Саба таңнары

Исәнме, Тенеки бабай

Эш буенча кая гына барырга туры килсә дә, сәфәр чыгып юл йөргәндә, авыллар исемнәре турында уйланырга яратам. Ни өчен шулай атаганнар? Ә нигә андый исемле авыллар берничә? Мәсәлән, үзебезнең райондагы Букмыш, Борынча, Ташлы елга, Шайтан елга, Ямбулат, Кәҗи Саба авыллары ни сәбәпле Кызыл Мишә, Сатыш, Мәртен, Урта Саба, Юлбат, Килдебәк авылларына әйләнеп киткән? Ә Тенеки авылының төп атамасы халык телендә - Паричкури, архив документларындагыча язсак, По речке Уре авылы икәнен белә идегезме? Ә бу авылның Мичән авылы белән бәйләнешен?

Бу язмабыз архив документлары арасында эзләнүләрдән туган, үземнең әби-бабаларым гомер кичергән, Тенеки авылының килеп чыгышы, атамасының тарихы турында булыр. Авыл тарихы белән кызыксыну, архив документлары белән эшләү тәртибенә төшенү нәсел шәҗәрәсенең буш өлешләрен тулыландыру ниятеннән башланып китте. Шәҗәрә төзүдә иң тулы һәм мәгълүматка бай чыганак ул мәчет метрика китаплары. 1828 елның 21 сентябрендә Сенат "Оренбург мөселман диния нәзәрәтендә метрика китаплары кертү" турында указ чыгара һәм 1829-1830 елдан мәчетләрдә бер формада расланган метрика китаплары тутырыла башлый. Аларда авыл буенча көнен-көнгә куеп мәчет муллалары тарафыннан төп дүрт төрле мәгълүмат теркәлеп барыла: туган кешеләр исемлеге, вафат булган кешеләр исемлеге, никахлашканнар һәм аерылышучылар исемлеге. Хәзрәтләр бу мәгълүматларны язганда шулай ук туган һәм вафат булган кешеләрнең ике яктан да әтиләренең һәм бабаларының исемнәрен дә теркәп барганнар. Метрикалар тутыру ЗАГС органнары барлыкка килгәнче дәвам итә. Бүгенге көндә метрикалар Уфа, Казан архивларында саклана. Аларны табып алып, нәселе тарихына битараф булмаган бер төркем авылдашлар җыелышып, метрикаларны гарәпчәдән тәрҗемә иттереп, бүгенгесе көндә Юлбат һәм Тенеки мәчетләренә китап итеп ясап кайтарып тапшырдык. Инде шәҗәрәдә дә сорау урыннар аз калды, бәлки шушы урында туктап калсаң да ярыйдыр? Юк шул. 1830 елга кадәрге авыл тарихын ачыкламый туктап булмый.

ХVIII йөздә һәм ХIХ гасырның беренче яртысында авыллар тарихын без Россия империясендә, ясаклы халыктан салым җыю ниятеннән башкарылган "ландрат җанисәбе" (ландратская перепись) һәм "ревизия сказкалары" (ревизские сказки) язмаларын укып фикерли алабыз. 1718-1859 еллар аралыгында шундый 10 җанисәп алу башкарыла. Бу документларны укып без үзебезне кызыксындырган авылда хуҗалыклар санын, һәр йорт хуҗасының исемен, аның яше, балалары, хатыны яки хатыннары турында мәгълүмат туплый алабыз. Шушы документларны өйрәнеп Тенекидә инде 1716 елда ук 9 хуҗалыкта, балаларны да кертеп, 17 ир-ат һәм 15 хатын кыз яшәве мәгълүм. Нишләп соң әле безне шулай архивлар буйлап урап йөртәсез дә, бу мәгълүмат безгә нигә, сүз башы бит «шүрәле» дигәндәй, Тенеки авылы атамасының барлыкка килүен һәм авылга кайчан беренче кеше килеп урнашуын әйтеп куй да, эше бетте, диючеләр булыр. Ашыкмагыз, иң кызыгы да аның соңгы документта. Үз ягының тарихын өйрәнергә теләгән кешеләр өчен Арча юлы өстендәге авыллар турында мәгълүматларны 1678 елгы җанисәп документыннан табарга була. Инде авылларның тарихын шушы елдан да тирәнгәрәк казып табып булмый. Без дә шулай уйлаган идек...

Күз алдыгызга китерегез, 1619 ел, май ае. Казаннан Захария Онучин атлы дозорщик үзенең командасы белән Арча, Алат, Галиц юлы өстендәге бушап калган ("пустошь) жирләрнең исәбен алу өчен юлга кузгала. Бу урында чигенеш ясап "пустошь" сүзенә басым ясап алу кирәк, чөнки опись документларында күп авыллар атамасы янында очраучы бу сүз, авыллар тарихын өйрәнгәндә мөһим мәгънәгә ия. Ни сәбәпледер бушап калган, ләкин кайчандыр бу авылнын, һичшиксез, яшәгәнлегенә ишарәләүче буларак аңларга кирәк бу сүзне. Поник, Пошалым, Симет авыллары булган урыннарны узып, Захария Онучин Уре, бүгенге Казкаш елгасы ярына килеп чыга һәм андагы ике "пустошь" булып калган авылны терки. Безгә икенчесе кызык. Буталчыклык килеп чыкмасын өчен тексттан өзекне русча китерәбез. "Пустошь Черемыш по речке по Уре по обе стороны. По смете пашенные переложные земли сто четьи да зарослей по смете на сто пятьдесят четьи, да сенных покосов по той же речке по обе стороны по дубровам и по глухим поляном триста пятьдесят копен. А про ту пустошь в сыску сказал чюваша (автордан: бу очракта милләт атамасы түгел) // (л. 315) деревни Сабы Акчюра Енбулатов, Молай Ангилдеев, Болтай Кучюков, Тотай Козанчеев, Байгозя Ачкешев, Енбай Терегулов: на той пустоши жильцов не запомнят, а ныне тою пустошью владеют чюваша (автордан: шулай ук милләт атамасы дип аңлау дөрес түгел) деревни Мисен Тенибей да Теникей Бурнашевы дети по оброчной грамоте на шездесят копен. А та пустошь от Арского города пятьдесят верст, до Казани города сто десять верст" ("Дозорная книга пустошам Арской, Алатской и Галицкой дорог Казанского уезда 1619 года", И.З. Файзрахманов). Ни өчен бу язма безне шулай җәлеп итте соң? Шушы вакыйгалардан соң 59 ел узгач, 1678 елда По речке Уре авылына сотник Рысков Ураев килеп, халык санын ала, һәм бу авылда 6 хуҗалык яшәвен, шуларның икесендә Тенеки картның Уразай һәм Умяч атлы улларының гаиләләрен, бер хуҗалыкта Колмәмәт Тенибай малаен һәм аның гаиләсен теркәп китә (перепись 1678, РГАДА 1209-1-6453, Деревня по речке Уре). Мичән һәм По речке Уре авыллары описьләрен чагыштырып карасак, яңадан башланып киткән По речке Уре авылына Мичәннән Тенеки һәм Тенибайга ияреп, өч бертуганын Мичәндә калдырып, Урахчы Мрясов (Урахсейка) дигән кешенең да күчеп килгәнен күрәбез. 1678 елда Мичән авылында инде 29 хуҗалыкта 47 кеше яши. Бу тиклем халык, әлбәттә, бер көндә генә барлыкка килмәгән. Шуңа күрә дә кемнәрнеңдер бәхет эзләп башка җиргә күчеп утыруы ул вакытлар өчен гадәти хәл. Чөнки иген игәргә яраклы җирләр инде билгеләнгән, буш түгел яки урманнан төпләп алырга кирәк. Ә Уре елгасы ярында инде бушап калган, бәлки дөрестән дә кайчандыр чирмешләр нигез салган һәм яшәгән Чирмеш (Черемыш) авылы бар. Төпләник шунда барып та, бу җир минеке, Тенекинеке диеп казык кагып куйыйк. Дүрт йөз дә ике елдан соң менә шундый гаҗәеп очрашу. Исәнме, Тенеки бабай...

Айтуган Хаҗиев, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: