Саба таңнары

Йөзләрендә аның кояш нуры...

Фельдшер Эльмира Зарипова турында әнә шулай диләр авылдашлары. Шифалы куллары белән генә түгел, нурлы йөзе, ягымлы сүзе белән дә дәвалый белә ул.

undefined

Басу-кырлардагы, бакчалардагы уңышларны келәтләргә, амбарларга салып, алтын көзгә аяк атлаган көннәрдә, Рафаэль абый белән Оркыя апаның тәүге җимешләре булып дөньяга килә ул. Җиде яше тулганда, Сатыш урта мәктәбенә укырга керә. 1987 елны кулына өлгергәнлек аттестаты алгач, укырга кая барыйм микән, дип, озак уйланып тормый. Кечкенәдән эне- сеңлесе, күрше балалары белән табибә булып уйнаган балачак хыялларын чынга ашыра - Яшел Үзән медицина училищесында махсус белем үзләштерә.Һәм 1991нче елның март аенда туган авылына фельд­шер булып эшкә кайта. Менә шул чордан алып бүгенгә кадәр Эльмирабыз инде 30 елга якын авыл халкына тугры хезмәт итә. Авы­лыбызның тырыш егете Марсельгә тормышка чыгып, төп нигездә каенанасы белән каенатасына да озак еллар килен хезмәте күрсәтеп яши ул. Вахит абый тугыз ел элек бакыйлыкка күчте. Зәйтүнә апа белән бүген дә ана­лы-кызлы кебек тату яшәп яткан көннәре. Авыл фельдшерының эше сәгатьләр белән үл­чәнми, тәүлекнең төр­ле вакытында си­нең ярдәмең кирәк. Өй­лә­рендә Коръән ашы уздырган көндә дә “вы­зов”ка чыгып киткән чагы булды. Авыруны район хастаханәсенә урнаштырып кайтканда, инде китәргә җыенган кунаклар капка төбендә каршы алалар үзен. Сатыш авылы олы юл өсте, шуңа аңа хәвеф - хәтәргә очраган юлчылар да еш мөрәҗәгать итәләр. Рай­он хастаханәсенең ту­дыру бүлегенә барып җитә алмаган анага төн уртасында бала табарга ярдәм итү дә читләтеп узмый Эльмираны. Шунысы куанычлы: аның эшен йорттагы олылар да, тормыш иптәше Марсель дә аңлый, ә җитәкчеләр күрә белә. Бу турыда сәламәтлек саклау министрлыгы, район хакимияте, үзәк хастаханә тарафыннан бирелгән күпсанлы Мактау кәгазь­ләре, Рәхмәт хатлары да сөйли. "Үземнең иреш­­кән уңышларымда гаиләмнең өлеше зур, алар минем хезмәтемне аңламасалар, мин бу урында эшли дә алмас идем, мин бик рәхмәтле аларга. Бүгенге көндә дә 85 яшьлек әни эш­тән кайтуыма чәен кайна­­тып мине каршы ала. Шулай ук остазым Хәкимова Фирдәгөл апага да рәхмәтем зур. Эш серләренә төшенүдә ярдәме зур булды ", - ди ул.

Ак халатлы, саф кү­ңелле, олы йөрәкле бу мө­лаем ханымга Сатыш авылы халкы зур рәхмәт укып яши.

undefined

Авыл тып-тын , сәгать төнге ике.

Ара - тирә этләр өргәли.

Тик бер йортта утлар янды әнә -

Тәрәзәгә кемдер чиртәме?

Ул сак йоклый, бик тиз генә торып

Ишеген ачты, кем дип сорамый.

Аннан кереп тиз- тиз киенде дә,

Кулына алды олы сумкасын.

Һәм шоферга дәште: Әйдә, ку машинаң,

Реклама

Соңга калырга һич тә ярамый!”

Бүген яшь анага ярдәм итсә,

Ә иртәгә белми,кем көтәр.

Яңгыр димәс, инде төн дә димәс,

Зур сумкасын асып ул китәр.

Йортында ул— уңган хуҗабикә,

Тугры хатын - сөйгән ярына.

Кайнанага — яхшы килен булса,

Чын табибә — авыл халкына.

Бәйрәм белән котлыйк аны бүген,

Телик теләкләрнең яхшысын .

Сәламәт бул , бәхет килсен сиңа ,

Шатлыклардан йөзең балкысын!

Флера Шәйхуллина.

Сатыш авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: