Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • САЛИХҖАН АБЫЙ ТЕЛӘГЕ

    Гомерләр тиз уза икән ул, сизми дә каласың. Әмма без яшь чакта өлкәннәргә игътибар итмибез яисә бер-ике сүз белән хәл-әхвәл сорашудан узмыйбыз.

    Исән кеше картлыкка хас кыенлыкларны иртәме-соңмы үзе дә тоя башлый югыйсә. Безгә өлкәннәр белән аралашу җитми дип уйлыйм мин. Һәркм үз өенә, алай гына да түгел, үз эченә бикләнгән.

    ...Мин аның белән җәйге кичтә, күңеле тулы уй-хисләренә күмелеп, тойгыларга бирелеп утырган чагында очраштым. Моннан 40еллар элек өрлектәй таза гәүдәле Салихҗан абый түгел иде инде ул. Исәнлек-саулык сорашканнан соң: "Менә, энем, 20 еллап кайтканым юк иде, сагындырган туган нигез, авылдашлар. Гомер иткән хатынымны Себердә җирләдем. Яшем 70тән югары, ерак юлларга чыгып йөри алмыйм",- диде ул яшь тулы күзләрен сөртеп. Тынычлангач, балачагын, яшьлек елларын искә алды. Сугыш чоры газаплары йөрәгендә мәңге җуелмас эз калдырган икән. Ә нинди егет иде Салихҗан абый. Бөдрәләнеп торган чәч дисеңме, озын керфекләр, сөрмәле күз­ләр, дисеңме. Ир-ат­ка хас булмаган чи­бәрлекне биргән иде аңа табигать. Егет булгач, шәһәргә чыгып китте, чибәр Миңсылу белән дә шунда танышты. "Тегү әртилендә эшли иде ул. Утка салды шушы кыз мине, аны күрмичә бер көн дә торып булмый башлады. Бергә булырга сүз куештык. Ике яктан әти-әниләр безне бик ошаттылар, матур каршы алдылар, зурлап озаттылар. Укып бетерүгә, мине белгечлегем буенча Себергә билгеләделәр. Озак еллар шунда яшәдек. Миңсылу миңа ул һәм кыз бүләк итте. Балаларны чисталыкка, төгәллеккә өйрәтте. Тормыш шулкадәр көйле бара, бер кайгылар да килмәс шикелле иде. Килә икән. Уйламаганда Миңсылуымны бик усал чир эләктереп алды. Кайларга гына барып карамадык, нинди генә дарулар эчмәде - файдасы гына булмады. Гомеренең биш елын урын өстендә ятып үткәрде. Мине яныннан җибәрмәскә тырыша иде",- диде Салихҗан абый тирән уфтанып.

    (Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

    Т.Мөхәммәдияров.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: