Саба таңнары

"СССР заманын сагынмас җиреңнән сагынырсың, билләһи"

Җиңү көнендә хәрби техника парадын кызыксынып караган идем. Илебезнең куәтенә сокланып туя алмадым. Сөйләүләренә карасаң, андый куәтле техника башка бер илдә дә юк икән.

Хәер, быел гына түгел, без гомер буе илебезнең Кораллы Көчләре теләсә нинди агрессорның һөҗүмен кире кагарга сәләтле булуына ышанып яшәдек, тыныч йокладык. Шулай булырга тиеш тә, оборона өчен күпме акчалар тотыла бит.

Хәзер хәлләр үзгәргән икән. Әле беркөнне генә "Ирек мәйданы" газетасында бер язмага күзем төшкәч, егылып китә яздым. Әле ярый утырып укыганмын. Россия Федерациясе вице-премьеры Дмитрий Рогозин әйтүенчә, андый-мондый сугыш башлана калса (тфү-тфү), АКШ берничә сәгать эчендә Россиянең 80-90 процент атом-төш коралын һәм хәрби объектын җимерә ала икән. Юк-бар кеше сөйләсә - ышанмас та идең. Моны бит Рогозин әйтә, җәмәгать. Илебезнең оборона сәләте, чыннан да, шушы хәлгә төште микәнни! Кая икән армия һәм флотны ныгытуга тотыласы акчалар! СССР заманын сагынмас җиреңнән сагынырсың, билләһи. Җырдагыча әйтсәк, йокылар качты инде болай булгач.

Хәлил Мортазин,

Иштуган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 января 2018 в 18:59
    28.01.2018 Байлар СабасындаTimerman сериясенең беренче чаңгы ярышы
  • 22 января 2018 в 10:26
    «Халкым минем» тапшыруы — Марий Эл
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 07:12
    Газетабызның 15 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...