Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • УҢЫШЛАР АЧКЫЧЫ

    Җаваплылыгы чикләнгән "Саба автотранспорт пред­приятисе" җәмгыяте район инфраструкту­ра­сында мөһим урыннарның берсен алып тора. Пред­приятиенең район халкына хезмәт күрсәтә башлаганына озакламый ярты гасыр була.

    1963 елның 1 августында Саба районының Кукмара автотранспорт хуҗалыгы (Кукмара Саба районы составында булган чор) буларак барлыкка килгән оешманың әнә шундый тарихы бар. Җитәкче итеп Шәйхулла Ибәтуллин билгеләнә. 1963 елдан алып лаеклы ялга киткәнче инженер-механик булып эшләгән Фәрит Хәлилов предприятиенең барлыкка килү, үсеш елларын яхшы хәтерли. "1963 елның 20 июлендә безне, ягъни Шәйхулла абыйны, Хаҗи абый Кәбировны, мине райкомга, беренче секретарь Үзбәк Садыйкович бүлмәсенә чакырып алдылар. "Сабада автотранспорт хуҗалыгы ачарга уйлыйбыз. Сез, иптәш Шәйхулла Ибәтуллович - директор, Хаҗи Кәбирович - баш бухгалтер, Фәрит Хәлилович инженер итеп билгеләнәсез", - дип кис­тереп әйттеләр. Икенче көнне барлык документларны әзерләп Казанга киттек. Башта Сабада промышленность тармагы юклыкка сылтау итеп ризалашмадылар. Икенче көнне генә мәсьәлә уңай хәл ителде. 1963 елның сентябрендә Кукмара һәм Саба колонналары төзелде. Безгә таралып беткән элекке промкомбинат һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатының тегү цехы биналарын (хәзер анда инкубатор станциясе һәм аграр көллиятнең ярдәмче хуҗалыгы урнашкан) бирделәр. Менә шуларны ремонтлап, автотранспорт хуҗалыгын алып бару өчен җайлаштырдык",- дип искә ала Фәрит абый.

    (Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

    Т.Мөхәммәдияров.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: