Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • УЗГАН ГАСЫРНЫҢ ЯҢА ЕЛ ИСТӘЛЕГЕ

    1979-80 еллар колхозларның ныклап аякка баса башлаган вакыты иде. Авылларда кеше дә, эше дә күп. Ул чорда Сатыш авылын берләштергән “Марс” колхозында 36 трактор, 27 комбайн, 25ләп машина, фермаларда 500 баш савым сыеры, аның өстенә бозаулар, таналар, үгезләр һәм атлар бар иде. Минем максатым колхозның байлыгын санауда түгел, Яңа ел бәйрәме үткәрү хакында булыр. Бәйрәмнәрне профком әгъзалары оештыра, алар нигездә колхозда эшләүче белгечләр була иде.

      Бу эш колхозның яңа сайлаган баш инженеры һәм шул ук вакытта профсоюз рәисе буларак миңа йөкләнде. Аннан башка да эшләрне күп йөкләделәр: авыл советы депутаты, иптәшләр суды әгъзасы, район халык суды утырышчысы, ВДОАМ рәисе, идарә әгъзасы…. әле бу истә калганнары гына. Шулар өстенә  читтән торып Минзәлә совхоз техникумында да укыйм. Әле яңа эшли башлаган кешегә үз эше дә бик җиткән инде.

    Менә Яңа ел да килеп җитте. Уздырыласы бәйрәмнәр уздырылды, чират безгә җитте. Шунысы куандыра: чыршылар матур итеп бизәлгән, утлары яна, күчтәнәчләр алынган, оештыручылар сайланган, дөресен генә әйткәндә, бар да тәртиптә. Кыш бабай да сайлап куелды. Ул елны кыш салкын килде. Яңа ел дип авылда эш тукталмый. Техникалар бар да ферма янында. Бригадир яныма  килеп: “Саламга китәсе техниканың берсе кабынмый, карап җибәр,”- дип хәбәр салды. Чыршы бәйрәме  башланды, мин трактор янына киттем. Ярты сәгатьтән артыграк маташып, аппаратына чүкеч белән берне суккач, кабынып китте, чире дә әллә ни зур булмаган. Аппаратның регуляторы эләгеп калган булган. Шулай булса да, кирәкмәгән җирләрен карап куллар пычранды, солярка белән югалап тиз генә бәйрәмгә киттем. Бер килсә-килә бит ул. Чыршы бәйрәменә  керәсе Кыш бабай каядыр киткән, бәйрәмне  туктатып булмый. Тиз генә үзем  киенеп, күчтәнәчләр  капчыгын аркага астым да,  Кыш бабай булып  кердем. Кыш бабайны балалар  сырып алдылар. Уйнатам, җырлатам, биетәм, үзем дә биим, бүләкләр күп, барысына да өләшәм. Үземнең дә ике кызым –   Ләлә белән Илсөя дә шунда. Аларны да бүләкләдем. Бер кыз бала минем кулга игътибар иткән бит, әнисенә барып та әйткән: “И, әни,  Кыш бабайның кулы бик кара”,- дигән. Бу  сүз миңа да килеп иреште. Нишләмәк кирәк, күз алдына китерегез: эшне ташлап кул юарга чыгып китеп булмый. Җиңнән кулны артык чыгармыйча гына эшне тәмамладым. Шулай да миңа  “Кара  куллы кыш бабай” дигән кушамат тагылып калды. Узган гомерләр зур мәшәкатьләр белән үтсә дә, матур булып хәтердә саклана. Хәзер дә Яңа еллар бик күңелле үтә, Кыш бабайлар да чиста куллы. Киләсе Яңа еллар да  хәвеф-хәтәрсез, имин, матур еллар булса иде...

    Габделәхәт Шакиров,

    Сатыш авылы.

    Фото: Равил Нурисалмов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: