Саба таңнары

Тукайлы Шәмәрдән

Юлларымда Яңгыр була, җил, бураннар була, Һаман киләм, йөрим һаман монда; Җырлар да күп монда, бакый моң да... Шул урамнан күрим сине, дөнья! Булыйм мәңге Тукай урамында- Халык урамында. Р.Гатауллин

Шәмәрдән тарихы... Ул газеталарда һәм төрле документларда теркәлгән. Һәм, әлбәттә, урам аталышларында. Алар утыздан артык. Һәркайсы үз язмышы, үз үткәне белән. Шундый урамнар бар: алар - бистәнең яшьтәше. Мәсәлән, иң беренчесе - Вокзал урамы (хәзер Лермонтов исемен йөртә). Берничә ел элек кенә барлыкка килгән яңа урамнар да бар. Фатих Кәрим, Галимҗан Ибраһимов урамнары шундыйлардан. Ил тарихы белән бергә тарихлары үзгәрә барган урамнар безнең өчен бик кызыклы, аеруча узган вакыйгалар мәңгеләштерелгәннәре: Октябрь, Пролетар, Комсомол, 3 Сентябрь, 9 Май. Алар белән танышу - Шәмәрдән тарихына мавыктыргыч сәяхәт ул. Исемнәргә ядкәр булучы урамнар бар. Аларның атамаларында үткән дәвернең күренекле сәяси һәм тарихи шәхесләре (Ленин, Орджоникидзе, Фрунзе, Киров, Чапаев, Маркс, Гагарин, Комаров), язучылар һәм шагыйрьләр (Горький, Такташ) мәңгеләштерелгәннәр.

Шундый урамнарның берсе -Шәмәрдәннең иң кечкенә һәм тыныч урамы татар халкының бөтен дөньяга танылган шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртә. Даһиның тууына быел 125 ел тулу билгеләп үтелә. Г.Тукай урамы Шәмәрдәннең үзәк урамына янәшә урнашкан: аның бер башы ит комбинаты складларына тоташа, икенчесе ашлык кабул итү предприятиесе конторасына чыга. Тукай урамында барлыгы 16 йорт урнашкан, аларда 48 кеше яши. Бистәдә озак яшәүчеләрнең хатирәләре буенча урам узган гасырның 30 нчы еллары башында барлыкка килгән. Бу илдә тоташ күмәкләшү (колхозлашу) барган чор, хәлле крестьяннарның кулак дип мал-мөлкәтен, җирләрен тартып алган, үзләрен Себергә сөргән еллар, кайберләре үзләре күченеп киткәннәр. Шундый берничә гаилә Шәмәрдәнгә килеп, ашлык хәзерләү пунктына (заготзернога) эшкә урнашканнар. Аларга эш урыннары белән янәшәдә йорт төзү өчен җирләр бүлеп бирелгән.

Бистәнең иң өлкән кешеләреннән берсе Роза апа Хәмидуллина сөйләве буенча бүгенге Тукай урамы урынында яшел болын булган, анда тимер юл буйлап килгән комбайннарны вакытлыча тезеп торганнар. Шулай ук анда ашлык кабул итүдә эшләгәннәр өчен йорт һәм мунча булган. Әкренләп урам төзелә барган. Башта аның так санлы йортлар ягы оеша башлаган. Анда яшәүчеләр хезмәтчән, булдыклы, төзек, нык тормышлы, пөхтә булганнар. Һәрберсенең язмышы - үзе бер тарих, шул гади кешеләр тормышыннан Шәмәрдән тарихы оешкан.

Тукай урамының иң беренче кешеләреннән Гыйлаҗетдин Әбсәламовны күрсәтергә була. Ул тимер юлда кочегар булып эшләгән, аның кызы Оркыя Бөек Ватан сугышында катнашкан, гомере буе тимер юлда стрелочница хезмәтен башкарган. Оркыя апа Әбсәламованың кызын, безнең танылган якташыбыз Наилә Ногманованы өлкән буын яхшы хәтерли әле. Наилә Абдулла кызы Татарстан телевидениесенең чишмә башында торучыларның берсе. Ул 18 ел диктор булып эшләде, телетапшыру алып баручыларның яшь буынын әзерләүгә күп көч куйды.

Урамны башлаучылар исемлегендә мунчала җитештерү артелендә хәзерләүче буып эшләгән Сабирҗан Абдуллин да бар. Аның улы һәм килене Шәмәрдән мәктәбедә укыттылар. Ә хәзер ул йортта Сабирҗан аганың оныгы Алик абый гаиләсе белән яши.

Аннан соң хәзерләүләр конторасында склад мөдире булып эшләгән Әхмәтҗан Абдрахманов йорты. Аның улы Кирам тимер юлда машинист булып эшләде, аннан соң Казан шәһәренә китеп Горький тимер юлының Казан бүлеге начальнигы урынбасары булды. Икенче улы Габделбәр хәрби кеше булып, полковник дәрәҗәсендә Омск шәһәрендәге хәрби академиядә укытты.

1941 елдан 1943кә кадәр Тукай урамында ашлык хәзерләү пунктында склад мөдире булып эшләгән Насыйбулла Сафиуллин гаиләсе яшәгән. Анда дүрт бала тәрбияләнгән һәм алга таба алар барысы да бистәнең хөрмәтле кешеләре булдылар: Нәҗип абый тимер юлда машинист булып эшләде, Гөлсинә апа Шәмәрдән бистә китапханәсенең беренче китапханәчеләреннән иде. Рауза Насыйбулла кызы апасы юлыннан китте, 1962 елдан 1990га кадәр китапханә мөдире булды, бертуганы Мәдинә заготбазада бухгалтер булып эшләде.

1944 елда Сафиуллиннар йортын укытучы Иван Сергеев сатып алды, аның кызлары Антонина һәм Раиса мәктәптә укытучылар нәселен дәвам иттеләр.

Урамның тагын бер шәхесе - Григорий Нестеровның хезмәт юлы турында. "Җиңү Байрагы" газетасының 1967 елгы урысча дубляж ("Знамя Победы") санында чыккан мәкаләдә автор аның 18 яшьтән тимер юл төзүдә катнашканын, юл ремонты бригадасын җитәкләвен бәян иткән иде. 1945 елда бу оста тимерьюлчы "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында данлы хезмәте өчен" медале белән , 1946да "Иң яхшы тимерьюлчы" билгесе белән бүләкләнгән, ә 1951 елда югары бүләк - Ленин орденына лаек булган. Аның уллары Василий, Николай һәм Алексей шулай ук гомер буе тимер юлда эшләделәр.

Урамның так санлы ягында беренче булып урнашкан башка кешеләр турында мәгълүматлар күп түгел. Мәсәлән, Хөрмәтулла абый бакчасында суган, кыяр үстерде, аңа тирә-яктан яшелчәләрен сатып алырга киләләр иде. Керәнне авылыннан күчеп килгән итекче Гәрәй абый якташларына аяк киемнәре төзәтеп ярдәм итте, Н.Гордеев кибетче булып эшләде.

Соңгы йортта Мәрданова Зөлхәбирә яшәде. 1980 елда ул йортка сугыш ветераны Биктимер ага Ибраһимов урнашты. Ул Ленинград фронтында сугышкан. 1942 елда аягы яраланып Соликамск шәһәрендәге госпитальгә җибәрелә, ә авылга үлем кәгазе (похоронка) килә. Өйдәгеләр кара кайгыга баталар, кырыгын үткәрәләр, ә 41 нче көнне әнисе хата киткәнлеге турында хат ала. Биктимер исән! 1949 елда Шәмәрдәнгә күчеп килә, ит комбинатына эшкә урнаша. Урамның 11 нче йортында Смирновларның гадәти гаиләсе яшәде. Алар 1982 елда уллары Геннадийны армиягә озаталар. Генаның язмышы аяныч тәмамланды: ул Әфганстан сугышына эләгеп һәлак булды. Җәсәден цинк табутта кайтардылар.

Тукай урамының җөп санлы йортлардан торучы ягы Бөек Ватан сугышыннан соң төзелә башлады. Анда тимер юл милициясендә эшләгән Габдрахман Шәймәрданов, ашлык кабул итү пункты сакчысы Сәлахетдин Кәримов йортлар салып чыктылар.

4нче йортта районның һәм бистәнең үсешенә зур өлеш керткән Бәкер Закиров яшәде. Бәкер ага 1942 елда сугышка алына, контузиядән соң демобилизацияләнеп кайткач, 1945 елда беркадәр вакыт Шәмәрдән мәктәбендә военрук булып эшләде. Шул ук елның июнендә Шәмәрдән нефтебазасының беренче директоры итеп билгеләнә. Сугыштан соңгы беренче елда аларның кызлары Роза Тукай урамындагы беренче бала булып дөньяга килә. Бистәдә яшәүчеләр бу киң күңелле, җиңел аралашучан, гомере буе балалар бакчасында сабыйлар сәламәтлеген саклаган шәфкать туташын яхшы беләләр. 1963 елда Бәкер Закир улы Шәмәрдән бистә Советы башкарма комитеты рәисе (ул вакытта председатель дип атала иде.- ред.) сайлана. Ул хуҗалыкчыл, белемле җитәкче иде, хезмәт эшчәнлеген җәмәгать эшләре белән үреп алып барды, район газетасының штаттан тыш хәбәрчесе иде. 2006 елда кызы инициативасы белән бистә китапханәсе Бәкер Закировның тууына 100 ел тулуга багышланган "Эз калдырыр өчен яшәде" исемле хәтер кичәсе үткәрде.

6 нчы йортта хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, биш бала табып үстергән ана Зәйнәпбану Хөсәенова яши. Быел ул хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Казанда, Татарстан Президенты чакырган хөрмәтле кунаклар арасында булды.

1970 елдан Тукай урамында Мусиннар гаиләсе яши. Гаилә башлыгы Әхтәм Шәрәф улы игелекле хезмәттә, ипи пешерү эшендә булды, озак еллар тимер юл пекарнясына җитәкчелек итте. Җәмәгате Әминә апа аңа бухгалтер буларак ярдәм итте. Өлкән кызы Гөлнур шулай ук бухгалтер һөнәренә өйрәнеп Шәмәрдән мех комбинатында эшли. Кызлары Ләйлә - Шәмәрдән лицеенда башлангыч сыйныфлар укытучысы.

1950 елда Тукай урамында Төхвәтуллиннар гаиләсе яши башлады. Алар Арча районыннан күчеп килделәр, гаилә башлыгы Зиннәтулла ага яхшы балта остасы иде, 1933 елдан ук ашлык хәзерләү пункты складларын төзегән кеше. Башта алар җир өйдә (землянкада) яшиләр, аннан соң яхшы йорт салып чыгалар. Гаиләдә биш уллары үсә. Алар барысы да илебезнең тырыш хезмәт ияләре булып җитештеләр: Рәшит Таҗикстанда җир комбинатының баш инженеры, Харис - "Азнакайнефть" идарәсендә баш инженер урынбасары, Мәсхут электрчы булып эшләде, әмма дөньядан иртә, 1946 елда ук китте. Ике бертуганнары хәзергәчә Шәмәрдәндә яшиләр. Мәхмүт Төхвәтуллин - сугыш ветераны, 1нче Украина фронтында 70нче танк бригадасының механик-йөртүчесе. Львов, Варшаваны азат итүдә, Германия шәһәрләрен алуда катнашкан. Җиңү көнен Прагада каршылаган. 1950 елга кадәр армиядә хезмәт иткән сугышчан һәм сәяси әзерлек отличнигы старшина Мәхмүт Зиннәтулла улы турында 1949 елда "Советлар Йолдызы" газетасында мәкалә чыккан булган. Демобилизацияләнгәч ул баш механиктан ашлык хәзерләү пункты директорына кадәр булган хезмәт юлын үтә. Хәзер 86 яшьлек Мәхмүт ага Төхвәтуллин җәмәгате Җәмилә апа белән 9 Май урамында яши. Аларның уллары Мәсхут - техник фәннәр докторы, Мәскәүдә гомер итә, кызлары Рәйсә Казан тимер юл хастаханәсенең кардиология бүлеген җитәкли. Ә Тукай урамындагы йортларында Зиннәтулланың улы Хәмит яшәп калды. Ул Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Фамилияне аңа әтисенең исеме буенча Зиннәтуллин дип яздылар. Хәмит Зиннәтулла улы 1954 елда Шәмәрдән мәктәбен тәмамлаганнан соң (ул беренче чыгарылыш булган) ашлык хәзерләү пунктында эшли башлаган. Читтән торып техникум һәм Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, 1980 елда ул Шәмәрдән сыра заводы директоры итеп билгеләнә. 1981 елда сельхозтехникага күчерелә һәм ул анда 10 ел директор булып эшли. Җәмәгате Наилә Гәрәй кызы белән кызлары Галияне тәрбияләп үстерделәр.

Хәмит ага Зиннәтуллин өе белән янәшә торучы 12нче йортта тагын бер атказанган бистәдәшебез - Миндель Вәлиуллин яшәде. Бу иҗат кешесе турында аз язылмады, әлбәттә. Укытучы, гомеренең соңгы чорында актив спортчы булып, ветераннар арасында җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышларында катнашты, күренекле композиторлар Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннарның туганы Миндель Гарифулла улы үзе дә яхшы музыкант, татар лирик җырларын башкаручы иде, гармунда, баянда бик матур уйнады. Бу шәхесне без тагын сәләтле рәссам буларак та белә идек: аныкы кебек матур бизәлешле капка Шәмәрдәндә башка берәүдә дә булмады. Ә ашлык кабул итү предприятиесе диварындагы табигать рәсеме! Үзе турында якты истәлек калдырды бу кеше. Сынчы якташыбыз Кадим Җәмитовның Шәмәрдән мәктәбенә Габдулла Тукай бюстын бүләк итүендә Миндель Гарипович өлеше дә бар.

Урамның почмагында озак еллар ашлык кабул итү предприятиесе ашханәсе урнашкан бина хәзергәчә тора әле. Анда еш кына колхозларның ындыр табакларыннан икмәк ташучы шоферлар тамак ялгыйлар иде.

ШәмәрдәндәгеТукай урамының кыскача елъязмасы менә шундый. Урамга исем бирелү тарихы аз өйрәнелгән, туган якны өйрәнү басмаларында яктыртылмаган. Фәкать Габдулла Тукайның тууына 45 ел тулу уңаеннан 1931 елда яки вафатына 20 ел булган 1933 елда дип фаразларга гына кала.

Бу мәкалә бистә тарихына тагын бер сәхифә булып керер, Шәмәрдәндә яшәүче өлкән буын кешеләре күңелендә якты хатирәләр, ә яшь буында үзенең тамырларын, кече ватанын белүгә кызыксыну уятыр дигән өметтә калам.

Любовь Глебова,

Шәмәрдән китапханәсе

мөдире.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 6 ноября 2017 в 20:29
    Соревнования по корэш среди мужчин на призы газеты «Саба таннары»
  • 23 октября 2017 в 15:42
    День призывника в Сабинском районе
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 16:56
    Игътибар! Эшкә чакырабыз! "Саба таңнары" редакциясенә компьютерны яхшы белүче web редактор чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-58