Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Мәкерле планның җимерелүе

    яки Сталин ничек уран бомбасы ясарга ирек бирмәгән

    Бөек Ватан сугышы башланганга 70 елдан артык вакыт үтсә дә, Германиянең СССРга нәкъ менә 1941 елның 22 июнендә һөҗүм итүенең сәбәпләренә кагылышлы бәхәсләр әле дә тынмый. Сугышны булдырмый каларга мөмкин идеме? Ни өчен ил җитәкчелеге тирән оборона тактикасын сайламаган, инде булган Сталин линиясен кулланмаган? Гитлерчыларга "блицкриг"ны тормышка ашырырга нәрсә мөмкинлек биргән? Безгә Маннергейм юлыннан китәргә һәм иске чик буенда дотларга күмелергә" нәрсә комачаулаган? Нигә Фин сугышы тәҗрибәсе исәпкә алынмаган?

    Бөтен хикмәт шунда: нәкъ менә шул тәҗрибә исәпкә алынган. 1996 елда Генераль штаб начальнигы Б.Шапошников тәкъдим иткән оборона планы сере ачыла. Аның төп мәгънәсе шунда: әгәр гаскәрләрне иске чик буена урнаштырган очракта совет армиясенең төп частьларына ясалган ударны булдырмый калырга мөмкин иде. Ягъни СССРга сугыш алдыннан гына кушылган Көнбатыш Белоруссия, Украина һәм Бессарабия террриторияләрен нейтраль зона ителгәндә. Әгәр Гитлер яңа чик буеннан 200 километр эчкәре оборона тотучы 4 миллионлы армиягә, 14 мең танк, 32 мең орудиегә каршы сугышырга туры киләчәген белсә, яшен тизлегендә җиңүгә исәп тоту турында хыялланмас та иде.

    Ни өчен Сталин Шапошников планын расламый һәм аны 1941 елның февралендә һөҗүм итү генералы Жуковка алыштыра соң? Аның "иң яхшы оборона - һөҗүм итү" тактикасын сайлавы дөрес булганмы? Моңа хәзер берьяклы гына җавап табу мөмкин түгел. Шулай да кешелек тарихында иң зур империя җитәкчеләренеең мантыйгын аңларга тырышып карарга була.

    Фактлар - тискәре әйбер. 1941 ел башында техника һәм сугыш тәҗрибюәсе ягыннан кызыл армиянең һәм вермахтның көчләре тигез диярлек була. Гитлер 196 миллион халкы булган илне ничек коллыкка төшермбкче булган соң? Аның сугышка әзерләнү серен немец физигы А.Энштейн АКШ Президенты Рузвелька язган хатында ачып бирә. Уран бик мөһим энергия чыганагына әйләнгән чор, бу исә куәтле бомбалар да ясауга китерәчәк.

    1941 елның 24 мартында дәүләт иминлеге халык комиссары Б.Кобулов Сталин түбәдәгеләрне белдерә: "Имештер герман физиклары дошманның эре группировкаларын юк итәргә сәләтле бомба ясаганнар. Аның радиусы уннарча километрга җитә икән. Якын арада аны ясау планлаштырыла". Сталин: "Ул нәрсә булырга мөмкин?"- дип куя. Гитлерның планнары никадәр куркыныч булуы турында фактлар да сөйли. 1942 елның октябрендә немец конструкторы В.Браун ФАУ-2 ракетасын сынауны төгәлли. Германия 300 километрга бер тоннага шартлаткыч җибәрү мөмкинлеге ала. 1944 елда Гитлер диктатор Антонескуга 4 чакрымлы радиста бөтен тереклекне юк итәргә сәләтле бомба турында хәбәр итә. 1945 елның гыйнварында рейхның кораллану министры А.Шпеер: "Безгә тагын бер ел чамасы түзәргә кирәк һәм без сугышны отачакбыз",- дип белдерә.

    Моннан бер генә нәтиҗә чыга: әгәр Гитлерның уран коралы ясаячагы 1940 елда ук билгеле булып, Сталин алар турында белгән икән, илне һәкаләттән коткаруның юлы бер генә: немецларның стратегик объектларына контрһөҗүм ясау. Әгәр 1941 ел башында безнең гаскәрләр чик буена китерелмәсә, Гитлер, мөгаен, 22 июньдә мәкерле һөҗүмгә җөрьәт итмәс иде. Совет командованиесенең контрһҗөүмгә әзерләнүе ике Вернер - Браун һәм Гейзенбергка тыныч шартларда уран һәм ракета проектын эшләү дәвам итәргә урын калдырмый. СССР чик буена гаскәр тупламаса, сугыш соңрак башланыр һәм улкотычкыч нәтиҗәләргә китерер иде. Әйтик, Татарстан һәм Удмурт Республикасы территориясе хәзерге Чернобыльне хәтерләтер иде.

    Нәтиҗә ясыйк. Әгәр без 1941 елда СССРның яңа чикләрендә актив контрһөҗүм оештыру омтылышы ясамасак, Гитлер "яшен тизлегендә тар-мар" планын гамәлгә ашырмас иде. Әйе, СССР Хөкүмәте моның өчен барлык чараларны да күрергә өлгерми калды. Без 1941-1945 елларда барган сугышта уннарча миллион кешебезне югалттык. Ләкин без пассив стратегик оборона тотуга әзерләнсәк, Гитлер берничә елдан соң ракета-уран сугышы башлар, СССРны гына түгел, Европаны да яндырыр, ул чагында корбаннар йөзәр миллионнар белән исәпләнер иде.

    Әлеге проблематикага кагылышлы документлар һәм фактлар Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында бар. Сорауларга җавапларны тематик экскурсия вакытында яки www.kremnik.ru сайтында алырга була.

    М.Черепанов,

    Хәрби-тарих фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы, музей мөдире.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: