Саба таңнары

ҺӘРБЕРСЕ ХӨРМӘТКӘ ЛАЕК

Кайтаваздай булып беренче укытучымның тавышы мине мәктәбемә дәшә… Аның йомшак тавышына ияреп, күңелем кабат мәктәп бусагасын атлап керә. Таныш коридорлар буйлап үтәм, класс бүлмәләренә кереп утырып чыгам.

Монда барысы да - җиңүләрне саклаучы стеналар, безнең белән үткән көннәрне календарь битен ертып барган кебек саклаучы такталар, беренче дәрескә тантаналы каршы алган һәм соңгы тапкыр кыңгырау чыңлаткан сәхнә һәм, әлбәттә, олы тормыш юлына кадәр кулларыбызны җитәкләп барган, мөлаем, киң күңелле укытучыларымның җы­лы карашлары да - үзгәрмәгән.

Нигә без күңелебез белән туган йортка гына түгел, мәктәпкә дә кайтабыз соң? Чөнки мәктәп - безнең хәзерге тормыштагы белем, әдәп байлыгыбызның нигез ташы. Ул нигезгә һәр укытучы бик күп ташлар тезеп, безнең холыкны, алдагы тормышка омтылыш, карашларны формалаштырган.

Кайсыдыр укытучыма ае­­рып рәхмәт әйтү дөрес булмас, минемчә. Укытучыларымның һәр­берсе үзенчә кадерле һәм һәркайсы олы рәхмәткә, хөрмәткә лаек.

Мин КФУның өченче курсында белем алам, үзем дә укытучы булырга телим һәм хәзергә алай ук зур уңышларым да юктыр. Тик шушы югары уку йортында, кешеләр арасында югалып калмыйча, башка студентлар янында белемем, тәрбиям ягыннан ким булмыйча баруымда әти-әнием, әби-бабаем тәрбиясе белән беррәттән, мәктәпнең дә зур өлеше бар, дип саныйм. Табигатьтәге, дөньядагы һәм, гомумән, кешеләрдәге яхшылыкны, матурлыкны күрергә өйрәткән тел, әдәбият, табигать фәннәре укытучыларына да; сәламәт һәм нык булырга өндәгән, дисциплина, үз-үземә ышаныч һәм ихтыяр көче тәрбияләргә булышкан физкультура, ТИН укытучыларына да; белем алу һәм катлаулы, озак чишә алмаган мәсьәләләрне чишүдән үзенә күрә бер ләззәт табарга өйрәткән математика, физика, химия, информатика укытучыларына да олы рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Шулай ук күңелемнән чыккан иң олы рәхмәтем сыйныф җитәкчесенә. Ул безне үз-үзебезгә ышанырга, үзеңә бирелгән эшне намус белән башкарырга өйрәтте. Безнең яклаучыбыз, киңәшчебез булды.

Беренче тапкыр мәктәпкә килеп кергәндә, аптырау катыш кызыксынуыбызны күзләребездән күреп, барлык сорауларыбызга җавап бир­гән, кулларыбыздан җи­тәкләп урта классларга кадәр һәрберебезнең янәшәсендә атлаган беренче укытучыма зур рәхмәтемне белдерергә телим. Ул безне язарга, санарга, укырга өйрәтеп, күңелебездә укуга карата кызыксыну, мәхәббәт уятты. Кечкенә классларда безне табигатькә алып чыгып, туган җирнең кадерен, гүзәллеген күр­сәтте. Әти-әнине, әби-бабайны хөрмәтләргә, яра­тырга; мохтаҗларга ярдәм итәргә, карадан акны аерырга, югары үрләргә атлаганда егылсаң да, кире торырга да алар төшендерде.

Бай тарихлы Сатыш авылында укуым белән бик горурланам. Бүгенге көн­дә ул Шамил Зиннуров исемен горур йөртә. Биредә үз эшен, балаларны ярат­кан мөгаллим һәм мө­галлимәләр белем бирә.

Рамилә Гарифуллина.

КФУ студенты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 май 2018 - 11:23
    Эчендә өч ел кыскыч йөрткән Айсинә табиблардан биш млн сум таләп итә
  • 21 май 2018 - 13:19
    Минзәлә районында парашютчылар белән булган һәлакәтнең ВИДЕОСЫ
Ночной режим