Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Язып бетермәслек күргәннәр

    Без, тыл ветераннары, 1941-1945 еллардагы авырлыкларны сугышның беренче көннәреннән үк үз җилкәбездә күтәрдек.

    Ирләрне, 18 яше тулган егетләрне армиягә алдылар, авылда карт-корылар, хатын-кызлар һәм балалар калды. Техника юк, атлар арык, шунлыктан күбрәк көрәк-сәнәк, чалгы-тырма белән эшләргә туры килде. Бөтен хезмәт кул көче белән башкарылды, йөкнең иң авыры әниләргә төште. Безнең буын ачлыкның нәрсә икәнлеген яхшы белә. Җир кардан арчыла башлагач, черек бәрәңге җыеп кайта идек. Бераз таба алсаң, шуны чистартып күмәч пешерәсең. Тамакның туйганын хәтерләмим. Җәйгә чыккач, үлән ашау чоры башлана иде. Юкә күмәче дә пешереп карадык, ләкин аны чәйнәп йота алмадык. Тылда да фронттагы кебек авыр иде. Бары пулялар очмый һәм атыш кына юк.

    Ниһаять, көткән Җиңү килде, әмма сугыш бетте дип кенә, авылда тормыш җиңеләймәде. Урман да кистек, вагон да төядек, юллар да салдык. Без күргәннәрне язып бетереп булмый, аны үз башыннан кичергәннәр генә белә. Әмма сугыш газапларын, ачлык-ялангычлыкларны, берүк, бүтән беркемгә дә күрергә язмасын иде. Андый сынаулар кирәк түгел. Яшьләр тыныч тормышның кадерен белсеннәр, сәламәт яшәүне аракыга, наркотикларга алыштырмасыннар иде.

    Мәрьям Җәләлетдинова.

    Ике басу Арташ авылы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: