Саба таңнары

Утны-суны кичкән Җәмил

Кешелек дөньясына зур югалтулар китергән Бөек Ватан сугышында татарлар да Советлар иленең барлык тугандаш халыклары белән бер сафта торып, явыз дошманга каршы батырларча көрәштеләр.

Йөз меңгә якын татар солдаты һәм офицерының орденнар һәм медальләр белән бүләкләнүе , татар халкы уллары һәм кызларының сугыш чорында Советлар Союзы Герое исеме алган төрле милләт вәкилләре арасында дүртенче урында торуы да моны ачык раслый. «Мин, карт солдат буларак, сугыш кырларында татар сугышчыларын һәм офицерларын күп күрдем һәм аларның сугышта какшамас ныклык күрсәтүләренә һәм корыч ихтыярларына һәрвакыт сокланып киләм",- дип язды Советлар Союзы Маршалы Р. Малиновский.

Минем кулымда 1943 елда "Алга, дошман өстенә!" исеме белән татар телендә чыккан фронт газетасы. Аның беренче битенә эре хәрефләр белән "Дошманны татар егете Җәмил Шәфыйков кебек кырыгыз, сугышта аның кебек кыю, куркусыз булыгыз", - дип язылган. Аның турында күләмле мәкалә бирелгән. Иң мөһиме шул, Җ.Шәфыйков - безнең якташыбыз, Миңгәр авылында туган. Ул илебезгә фашистлар басып кергәнче үк Фин сугышында чыныгу алган. Ватан сугышы башлангач, 1941 елның 22 июлендә кабат солдат формасы кигән.

Җ.Шәфиков фаҗигале, көн саен үлем алып килгән меңнәрчә чакырым фронт юллары аша уза. Мәскәүдән алып Берлинга барып җитә. Ул көндәлек алып барган, сугышта үткән һәр көнне дәфтәргә язган. "Люберцы шәһәре өчен каты сугышлар бара,- дип яза ул көндәлегендә. - Фронт буйлап чигенәбез. Берничә тәүлек инде бернинди ризык та күргән юк..."

Дошман Мәскәүгә якынлашкан көннәр. Җ.Шәфыйков хезмәт иткән полк илебез башкаласын сакларга җибәрелә. Монда аны Калуга заставасы 5нче Мәскәү дивизиясенең җиңел артиллерия полкына билгелиләр. Артиллерист буларак, Воронцово авылы янында көчле оборона сугышларында катнаша.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

А.Гарипов.

Олы Шыңар урта мәктәбе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: