьли вафат була. Авыру каенанасын, сабый баладай карап, соңгы юлга озата. Берсеннән- берсе кечкенә бала, авыру каенана карау белән беррәттән, совхозның барлык эшендә катнаша. Гектарлаган бәрәңге, чөгендер эшкәртү, ашлык чистарту, орлык агулау - болары ул башкарган эшнең кайберләре генә.

Әлфинур апа бүген дә тик кенә намазлыгында утыра белми. Оныклар, кош-корт караудан тыш, төп нигездә үзе белән бергә яшәүче улы Әнәс гаиләсенә умарта карарга булыша. Мул тормышыннан бик канәгать ул. Шул вакытта бер телем ипине зур бүләк итеп кабул итеп алуларын да искә төшерә: "Без бәләкәй чакларда, Җәләл абый пекарняда эшли, аның Әлфинур, Гайникамал исемле кызлары аңа булышырга килә иде. Алар альяпкыч астына яшереп кенә, таба кырыенда катып калган кисәкләрне безгә чыгарып бирә, без шул ипи катысын көне буе көтеп утыра идек ",- ди ул. Җәй-көз җитсә, урманнан кайтып керми. Яраткан урманында ул яшәреп, үсенеп китә. Аяк астында очраган үләннәр - бака яфрагы, ромашка, гөлбадран, сары мәтрүшкәнең файдасы турында, Гайфи елгасының, Даулы куакның ни өчен шулай аталып йөртелгәнен сөйли. Аның белән йөргәндә үзеңне биология, география, тарих дәресләрендә кебек хис итәсең. Соңгы елларда моңа җыр-мөнәҗәтләр дә өстәлде. Элегрәк яраткан апасы Маһинурның яшьли арабыздан киткән улы Газинурга бәет чыгарган булса, хәзер вафат булган ире Габдерәүфне сагынып, җыр суза. Зәңгәр мәтрүшкә җыюны ул бәйрәмгә әверелдерә белә. Файдалы үлән безнең болыннарда үсми, аның өчен урман аша күрше районның Албай тавына барырга кирәк. Питрау җиткән көннәрдә без тәмле чәй, майлы икмәк, кыяр алып, зәңгәр мәтрүшкәгә чыгып китәбез. Урманның иң җиләкле-гөмбәле урыннарын ул гына белә, авылда иң беренче кыяр, помидор аның бакчасында өлгерә, иң күп уңышны аның карлыган-алмалары бирә. Йортлары чишмә буенда урнашканлыктан, чишмә буйларын карап, чистартып торуны да күрше апалары белән ул башкара. Биш намазын калдырмый, мулла, абыстайлар оныгы буларак, (нәсел очы Бигәнәй ишанына барып тоташа) сабыйларны өшкерү-куркулык койдыру, ясин чыгу, мәет юу эшләрен дә башкара.

Аңа киңәш-ярдәм сорап килгән беркемне дә кире бормый, кышкы кичләрдә җәй җыйган зәңгәр мәтрүшкә, файдалы үләннәрдән дә авылдашларына өлеш чыгара. Алар ире Габдерәүф белән үзләре кебек игелекле, тырыш балалар тәрбияләп үстерделәр, кечкенәләре Әнисә Казанда гомер итсә, өч балалары - Зөбәйдә, Рөстәм, Әнәс үз гаиләләре белән авылда яши. Йөзе якты, тавышы көр, хәтере искиткеч яхшы, адымнары җитез була аның. Күңелендә тормышка ашырасы бер хыялы да яши әле. Исән чагында бер тапкыр да күрмәгән, Бөек Ватан сугышында Ленинград өлкәсендә һәлак булган әтисе каберенә башын иеп, туфрак саласы килә аның. Быел ул хыялы кечкенә оныгы Инсаф туу сәбәпле, кичектереп торылды әле. 70 яшьтә күршебез Әлфинур апа кебек булырга иде безгә дә, дип телим мин. Ә үзенә, Ходай тәгалә йөз яшькәчә җитәрлек саулык бирсен.

Люция Шәрәфиева,

Олы Кибәче авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 19 ноября 2017 в 18:38
    Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан Ул Җирдән 11 яктылык елы ераклыгында урнашкан.
    8
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 17:45
    Ландыш Нигъмәтҗанованың кечкенә кызы бәлеш белән сыйлый [видео] «Юля Высоцкая Ләйлә янында чүп кенә!», «Уңган кыз!», «Бигрәк булдыра бу кыз!» — бу сүзләр барысы да җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә турында! Һәр видео саен халык үтереп мактый кызчыкны. Бу юлы Ландыш кызының бәлеш рецепты белән бүлешүен төшереп, видео элә.
    49
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 16:06
    ДИЛӘ НИГЪМӘТУЛЛИНА: «БАРМАГАН ҖИР, ОЧРАШМАГАН КЕШЕ, ӨШКЕРМӘГӘН ӘБИ КАЛМАДЫ” Моннан 3-4 ел элек җырчы Дилә Нигъмәтуллина сәхнәдә сирәк күренә башлады, хәтта Казандагы концертын күчергән иде ул. Җырчы шәхси тормышы турында беркемгә берни дә сөйләмәде. Ләкин соңыннан билгеле булганча, ул авыру әнисен караган. Кызганычка каршы, Флүрә ханымны коткара алмаганнар, яман чир аны алып киткән. Бу хәлләргә шактый вакыт узса да, Дилә бары хәзер генә ул чакларны искә төшерергә үзендә көч тапты. Җырчы газиз әнкәе турында сөйләгәндә, әрнүен, күз яшен тыя алмады... Игътибарыгызга Дилә Нигъмәтуллина белән эксклюзив әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.
    168
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 14:43
    Рәшидә Җиһаншинаның тууына – 100 ел Татар театрын үстерүгә зур өлеш керткән зыялылар Габдулла Кариев, Галиәсгар Камал, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Гөлсем Болгарская, Касыйм Шамил, Вәли Мортазин, Зәйни Солтанов, Фатыйма Ильская, Мохтар Мутин, Нәгыймә Таҗдарова һәм башка бик күп сәнгать әһелләре янәшәсендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншинаның лаеклы урыны бар.
    44
    0
    1
  • 19 ноября 2017 в 13:22
    Сабада үзара салым буенча референдум бара (фото) Бүген иртәнге сәгать җидедән Саба районының барлык авыл җирлекләрендә участок сайлау комиссияләре эшли башлады.
    120
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 12:51
    МАЙДА ПЕШКӘН ЭРЕМЧЕК БӨККӘНЕ Майда чыжылдап пешкән эремчек бөккәне рецептын тәкъдим итәм.
    46
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 12:47
    Халык нинди кино карый? Халыкның күбесе кинотеатрларга елына берничә генә тапкыр бара һәм күбрәк мелодрамаларга өстенлек бирә икән. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы үткәргән сораштыру буенча, халыкның 22 проценты берничә елга бер генә тапкыр кинотеатрга бара. Респондентларның 33 проценты аена – берничә мәртәбә, 3 проценты атнасына берничә тапкыр кинотеатрда кино карый.
    43
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 12:42
    В Госдуме рассказали, почему плацкарт стал дороже самолёта Сергей Тен объяснил НСН, что к высоким ценам на билеты привела громоздкая структура РЖД.
    80
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 11:13
    Татарстанда үзсалым референдумы уза Татарстанның төрле авылларында үзсалым референдумнары уза. 50 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән очракта референдум гамәли санала.
    102
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 11:07
    ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ ЯРМИНКӘЛӘР: БӘЯЛӘР ТҮБӘН, СЫЙФАТ ЮГАРЫ Килде ярминкә даулап, Килде ярминкә шаулап, Бәхет, муллыклар яулап. Сентябрьдән декабрь ахырларынача шәһәр халкы көзге сый-хөрмәткә кинәнә. Быел көзге ярминкәләр 23 нче декабрьгә кадәр оештырылачак дип вәгъдә ителә.
    81
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 09:54
    19 НОЯБРЯ ДЕНЬ РАКЕТНЫХ ВОЙСК И АРТИЛЛЕРИИ Ежегодно 19 ноября в нашей стране отмечается памятный день Вооруженных Сил России — День ракетных войск и артиллерии, согласно Указу Президента РФ № 549 от 31 мая 2006 года «Об установлении профессиональных праздников и памятных дней в Вооруженных силах РФ».
    43
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 09:47
    Татарстанда томан төшә һәм җепшек кар явуы көтелә Төнге һава температурсы -5 градуска кадәр төшә.
    55
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 09:42
    Филүс Каһиров социаль челтәрләр белән нигә кулланмавын әйтте [видео] Замана бер дә туктамый алга бара. Элек, мәсәлән, җырчыларны бары радиолардан ишетеп белгәннәр. Ә хәзер тамашачы яраткан җырчысы белән гел янәшә була ала. Социаль челтәрләр сәхнә арты, шәхси тормышны да чагылдыра. Туры эфирда аралашу мөмкинлеген дә бирә. Тик менә Филүс Каһиров социаль челтәрләр белән актив кулланучылар рәтенә керми. Ләкин сез аны 28 ноябрьдә узачак «1000 рәхмәт» хәйрия фестивалендә күрә алачаксыз.
    60
    0
    0
  • 6 ноября 2017 в 20:29
    Соревнования по корэш среди мужчин на призы газеты «Саба таннары»
  • 23 октября 2017 в 15:42
    День призывника в Сабинском районе
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 16:56
    Игътибар! Эшкә чакырабыз! "Саба таңнары" редакциясенә компьютерны яхшы белүче web редактор чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-58