Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Йомгалак – милләтләр дуслыгы үрнәге

    Районыбызда элек Йомгалак авылы бар иде. Хәзер юк инде. Әмма ул авыл, аның алтын куллы осталары, игелекле-мәрхәмәтле кешеләре истән чыкмый. Әйтик, Шаранов абыйның су мичкәләре, бала, “уфалла” арбалары, кыш җитсә, төрледән-төрле матур чаналар ясап халыкны куандырганын ул чор кешеләреннән кем генә онытыр икән! Шофер Михаил абый, комбайнчылар Анатолий, Валентин, умартачы Федор, Ульянов Петр дәдәйләр дә бар иде бит әле..

    1935 елда Йомгалакта 35 хуҗалык була. Авылны икегә бүлеп  көчле инеш ага. Инештән урман  ягына таба   – урыс, Чулпыч як  яры буйлап татар урамнары   сузылган  иде.  Халкы  яшелчә үстерергә бик  махир  иде. Чулпычта  яшәүчеләр кыяр-кәбестә үстерергә Йомгалак  русларыннан  өйрәнде дисәк тә буладыр. Бу ике  авыл  халкы  гел аралашып   яшәде. Күпчелек  руслар бернинди ялгышсыз татарча   сөйләшә  иде. Шулай  бервакыт Чулпычтан Фатыйма апа йомыш белән Йомгалакка  менгәч, Анна түтине   очра­та. Татарча бик  матур  акцент белән   сөйләшә торган мәрхәмәтле-игелекле карчык  иде  ул.  Хәлләр белешкәч, ул Фатыйма апаны чәйгә чакыра, мул табында кунак итә.  Артык  кыстауга  түзә алмагач, татар апасы Анна түтине “Иди на...” дип өч хәрефкә җибәрмәсенме.  Рус  карчыгына шок була. “Патима апа, нәстә әйткәнеңне беләсеңме син?”– ди. “Ник бел­­мәскә, тукландым, рәхмәт  сиңа дидем”,– ди Фатыйма апа.  Ко­чак­лашып   көлешәләр,  үпкә дә,  ачу да юк.  Фатыйма апаның те­ленә шайтан төкергән дип әй­тәләр иде. Ире  сугышта үлеп  калып, дүрт баласын җил-яңгыр тидертми  үстерде  ул. Айга ике тапкыр олы ике  чиләккә  йомырка тутырып Казанга  чыгып  китәр, шуларны  сатып, балаларына ипи  алып кайтыр  иде.

    Йомгалакның башлангыч мәктәбе, сыерлар,  дуңгызлар фермасы бар, атлары да  күп­  иде. Югары  сыйныфлар Те­лә­ченең Ачы  авылына барып  укыды. Урманнан  көч  алып  чыккан  чишмә ургылып  агар  иде. Шул  су  гидротаран ярдәмендә авылны,  ферманы­ тәэмин итеп торды. Чулпыч кешеләре таран  куярга,  канауларын  казырга  җәй буе  Йомгалакка йөреп эшләде. Рус халкы   күңелле  яшәде. Бер­  өйдә кунак  булып чыгалар да,  хатын-кызлар  алдан, ир­ләре арттан  җырлап-биеп ба­ралар да, икенче  йортка  чәй  эчәр­гә кереп  китәләр. Андый бәйрәмнәрдә  Чулпычның гаярь ир-егетләре дә, рус әйтмешли, тут как тут, шунда  иде. Монда ба­рысы да, дус, барысы да туганнар.

    Мин Кукмарада  шоферлыкка  укып кайткач, 1961-1962  елларның  кышында машина ремонтлау  серләрен  өйрәнергә Михаил  абый  янына Йомгалакка менеп йөрдем. Ул арада аның игезәк малайлары мине русчага  өйрәтеп бетерә  яздылар.  Колхоз җитәкчеләре Йомгаклакка  йөрүемне өнәмәсә дә, Михиал  абый тәҗрибәсе миңа  эш дәверендә гаҗәеп дәрәҗәдә  кирәкле  һәм  файдалы булды.

    Хуҗалыкларны берләштергәч, Йомгалак халкының ике кулына бер эш тә калмады. Ике-өч ел машианаларга төялеп, төр­ле авылларга барып эшләп йөр­деләр дә, гайрәтләре чигеп, читкә китә башладыдлар. Тольяттида машина заводы төзелә башлаган  вакыт  иде, күпләр шунда барып  урнашты. 1966 елда Михиал абый Татьянчиковны, йорт җиһазларын машинага   төяп, үзем Шәмәрдәнгә поездга менгереп  куйдым.

    Кешегә эш булмаса, авылга женаза намазы  укыла икән. Санаторий  салырлык  урын  иде  ул.

    Быел  җәй Хәниф Тимербаев дигән игелекле зат Йомгалакта “Авыл көне”  үткәрде. Очрашуга Михаил, Анатолий дәдәйләрнең уллары-оныклары кайтуы билгеле. Барысы да ”Мы в восторге” дип оештыручыларга зур рәхмәт белдергәннәр.  Хәниф дус нинди изге гамәл кылганын үзе дә аңлап бетермидер әле. Олпат кеше  син. Йомгалак рус, татар халкының татулыгын, дуслыгын чагылдырган  авыл булып  яшәде.  “Авыл көне” үткәрү бетү чигендәге  торак пунктларны  саклап  калуга сигнал булсын  иде.

    Мәгъдәнур Гатауллин

    Фото: saby.tatarstan.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: