Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Яныңа ашкынам

    Авылдан еракта, югары уку йортында белем алучы студент кыздан әниемә ачык хат

    Нихәл, әнием? Минем хәлләр әйбәт. Сезне сагынуны исәпкә алмаганда, бар да тәртип. Юк, әни, борчылма, мин укыйм, дәресләргә йөрим, тамагым да тук. Ә менә күңелем, йөрәгем генә чүлдә адашып калган ялгыз мосафир суга тилмергән кебек, синең назыңа сусаган. Кечкенә вакытта "әни" сүзен кояш белән тиңләргә өйрәттеләр. Дөрес икән. Салкын көннәрдә, караңгы төшеп йокларга вакыт җиткәч, синең ягымлы тавышың, назлы җылы карашың җитми миңа, әнием. Баштарак сине сагынуыма түзә алмыйча, мендәргә капланып елый идем, хәзер инде ияләндем. Юк, әнием, мине "елак" димиләр, иптәш кызларым үзләре дә өйләрендә калган "кояшларын" - әниләрен юксыналар...Эх, әнием, тамагы ач түгел микән, дип борчыласыңдыр инде. Ашадым, әнием. Әмма бу синең йөрәк җылыңны салып, изге теләкләр тели-тели пешергән ризык түгел инде... Бу безнең соң гына кайтып, ару-талуны катнаштырып, тиз генә хәстәрләп алган токмач яки бәрәңге.

    Әнием, көне буе безне кайгыртып, өйдә-эштә бил бөгеп, үзең турында кайгыртырга вакытың кала микән? Иртән торганда, бу балалар ничек икән дип уянасың, кичен яттымы, ашарына бармы, авырмыймы икән дип йокыга таласыңдыр. Хәтта бәйрәмнәрдә дә, үзеңнең туган көнеңдә дә син бит безне уйлыйсың. Ә без сиңа ни белән җавап кайтарабыз!? Кайвакыт киреләнәбез, синең кайгыртуны кабул итмәгән булабыз. Эх, шул чакта берне каеш белән... Азрак акыл керер иде, диюем. Үзебез әйткән бер сүз бездән шырпы булып кына китсә дә, синең йөрәгеңә сөңге булып кадалганын да аңлыйбыз кебек. Гафу ит инде, әни. Чынлыкта сине ничек яртаканыбызны белсәң икән! Без иртән, эх, әнием баштан сыйпап кочаклап уятса иде дип хыялланабыз. Тик сине күрер өчен озын бер атна түзәргә кирәк шул. Студент шимбәдән- шимбәгә яши, диләр. Шул шимбәдә әнине күреп, аның елмаюын тагын бер атнага күңел эченә салып алып китәр өчен кайтабыз без туган йортка.

    Яратам мин сине, әни! Ничек инде бөтен гомерен безгә багышлап, балалары хакына үзен оныткан, өмет биреп торган, һәр башлангычыбызда терәк булган, бар кешедән дә көчле итеп безгә ышанган, яхшыдан яманны аерырга өйрәткән, тормышның һәм дөньяның ямен, матурлыгын күрергә өйрәткән һәм, гомумән, безне бу дөньяга китергән кешене яратмый була, ди! Син дөньядан барлык рәхмәтләргә лаек, әнием! Рәхмәт сиңа!

    Тиздән яныңа кайтам, әни. Үзеңне күргәч, сөйләшәсе сүзләрем бик күп. Гомумән, сине күрергә, синең яныңа мин һәрвакыт ашкынып кайтам, әни...

    Рамилә Гарифуллина.

    КФУның II курс студенты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: